Логотип Идель
Ялкын

"КӨЧЕГЕМ – БӨТЕРЧЕГЕМ"

 Бар минем бер көчегем,

 Көчегем – бөтерчегем.


Әйткән сүземне аңлый,


Дусларымны да таный

Л.Әмирханова

 

2009 елның 28 июнендә, әтием миңа бик тә кадерле бүләк ясады ‒ кап-кара төстәге кечкенә генә көчек алып кайтты һәм аның нәселе рус тойтерьеры булуын аңлатты. Без аңа Соня дигән исем бирдек. Беренче минутлардан ук без аның белән ‒ аерылгысыз дуслар!

Соня гаиләбезнең бишенче әгъзасына әверелде, аны тәрбияләүгә җиң сызганып тотындык. Башта көнгә өч мәртәбә ит ризыгы бирдек, өч мәртәбә урамга алып чыктык. Бер яше тулгач, ит ашатуны һәм урамга алып чыгуны икегә генә калдырдык. Соня ит ризыгыннан тыш, печеньены, бананны һәм алманы бик ярата. Бу тәмле ашамлыкларны Соняга безнең кушкан командаларны дөрес итеп үтәгән очракта гына бирәбез.

Үзе кечкенә генә булса да (аның авырлыгы бары тик өч кенә килограмм), Соня безнең бар кушканнарны бик төгәл башкара. Тәпиеңне бир дисәң, башта берсен, аннан соң икенчесен бирә, ягъни безнең белән күрешә. Уенчыгын ераккарак атабыз да «аппорт» дигән команда бирәбез. Соня тиз арада уенчыгын алып килеп бирә һәм шуның өчен безнең кулдан тәмле ризык ала. «Соня, кем килгән анда, кара әле», ‒ дисәң, бик тиз генә ишек янына йөгерә һәм өрә башлый. Бу инде: «Керегез, без өйдә»,‒ дигәнне аңлата.

Менә урамда салкын көннәр башланды. Без урамга Соняны киендереп алып чыгабыз. Аның бик матур свитеры бар, киенергә бер дә карышып тормый. Урамга чыгабыз дип әйтсәң, бик шатлана, тәпиләрен сузып, киендергәнне көтеп тора.

Ял көннәрендә без гаиләбез белән авылга кайтабыз. Билгеле инде, безнең белән Соня да кайта. Ул машинада йөрергә бик ярата. Авылда аның белән бик рәхәт, чабышлы, качышлы уйныйбыз. Мин кайда гына качсам да, Соня мине эзләп таба, кая гына барсам да, артымнан бер дә калмый, аның белән уйный-уйный, вакыт узганын сизми дә каласың. Шундый өлгер ул минем, көчегем – бөтерчегем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев