Ялкын
ЙӨРӘГЕМДӘ КАБАТ УРЫН АЛДЫҢ...
Йөрәгемдә кабат урын алдың,
Хисләрем дә гүя яңарды.
Мәхәббәт тә чәчкә кебек язда
Яшәрде дә нурга үрелде.
Синең назларыңны татыр өчен
Өзгәләнеп күңел сулгандыр.
Мең тапкыр гел төшләремдә син
Йолдызлардай, җаным, янгандыр.
Килдең кабат сукмак салып,
Көзләремнән китеп барышым.
Адашыплар сөю хисләремнән
Елга кебек минем агышым.
Алинә Васильева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 июля 2025 - 12:18
ТАТАРСТАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ТУГАН ТЕЛДӘ ШӘХСИ БЛОГЫН ҮСТЕРӘ ҺӘМ ЗУР ЧАРАЛАРГА АККРЕДИТАЦИЯ АЛА АЛАЧАК
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
Нет комментариев