Логотип Идель
Ялкын

«ЙОЛДЫЗЛЫК» БЕЛӘН «АВЫРУЧЫ» БАЛАЛАР... /ФОТО, ВИДЕО/

Республикада “Созвездие-Йолдызлык” турында ишетмәгән балалар гына түгел, зурлар да бармак белән генә санарлыктыр. Февраль-март айларында Татарстан буенча зона туры гала-концертлары гөрләп уза. Соңгысы 15 март көнне Чистайда узды.


Быел «Созвездие-Йолдызлык» фестивале «миллионынчы катнашучы» лозунгы белән уза: катнашкан һәр малай-кыз миллионынчы катнашучы, дип санала. Чистай шәһәрендә үткән сайлап алу турларында җыр, бию, нәфис сүзе осталыгы юнәлешендә үзен 1200 кеше сынады.



Биюче егет башкаларны уздыра!


Сап-сары костюмнардан булган кызларны шәмәхә костюмлы малайлар уратып алган. «Кемнәр соң бу?» дип озак карап торганнан соң, әти чәк-чәкләр, әни чәк-чәкләр икәнлеге аңлашылды. Әле, җитмәсә, балалары – кечкенә «чәкчәкчек»ләре дә бар икән боларның! Яннарына барып танышырга булдым.





5нче сыйныфта укучы Аксубай егете Әмир Шаязданов «Восторг» бию коллективында инде икенче елын шөгыльләнә икән. Ансмабльдә җиденче елын йөрүче балалар да бар. Әмир үзе 3нче сыйныфтан бию белән кызыксына башлаган. Тиктормас, энергияле, бөтен хәрәкәтләрне тиз отып ала торган, эмоциональ, сыгылмалы егетне шул арада алгы рәттә биергә үк чыгарганнар.


– Без атнага 3 тапкыр биергә йөрибез. Миңа бик ошый. 3нче сыйныфта укыганда «Созвездие-Йолдызлык»та катнаштык. Казандагы финалга чыкканыбыз да бар. Без татар, рус халык биюләрен биибез. Ә апрельдә без заманча бию күрсәтәчәкбез, – ди Әмир.


Туганнары да Әмир өчен шатланып тора. Әбисе малай катнашкан концертларны гел карарга килә икән. Үскәч биюче егет зәркәнче (ювелир) булырга тели. «Минем технология дәресләрендә барысы да яхшы килеп чыга. Шуңа да бу һөнәрне сайларга телим», – ди малай.


Сүз уңаеннан, «Восторг» – ике ансамбльне берләштергән бию коллективы. Элек 5нче сыйныф малайлары «Орхидея» ансамблендә биегән. Ә 4нче сыйныфлар – «Фантазия»дә. Хәзер махсус укытучы чакырып, ансамбльләрне кушканнар. Коллективка яңа исем биргәннәр. Аксубай балалар сәнгать мәктәбе директоры Сруртдинова Галина Александровна ярдәмчеләре белән бергә кызларга һәм малайларга бию костюмнарын үзе тегә. Акча аз бүленеп бирелгәнгә күп чыгым үз кесәләреннән чыга. Тик мөгаллимнәр күңелсезләнеп утырмый, фантазияләрен эшкә җигеп, күз явын алырлык матур костюмнар уйлап таба.





«Биер өчен авылдан шәһәргә киләм»


Чираттагы “йолдызчык”ны ерактан кечкенә курчакка охшаттым. Ике якка җыелган чәч, сипкелләр, матур күлмәк – тач курчак инде менә! Баксаң, Адилә Сафина курчак булып бии икән! Чистай районы Гаделша авылы кызы көн саен диярлек район үзәгенә килеп йөри. «Ритмы детства» бию коллективында 1нче сыйныфтан башлап шөгыльләнә. Хәзер Адилә – 5нче сыйныфта.


– Безнең авылдан Чистайга кадәр – 25 чакрым ара. Мине монда әти алып килә. Көн саен шөгыльләнгән вакытлар да була. Мин әле тагын бассейнга да йөрим. Авылдан килеп йөрүе бер дә авыр түгел. Биюне бик яратам, аннан “кайф алам”. Бу мине бер дә туйдырмый. «Созвезие-Йолдызлык»та да призлы урыннар алганыбыз бар. Былтыр Норлаттагы зона турында 1нче урын яуладык, ә Казанда – өченче. «Сандугач сайрар илем», «Небо танцует» конкурсларында да катнашканыбыз бар. Минем өчен җан атарга дип әни, әби, ике туган сеңлем килде, – ди Адилә.


Кызларның бию костюмнарын үз районнарында тегәләр икән. Баштарак яңа бию куйганда, кызлар костюмнарын өйләренә алып кайтып йөри. Ә аннары, яңа бию өйрәнә башлагач, җитәкчеләренә тапшыралар.


«Ритмы детства» «Созвездие-Йолдызлык»ның зона турында «Чистопольская глинка» биюен тәкъдим итте. Номер барышында чүлмәкче (гончар) чыга да, курчаклар ясый башлый. Аннары кызлар, курчаклар кебек хәрәкәтләнеп бии. Бу номерны аларга укытучы тәкъдим иткән. Адилә киләчәктә дә биюче булырга җыена. Аның иң зур теләге – халык биюләрен башкаручы биюче булу.


[embed]https://youtu.be/5xNrmYnPnP0[/embed]

Зилә Сөнгатуллина, фестивальнең жюри рәисе:


– Элек Чистай районында вокалистлар күбрәк иде. Хәзер алар бераз артка чигенгән. Әлбәттә, бу – гадәти хәл. Чөнки алга китешләр дә, артка чигенүләр дә була. Ләкин балаларның һәрберсе сәләтле. Әгәр дә аларны сайлап алганнар икән, димәк, алар яхшылап әзерләнгәннәр.


«Созвездие-Йолдызлык»тан чыккан укучыларыбыз белән без бик горурланабыз. Быел әлеге фестиваль хәрәкәтенә 18 ел тулды. Аннан сәхнә осталары үсеп чыкты. Безнең йолдызыбыз Рузил Гатин Италиянең Ла-Сакла театрында җырлый. «Тюрквизион» фестивалендә Айдар Сөләйманов икенче урын алды. Әлегә «Созвездие-Йолдызлык»та катнашканнар балаларга белем бирми. Ләкин мин Рузилне Казан дәүләт консерваториясенә укытырга чакырыр идем. Хәзер «Йолдызлык»та катнашкан яшьләр инде үзләре жюри вәкилләре булып утыра.








«Созвездие-Йолдызлык» Республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленә быел – 18 яшь. Ул Татарстан Президенты һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы белән үткәрелә. 15 мартта «Созвездие-Йолдызлык»ның Чистай зона турында Норлат, Яңа Чишмә, Аксубай, Әлки, Спасс, Алексеевск, Чирмешән, Чистай районнары катнашты.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Фотолар: «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең матбугат хезмәте 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев