Логотип Идель
Ялкын

«ЙОЛДЫЗЛЫ КЕКС»

Ашарга пешерү бер дә гади нәрсә түгел. Интернеттан алдым да пешердем иүгел бу сиңа! Әнинең аш-су китабын ачып карадым: БЕРНИ АҢЛАШЫЛМЫЙ. Ну каян белергә тиеш инде мин 215 ГРАММның күпме булганын?!


Тырыша торгач, үзем өчен идеаль кекс рецепты булдырдым. Ләкин... гафу итсен мине Бөек Ашчыларыбыз, күпме камырны әрәм итеп өлгердем. Мондый чакта тәҗрибәләр белән уртаклаша-уртаклаша гына эшләү мөмкин икән. Әниләр көненә кадәр әле ‒ өч журнал, өч супер рецепт: кул астында булган әйберләрдән, арзан һәм сыналган. Башлыйбызмы, бүген – йолдызлы кекс әзерлибез!
• 3 йомырка, 1 кап май (200 г.), ярты стакан шикәр, 2 алма, 1 стакан он (250 г.), пычак очында гына ванилин, 10 г. камыр кабарта торган катнашма (тәрҗемә итә алмадым, кыскасы, разрыхлитель), махсус кәгазь формалар.1
• Башта онны илибез, өстенә йомыркаларны сытабыз. Алмалар да туралган, аларның өстенә шикәр комы һәм ванилин сибәбез. 2
• Майны суыткычтан ике сәгать алдан алырга онытмагыз. Блендер булса, аның белән туглыйбыз. Ә блендер булмаса, газда эретеп алабыз: кайнап чыгарлык булмасын! Майга алдан әзерләнгән ике ингредиентны кушабыз һәм бик тырышып болгатабыз!3
• Кичә аертылган, ләкин куерып өлгергән каймак кебегрәк камыр килеп чыга. Әгәр теләсәгез, эченә башка җиләк-җимеш тә сала аласыз: аларны соңыннан кушарга кирәк һәм җиңелчә генә болгатырга, юкса, изелеп бетәр! Килеп чыккан камырны кәгазь шәкелләргә яки май белән майланган кекс савытларына куябыз.4
• +200 С һәм духовканы ачмыйбыз! Һич юк!!! 17 минуттан соң гына ачып карарга мөмкин. Өсте кызарган булса, алабыз, эченә шырпы төртеп карыйбыз, төбендәге камыр шырпыга ябышып чыкмаса – булдыргансыз!
• Упс, йолдызларны оныта язганбыз! Пешеп җиткән кекслар өстендә йолдызчык кебек ярылып киткән урыннар булырга тиеш. Кайнар һава шулай чыга ул. Чын кекс йолдызсыз була алмый!
• Әниләр көненә әзерләнәбез, репетицияне әнигә сиздерәсе түгел: энекәшләр-сеңелкәшләр, әби-бабайлар тырышлыгы белән бетерергә! Теләсәгез, югарыда күрсәтелгән ингредиентларның яртысыннан гына пешерегез: 6 кекс килеп чыга!
7
P.S. Әниегезнең ярату-яратмавына карап, кексларның өстенә кайнатылган сгущёнка, шикәр белән кайнатылган бал, крем яга аласыз, дарчин (корица) яки шикәр оны сибәргә дә мөмкин. Тәмле булсын! Киләсе санда кабат аш бүлмәсендә очрашканчы!


Эльвира ҺАДИЕВА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев