Логотип Идель
Ялкын

ЙОГАТЕРАПИЯ

Авылда җәй бик актив уза инде ул: бакча пластикасы, качкан сыерлар артыннан йөгерү марафоны, авыр капчыклар ташу ярышы һәм башка “кантри спорт төрләре” безне чыныктыра бирә. Озын тырнаклар чыдамаса да, көч арта.


Еллар уза, берни үзгәрми: без дә җиләк җыеп интектек, әниләр дә интеккән, безнең балалар да интегәчәк, әгәр ул вакытка кадәр шәһәргә “качып китмәсәк”. Шәһәрдә бар да башкачарак, әлбәттә. Монда модага карап физик тәрбия аласың. Хәзерге вакытта йогатерапия киң колач җәя. Әлеге популяр булган юнәлеш кешеләрне нәрсә белән үзенә җәлеп итә, тарихы, төрләре һәм балалар белән эшләү өчен кулланыла торган практик күнегүләр турында сөйләшербез.



Йога тарихыннан


Йога Һиндстанда барлыкка килгән дигән гыйбарә яшәп килә. Безнең эрага кадәр 3300-3700нче елларда Инд елгасы янында урнашкан үзәнлектә төшерелгән йога рәсемнәре моны ачык фаразлый. Дөрес, ул вакытта фотография ясап булмаган, барлык рәсемнәрне кулдан төшергәннәр. Бу шактый тырышлык таләп иткән. Вакыт та шактый гына кирәк. Шуңа күрә бары тик бик әһәмиятле эшләрне генә “фотога төшерә” торган булганнар. Йоганың әһәмиятен күрәсезме? Археологик казылмалар Хараппск цивилизация халыклары йоганың күнегүләрен ритуал буларак кулланганнар дигән фикер калдыра.


Ауропа илләрендә исә әлеге юнәлешне беренче булып философ Шопенгауэр өйрәнә башлый. Соңрак 19нчы гасырда Нью-Йоркта Чикаго Конгрессында һинд философы С. Вивекананда йога турында лекциялар оештыра.



Россиядә йога


Безнең илдә исә йога белән 1917нче елга кадәр үк кызыксанганнар дигән хакыйкать бар, ләкин Совет заманы чорында әлеге юнәлеш белән шөгыльләнү тыелган булган. Шуңа күрә, йога үзенең урынын Рәсәйдә бары тик 20нче гасыр ахырында гына таба һәм хэзер генә популярлык казана.


Йоганы сәламәтлекне яхшырту (мәсәлән, арка, буын, умырткалык авыртулары) һәм психологик проблемалардан (стресс, депрессия, начар кәеф) котылудан файдаланалар, шуңа күрә дә аның төрләре һәм формалары бихисап.


Шулай ук балалар йогасын да аерым әйтеп китергә кирәк. Әлеге юнәлеш сын-гәүдә төзлеге, буын, сөяк, мускул җәрәтләрен киметү өчен профилактика формасында кулланалар һәм ул уен рәвешендә үтә.


Ләкин артык бәләкәй яшьтәге балалар өчен һәм авыр күнегүләр белән эш итү киңәш ителми.


Алинә Васильева, Мамадыш районы, Дүсмәт авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев