Логотип Идель
Ялкын

"ЙОГА КЕМГӘ ЙОГАР?"

Исәнме, яңа гасырның сәламәт түгел бер көне! Бүген менюда нәрсә бар? Бер шешә кока-кола, бер батон шоколад һәм тәмле конфетлар? Маршрут: мәктәп ð өй ð санак ð ятак. Һәм шулай ‒ 11 ел. Нәтиҗәдә, көнлек ккал нормалары 2 тапкыр арта. Хисапларга караганда, 5 яшьтән 15 яшькәчә балаларның 20%ы уртача дәрәҗә симерүдән интегә. Бу хаста – хәрәкәтсезлек һәм фаст-фуд йогынтысы.  

Мавыктыргыч Интернет, кызыклы телешоулар заманында урамга чыгып уйныйсың килмәү, чипсы ашап, кола эчеп өйдә кенә утырасың килү, бер караганда, табигый. Ләкин сәламәт тормыш, спорт көннән-көн популярлаша бара. Бүген ялкаулансаң, иртәгә нидер үзгәртергә артык соң булырга мөмкин. Спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Ә инде «спорт» сүзе синдә ризасызлык уята икән, нигә әле аның борынгыдан килгән төре – йогага тотынмаска?

50 минутка – әкияткә!

Мөгаллимебез – «Yoga House» үзәге белгече, педагог Равия апа Садрыева. Нәниләр сыйныфында: София, Кристина, Мәликә һәм Кәрим. 12 яшькә кадәр балалар йөри бирегә. София үзе теләп килгән, ә Кристина, Мәликә һәм Кәримне әниләре алып килгән икән. Равия апа сүзләренә караганда, кайбер әниләр көмәнле вакытта махсус йога дәресләренә йөри, соңыннан балаларын да йогага йөртә башлыйлар. Бирегә тыныч холыклыларны да, шаян-наяннарны да алалар: иң мөһиме ‒ теләкләре булу.

Бер дәрес – 50 минут. Бу 50 минут эчендә басуда үскән тылсымлы «агач»ны таптык, «бер кылычлы гаскәри» булып атта чаптык, яу чаптык, күршеләргә кереп «чәй» эчтек, футбол уйнадык... Кыскасы, вакыт бушка узмады. Мөгаллимебез дәресне әкияттәге мавыктыргыч сәяхәт шәкелендә әзерләгән. Йогада катлаулы стойкалар була, аларны дөрес һәм файдалы итеп эшләү өчен тырышлык кирәк. Бала-чага, бәлки, аларны эшләмәс тә иде, ләкин артыңнан куган юлбасарлар кулына эләкмәс өчен тырышырга туры килә. =)

Равия апа сүзләренә караганда, йога тынычландыра, көч бирә, мускулларны уятып җибәрә. Тәнәфес, биш минутлык ял арасында да аның кайбер күнегүләрен ясарга мөмкин.

[gallery size="full" ids="4243,4242,4241,4240,4239,4238,4245,4246"]

«УРЫНДЫК» КҮНЕГҮЕ:

  1. Аякларны иңбашлар киңлегенә куеп басабыз.

  2. Кулларны төп-төз итеп югарыга сузабыз, бармаклар, түшәмгә тияргә тырышып, тартыла.

  3. Арканы төз тотабыз һәм, аякларны җирдән аермыйча гына, тезләр 90°лы почмак ясаганчы чүгәләп утырабыз. Гәүдә һәм куллар аз гына алга таба китә. Арканы төз тотабыз.

  4. Борын белән сулыш алырга онытмыйбыз. Шул рәвешле 7 секунд торабыз һәм акрын гына торабыз. Күнегүне кимендә 3 тапкыр ясарга кирәк. «Утырып тору» вакытын исә тора-бара арттырабыз.




  • Казан шәһәре буенча карасак, йога дәресләренең бәясе ‒ 100дән – 300 сумга кадәр.

  • Еллык абонемент – 6000нән – 25000гә кадәр. Ләкин ташламалар чорына туры килсәң, бик очсызга чыга.

  • Әгәр син мәктәп укучысы, студент икән, шатлан. Универсиада объектларындагы дәресләргә күп тапкыр арзанга йөри аласың. Кайберләре бөтенләй бушлай. Ләкин ‒ билгеле сәгатьләрдә генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев