ҖӘЙГЕ КИЧ

Шундый тыныч бездә җәйге кичләр,
Җил дә исми, кояш – баешта.
Тирән күктә йолдыз тәлгәшләре,
Ничек алар бергә оешкан?
Атылалар офыкларны ярып,
Ник йолдызлар шулай сүнәдер?..
Күккә карап җавап тапмак булам,
Белсә, бары Раббым беләдер...
Елга тыныч, әкрен генә ага,
Тал-тирәкләр тыйнак, моңлылар.
Ярый әле, яшәү ямен биргән
Якты кичле туган ягым бар.
Күк йөзеннән ялгыз бер кош оча,
Әкрен генә кага канатын.
И, моңнардан яратылган кошчык,
Кайларда соң синең юл башың?
Төз оча ул, бары алга оча,
Ләкин моңсу, тоя күңелем.
Кошчык миннән ерагайган саен,
Караңгылык били күк йөзен.
Өмет белән җилпе канатыңны,
Оныт, кошчык, ялгыз икәнең.
Шундый уйлар белән күзләп калдым
Кошчыгымның очып үткәнен.
Илмир Вәлиев
июнь, 2015
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
10 февраль 2021 - 15:156 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
-
26 февраль 2021 - 15:31
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48