"ӘЙДАМАННАР МӘКТӘБЕ" СТАРТ АЛДЫ"

27-нче гыйнвар – 2-нче февраль аралыгында,  «Байтик» сәламәтләндерү үзәгендә (Биектау районы, Крутушка бистәсе) XV Республикакүләм әйдаманнар осталыгы «Әйдаманнар мәктәбе 2016» бәйгесе узачак. Чара Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы; яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасының иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды белән берлектә үткәрелә.

«Әйдаманнар мәктәбе» «Сәләт»нең җәйге проектлары һәм форумнары өчен әйдаманнар командасы туплау өчен оештырыла.  Мәктәптә 200-гә якын кеше катнашачак. Алар арасында үткән еллардагы катнашучылар да, әле күптән түгел генә «Сәләт» йортында яшь әйдаманнар өчен махсус курс үткәннәре дә бар.

Традицион очрашулар, остаханәләр (мастер-класс),  дәресләр – барысы да быел яңа форматта! Мәктәпнең программасы 3 өлештән тора: уку-укыту, бәйге һәм планлаштыру. Димәк, биредә белем алу, ярышу һәм эш тәртибе төзергә өйрәнергә мөмкинлек булачак.

Уку-укыту программасы кысаларында әйдаманлыкка ия булырга тиешле сыйфатларны ачыклаячакбыз: чын әйдаман психолог та, оратор, оештыручы, укытучы да була белергә тиеш.f4KUzf1QZQM

Әйдаманнар – «Сәләт» берләшмәсенең җәйге проектларында төп рольне уйнаучы кешеләр булып тора. Смена барышында алар барлык җәйге аланнар белән дә якыннан танышачак,  «Сәләт 2016» форумының концепцияләрен булдырачак, һәрберсенең командадагы урыны, тоткан роле, бурычлары билгеләнәчәк. Шулай ук бер атна эчендә алар спорт, уку-укыту, тәрбия бирү чараларының программаларын төзү белән дә мәшгуль булачак.

Нәтиҗә ясау өлеше ул – бәйге. Монда һәр катнашучы биредә туплаган белеме ярдәмендә үз сәләтен күрсәтергә тиеш була. Бәйге, гадәттәгечә, кичке чара, шәмчек, остаханә, топ-спикер, иҗади чыгыш, командада уен һәм  «Сәләт» күргәзмәсе кебек чараларны үз эченә ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 26 сентябрь 2020 - 14:01
    «ДУСТЫМ МӘХӘББӘТ АҢЛАТТЫ» «2 яшькә кечерәк дус егет көтмәгәндә мәхәббәт аңлатты. Без аның белән төрле темаларга рәхәтләнеп сөйләшә алабыз. Бергә күңелле, ләкин мин аны егетем буларак күрмим. Дуслыкны да бозасы килми. Нишләп карарга икән?»
    971
    0
    0
  • 13 октябрь 2020 - 10:20
    ЯНГАН ГОМЕР Уналты чакрым ераклыктагы авылдан үзен соратып килгән Ибраһимга Мөслимә, яше җитеп узып китсә дә, ата-анасының басымы аркасында тормышка чыгарга ризалык бирде. Сайланып торыр урында, егерме биш яшеңдә соратып килүче булган өчен рәхмәт әйт әле! Апаларыннан узып тормышка чыгарга базмыйча, ике сеңлең каңгыраеп утырганын онытма! Хатын аертса ни, тормышта булмый торган хәл түгел! Димәк, хатыны иренә ярап тора белмәгән!
    832
    0
    5
  • 12 октябрь 2020 - 13:35
    РЕЗЕДА ХАБИБУЛЛИНА ШИГЫРЬЛӘРЕ Сагындырды, әнием, кайтам әле, Очрашулар ешрак, күп булсын. Күңелебездә туган рәхмәт хисе Сезгә хөрмәт аша чагылсын.
    406
    0
    2

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019