Логотип Идель
Ялкын

"ӨЙДӘН ТОРЫП, СӘЯХӘТ ИТӘБЕЗ"

"Ялкын" журналы сезгә өйдән торып кына сәяхәт итәргә тәкъдим итә. Я, дуслар, киттекме? Бүген сәяхәт итәсе илебез - Мисыр! Фараоннар, пирамида һәм сфинкслар иле. Гадәттә, туристлар Мисырны шулайрак күз алдына китерәләр. Меңләгән сәяхәтче бирегә үзенчәлекле ил белән якыннанрак танышыр өчен килә.


Ил турында гомуми мәгълүмат


Мисыр Израиль, Ливия, Судан һәм Газ секторы белән күрше. Илне Кызыл һәм Урта диңгез, Суэц каналы әйләндереп алган. Башкаласы – Каир.


Мисырның буеннан буена Нил елгасы ага. Елга үзәнлегендә уңдырышлы җир сакланып калган. Җирле халыкның 90%ы шунда яши. Мисырның калган өлешендә чүл.


Климат


Илдә тропик һәм субтропик континенталь климат күзәтелә. Температура кыш буе +25 °Cтан артмый, ә май-сентябрь айларында +35-40°C аралагында тирбәлә. Кышкы һәм язгы якларда коры һәм кайнар җил исә.


Су температурасы кышын +20 °Cтан төшми, җәй көне исә диңгез +28 °Cка кадәр җылына. Кыш айларында, кояш батканнан соң шактый суыта, температура +15 °Cка гына кала.


Халык


Җирле халыкның төп өлеше – мисырлылар. Биредә аз санлы күләмдә греклар, итальяннар, яһүд һәм сириялеләр көн күрә. Халыкның 80%ын феллахлар, ягъни крестьяннар тәшкил итә. Илдә яшәүчеләрнең яртысы белемсез.


Гарәп ирләре ялкынлы, кызу канлы һәм дәртле. Шуңа өстәп, алар хатын-кызның нинди булырга тиешлеген үзләренчә күзаллыйлар. Турист хатын-кызларга урамнарда ачык киемнән йөрмәү хәерлерәк.


Мисырлылар тыныч һәм салмак тормыш рәвеше алып баралар. Алар илләрен яраталар һәм туган якларына карата тәнкыйть кабул итмиләр. Диннәрен беркемгә дә көчләп такмыйлар, ләкин үзләре дин кануннарын төгәл үтиләр.egypt


Тел


Мисырда кабул ителгән рәсми тел – гарәп теле. Белемле гарәпләр арасында француз яки инглиз телен белү кабул ителгән.


Дин


Ислам – илдәге рәсми дин һәм аны халыкның 90% тота. Халыкның калган өлеше христианнар, алар грек православиясе, католик һәм копт православиясе чиркәүләренә йөриләр.


Мисырдагы гореф-гадәтләр һәм йолалар


Мисырда яшәүче күпчелек хатын-кызлар ябык кием һәм хиджаб кияләр. Кызлар тыйнак булырга тиеш. Туйга кадәр кызларга ир-атлар белән аралашу, озата баручыдан тыш ир-ат өенә керү тыела. Мәчетләрдә һәм чиратларда хатын-кызларның ир-атлардан аерым торуларын күзәтергә була.


Мисырдагы гаиләләр балаларының өйләнешүләре турында алдан килешәләр. Бу – еллар дәвамында сакланып килгән гореф-гадәт. Коръәндә мөселман кешесе 4 тапкыр өйләнә ала дип язылган, ләкин ир һәр хатынына бертигез яшәү шартлары булдырырга тиеш.


Гаиләдә ир малай туу – әти-әниләре һәм туганнары өчен зур шатлык. Мөселман кагыйдәләре нигезендә, бала тугып 7 көн узгач, сөннәткә утырту һәм баланың башын кыру йоласы башкарыла.images


Төп бәйрәмнәр


Мисырлылар дини бәйрәмнәргә җитди карыйлар. Мондый көннәрдә бөтен эшләр туктатыла, бәйрәм зурдан кубып уздырыла. Дин тотучы барлык кешеләр дә Рамазан аенда ураза тота. Рамазан аенда мөселман кешесенә кояш чыкканнан алып, батканчыга кадәр ризык һәм су кабул итү тыела.


Кабул ителгән бәйрәмнәр:


​ Яңа ел – 1 гыйнвар;


​ Раштуа – 7 гыйнвар;


​ Хезмәт көне – 1 май;


​ Инкыйлаб көне – 23 июль;


​ Нил ташыган көн – 15 август;


​ Мисыр кораллы көчләре көне – 6 октябрь.egipet_3


Мисыр аш-су дөньясы


Тәмләткечләр салып, каплап пешерелгән, кыздырылган ит яки яшелчә милли аш-су дөньясының нигезен тәшкил итә. Биредә бобы, зәйтүн, бадәмнән ясалган кабымлыклар һәм сарык итеннән пешерелгән шашлык киң таралган.


Популяр ризыклар – рагу, кускус, фалафель, кошари, фуль медамес һәм башкалар. Мисырлылар ризык әзерләгәндә сарык ите, дөге, яшелчә һәм диңгез продуктларын еш файдаланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев