Логотип Идель
Ялкын

ӘЙДӘ, ЧӘЙ ЭЧӘБЕЗ! Лилия Фәрхетдинова

***

Чәй эчеп тә куйдым апаларда-а-а. Берне түгел, өчне эчтем. Әйе, сәгать саен өчәрне. Йә, ярар инде, тәртипләп сөйлим.

Шулай беркөнне безгә күрше Мингази абый керде дә, әниемә дәште.

- Миңруй җиңги, иртәгә калага барам. Машинада бер урын бар. Баручыгыз булса, әйдәгез! Кичтән кереп әйтерсең, - диде дә, кергән уңайга чыгып та китте.

Әни, әтием белән киңәшләшкәч, калага кунакка мине җибәрергә булды. Машинада бер генә урын буш бит. Аннары җәй көне авылда кызу эш вакыты. Мингази абый да калага кунакка түгел, эш белән бара. Бер, иң күбе ике көн торачак. Ә минем эшләр рәхәт: каникул! Урамда тырай тибеп уйнар чагым үткән, зурлар башкара торган эшкә ярарлыгым әле җитмәгән. Үсмер, нишлисең...

Икенче көнне иртән-иртүк күчтәнәчләр төяп, әни белән әти мине Мингази абый машинасына утыртып, калага кунакка җибәрделәр. Озатканда, әнием әйтеп калды:

- Ерак апаларыңда ошап китсә, озаграк кунак булып торырсың. Каникулың әле озын. Инде ошамаса, Мингази абыеңнан калмассың, кайтырсың.

Апам мине сагынган, килүемне көткән, күрәмсең. Шундук табын кора башлады, ә үзе сөйләнә:

- Энем кунакка килгән бит, менә молодец! Килүең әйбәт булды әле, быел үзем кайта алмам, эшем күп.

Үзе сөйләнә, үзе өстәлгә әллә нәрсәләр тезә: печенье, прәннек, рулет дигәннәре генә дә өч төрле, чия һәм җиләк белән бизәлгән пирожныйлар, ике төрле джем, ширбәт, шикәр, каткан күбеккә ошаган нәрсә (апам аны безе дип атый) һәм тагын мин белмәгән башка татлылар.

Мин апам хәрәкәтләрен сабыр гына күзәтеп утырам, ә эчемдә, әйтерсең, бүре көтүе улый -  ачыкканмын.

- Әйдүк, энем, тартынма, булганнарыннан авыз ит. Барысы да синең өчен. Капкала. Менә чәй дә әзер.

Мин бер чәйгә карыйм, бер аңа. Үзем нидер көтәм. Кыяр-кыймас чәйгә үрелдем, ашыйсы килә... Шунда апам миңа әле берсен, әле икенчесен үзе алып бирә башлады.

- Чыбыркысы булса, чәй тәмле була ул, - ди.

Хак икән. Шул утыруда, гомердә эчмәгәнне, өч чынаяк чәй эчтем... Ләкин бер сәгать үттеме, юкмы, тамак тагын ачты. Оялып кына апама әйткән идем.

- Әйдә чәй эчәбез! - диде.

Өстәлгә яңадан шул ук әйберләр кунаклады. Шулай көнозын чәй эчтек. Кызы-ы-ык! Бу калада көненә бер булса да ашыйлармы икән? Әллә чәй белән генә торалармы? Миңа кинәттән әнием пешергән арыш ипиенә калын итеп ягылган авыл каймагы, катык каткан куе токмач ашы, табагы белән ярмак бәрәңге, зур-зур кисәкләп туралган ит, кунак килгәндә генә пешерелә торган бәлеш, өчпочмак, гөбәдия, пәрәмәч, сумсалар, коймаклар исемә килеп төште. Шуларның берсе генә булса да алдымда булсын иде...

Әниемне сагынып утырганда, Мингази абый килеп керде. Без кичке чәй эчеп утыра идек. Апам күрше абыйны табынга чакырды.

- Мактап йөрисең, Мингази абый. Менә энекәш белән чәйгә утырган гына идек. Әйдә, безнең белән бер-икене эч! - дия-дия сыйларга ук тотынды.

- Табының бик мул икән. Бай яшисең .Авылда бәрәңге дә бәрәңге, - дип апамны мактарга ук кереште. Мактый-мактый, табындагы барлык әйберләргә үрелә торды, алар берәм-берәм абыйның олы авызына кереп югала тордылар. "Менә ничек чәй эчәләр икән", - дип, карап тордым үзенә.

- Ә, кунак егете, апаң сине тәмле әйберләр белән генә сыйлап торганда, моннан тиз генә китмәссең инде. Эшемне бетердем. Менә тамакны да ялгадык. Сеңлем, рәхмәт үзеңә, - дип апама рәхмәтен әйтә-әйтә миннән сорап куйды:

- Йә, нишлисең?

Мин, каткан прәннек кимереп утырганда ук, карар беркетеп куйган идем инде.

- Кайтам. Бүген үк кайтам.

Апам миңа аптырашлы караш ташлады. Ә мин олылардан ишеткән сүзләр тезеп киттем:

- Апам, сыең өчен, кунак иткән өчен зур-зур рәхмәт. Үзеңнең кунакка килүеңне көтеп калабыз. Кайт. Бергә-бергә чәй эчәрбез.

Ул мине кунак итәргә дип алынган пакет-пакет татлыларны шкафыннан чыгарып тиз генә бер сумкага тутырды.

- Бусы әти-әниләргә күчтәнәчем булыр, энем.

Шунда мин аны, ничектер, җәлләп куйдым. Күзләрендә ниндидер сагыш бар сыман, әллә күптән бәрәңге ашамаганга инде.

Өемә кайтып, күргәннәремне әнигә сөйләгәч, әнием әйтте:

- Калада, улым, бәрәңге үсми шул, сыер да асрап булмый. Шуңа апаңа үпкәләмә. Булдырганча кунак иткән үзеңне. Әнә күпме күчтәнәчен салып җибәргән. Әйдә шулар белән чәй эчеп алыйк.

Мин шунда әнигә:

- Хәзер керәм! - дидем дә, чормага менеп, анда эленеп торган өч каклаган казның берсенә тешләремне батырдым...

Лилия Фәрхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев