Логотип Идель
Ялкын

"ЙӘ, НИХӘЛ, МӨДӘРРИС АБЫЙ?!.."

Октябрь ае җитсә, без «Ялкын»ның «Октябрятларын» искә төшерәбез, ягъни журналда эшләп киткәннәрнең шул айда туганнарын: Мөдәррис Әгъләмовны, Роза апа Туфетуллованы, Җәүдәт абый Дәрзамановны... Мөдәррис абый белән Җәүдәт абыйның туган көннәре бер үк – 13 октябрь, тик Җәүдәт абый бер елга алданрак дөньяга килгән. Әнә шул кадерле кешеләргә багышларга булдык «Әдәбият сәгате»н бу юлы.

«Каян килә бу миңа?!»

Минем Аның шигырь язганын күргәнем бар!

...Ашыгып кына редакциягә килеп керде дә, каршымдагы өстәл артына утырып яза да башлады. (Әйтерсең, мин бөтенләй юк бу бүлмәдә!) Шыгыр-шыгыр... Аннан, гәүдәсен урындык аркасына ташлап, сабыйларча ихлас бер шатлык белән көлеп җибәрде. Тагы шыгыр-шыгыр... Тагы шундый ук ихлас көлү, шатлык...

  • Каян килә бу минем башыма сеңелем, ә?! Каян килә? – ди үзе. Ә мин дәшмим. Минем белән сөйләшсә дә, күзен кәгазеннән бер генә секундка да аермый. Сүз дәшеп комачауларга куркам! Шундый илаһи минутлар ласа, шагыйрь шигырь «таба»! Ә ул тагын, тагын яза да:

  • Каян килде бу минем башыма? – дип, шатланып көлеп куя.


«Каян килә бу минем башыма...» Аның шул эндәше санына карап, ак кәгазьдә дүрт куплетлы шигырь туганны аңладым. Язып бетергәч, әллә үзенә, әллә миңа кычкырып укып күрсәтте дә, кайсыдыр бер гәҗиткә бирергә кирәк, дип, ашыгып чыгып та китте.

«Әнидән башка әни юк» шигыренең дөньяга килү мизгеле иде бу...

Февраль алмасы

Тагы бер тарих... Урамда февраль бураны, троллейбус «мөгезләре» ябышып ката торган суык. Университетта дәресләр беткәч кенә эшкә килеп, иртәгә тапшырылырга тиешле язмамны эшкәртеп утыра-утыра кич җиткәнне сизми дә калганмын. Редакциядәгеләр инде күптән өйләренә таралган. Берүзем утырам. Кинәт бүлмә ишеге ачылып китте дә күн белән тышланган бүрек, салкында «пешкән» йөз күренде.

  • Белдем мин синең монда утырганыңны, – диде Ул керешли һәм минем өстәлгә зурдый кызыл алма китереп куйды (әйтерсең яңа гына алмагач ботагыннан өзеп алган):

  • Чехов базарында шундыйны саталар. Калганнарын оныкларга тараттым, берсен сиңа калдырдым. Җылы ул, аша, куенымда саклап килдем, ‒ дип, мине балаларча кайгыртып сөйләнә-сөйләнә, ничек җәлт кергән булса шулай чыгып та китте.


Зәмһәрир суыкта Шагыйрь куенында килгән февраль алмасы! Моңардан да тәмлерәк алма булырга мөмкинме соң Җир йөзендә! Вакыт узган саен минем хәтердәге ул алма тагын да ныграк кызара, зурая, татлылана бара. Ә ул чакта... Аның ихлас күңеле кышкы буранга кереп югалганчы, рәхмәт әйтеп калырга өлгердемме икән, хәтерләмим...

Тукай туган көн

...Гомеренең соңгы елларында Ул зәһәр сүзлегә әйләнде. (Әллә һәрвакыт шундый булдымы икән?!) Дөрес сүзне кешегә яра да сала. Аннары безнең «Ялкын» бүлмәсенә кереп, шулардан шырык-шырык көлеп утыра.

  • Әйттем әле берәүгә, ‒ ди бервакыт. – Телевизордан пулный халык шагыйре булып күренәсең, дидем...


Шул ачы теле аркасындамы икән, ул елның апрелендә Аңа Тукай туган көндә сүз бирмәделәр. Ә икенче көнне, иртүк, зур төргәкләр тотып безнең редакция бүлмәсенә килеп керде Ул. Төргәкләрне чишсәк, анда – кара ипи, пары чыгып торган бәрәңге, башлы суган (!), сыек май, үзе җыеп тозлаган «фирменный» гөмбә. И ябырылдык без бу тәмле күчтәнәчләргә! Аның гына тамагыннан берни үтмәде. Хәле хәл булса да, Тукай туган көнен билгеләп үтмичә булдыра алмый иде Аның күңеле, шуңа җыенып килгән...

 

УЛ ҺӘРВАКЫТ БУЛЫР КЕБЕК ИДЕ...

...Менә шулар... Юк, шулар гына түгел, тагы күп, бик күп истәлекләр калдырып китте Мөдәррис абый Әгъләмов. Һаман сагындыра... Әледән-әле кулыма бергә төшкән фотолар килеп эләгә, бергә уздырган очрашулар еш искә төшә, канатлы сүзләре, шигырьләре, хикмәтле хәлләре...

Саргылт тышлы кәгазь конвертта Аның тавышы язылган ленталы кассета саклана. Әнә, Аның шигырь юллары «уелган» гитара, якын дустымның Аның шигырьләре белән бизәп язылган хаты, радиода җырлары... Тик киштәмдә генә бер  китабы да юк. Чөнки, исән чакта, Ул һәрвакыт булыр төсле иде. Китапларын сорарга да, сатып алырга да башка килмәгән. Ә хәзер китап кибетләреннән китапларын таба алмыйм... Шигырь китапларын нәшер итүче абый-апаларга да Ул һәрвакыт булыр кебек тоелдымы икән?! Бүгенге яшьләргә Мөдәррис абый китаплары кирәк, ишетәсезме?!!

...Урамда октябрь. Тымызык яңгыр астында кара күн курткасының каптыргычларын ычкындырып җибәреп, тукталышка таба хөр атлап килүче Берәү күренмиме анда? Их, күренсен иде! Йөгереп барып, нәкъ аныңча: «Йә, нихәл, Мөдәррис абый?!» – дип сәламләр идем. Ә ул, гадәтенчә, хикмәтле хәлләр сөйләргә керешер иде...

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА

ҮЗЕБЕЗ САЙЛАДЫК!

Редакциябездә еллар үткән саен буыннар алышына тора, инде Мөдәррис һәм Җәүдәт белән эшләгән кешеләр дә төрле якка таралып бетте диярлек. Шулай да максатлар, омтылышлар үзгәрми: укучыларыбыз өчен кызыклы журнал чыгарырга, замандаш яшүсмерләр белән бер сулышта яшәргә, картаймаска, гел яшь калырга.

Җәүдәт абый журналда җаваплы секретарь булып та, баш редактор булып та эшләде. Аның баш редактор итеп куелуы аеруча кызыклы елларга туры килде. Ничекме? Илдә демократия җилләре исә башлагач, коллективка җитәкчене үзе сайлап кую мөмкинлеге бирелде. (Аңарчы «өстән» сайлыйлар иде.) Ә монда – үзебезгә сайларга мөмкинлек... Яшерен тавыш бирү юлы белән! Кандидатуралар ‒ өчәү: бер педагог, бер шагыйрь һәм Җәүдәт абый (әлбәттә, ул да шагыйрь, журналист һәм педагог ич!). Барысы да таныш, кайсына өстенлек биреп, кайсын сайлап куярга? Шактый баш ватарга туры килде. Шунысы истә: вакыйгага багышлап, стена газетасы чыгарган идек, үземнең өч-дүрт строфалы шаян шигырь язуымны хәтерлим. Тулысынча истә калмаган, тик мондый юллар бар иде:

Өстәлләрдә өч кашык бар –

Алтын, көмеш, мельхиор.

Кайсына барып тотынсак,

Безгә нинди хәл туар?

Җәүдәт абый аны соңыннан да көлеп искә төшереп йөрде әле. Инде аңлагансыздыр, күпчелек тавыш белән баш редактор итеп Җәүдәт абый Дәрзаманов сайланды.

ИКЕНЧЕ ТУГАН КӨН - ҖӘҮДӘТ АБЫЙНЫКЫ.

«Человек-оркестр»

Редакциянең эше – кабинетта гына утыру түгел ул. Туктаусыз командировкаларда йөрмәсәң, мәктәпләргә чыкмасаң, укучыларның тормышын белмәсәң, ничек кызык журнал чыгарасың ди? Шуңа күрә без еш кына юлда булабыз. Мәктәпләр үзләре дә чакыра, андый чакта, очрашуларны мөмкин кадәр җанлы итеп, бәйрәмгә әверелдерергә тырышабыз. Җәүдәт абый үзе, кем әйтмешли, «человек-оркестр»: гармунда да, кубызда да, курайда да уйный белә, шул инструментларның тарихы белән дә таныштыра. Шигырьләрен дә укый: «Яңа чана яңа шул – салса, әйбәт сала шул», ‒ дип, чанадан егылуларны сөйләп, балаларны көлдерә.

Җәүдәт абый «Ялкын»лы елларында «Бизмән йолдызлыгы» дигән фантастик әсәр язып, аны да журнал укучыларга җиткерде. Татар әдәбиятында фантастик жанр юк, дип лаф орып йөрүчеләргә әйтәсем килә – әнә шул «Бизмән йолдызлыгы» әсәрләрен укып үсмәгәнсездер сез, юкса бездә дә менә дигән шул жанрдагы әсәрнең булуын белер идегез.

Кызыклы еллар дип телгә алганым – катлаулы, авыр еллар да булды. Азык-төлекнең талонга калган, эш хакларының айлар буе түләнмәгән чагы. Шул вакытта да баш редакторыбыз, күңелен төшермәскә тырышып, белгән һәм белмәгән урыннарыннан, танышлар һәм таныш түгелләр арасыннан спонсорлар эзләп, коллективка хезмәт хакларын вакытында түләүне кайгыртты. Анда да уены-чыны белән: «Дәүләт җилкәсе түгел, Җәүдәт җилкәсе», ‒ дип рифмалаштыра иде.

Баксаң, кешеләре генә түгел, каргалары да «Җәүдәт җилкәсе»ннән көн күрергә тора икән бит: баш редакторыбыз ашханәгә йөрергә яратмый, әбәткә өй ризыгын алып килә. Бүлмәләребездә суыткычлар юк, Җәүдәт абый ризыгын тышкы якка чыгып торган тәрәзә төбенә куя. Берзаман пөхтәләп кәгазьгә төргән әбәтен күз алдында ала карга күтәреп китмәсенме? Ярый, кәгазен сүтеп тә ашасын ди инде, икенче юлы капкачлап ябылган банкасы да урынында юк! Тәрәзәдән аска караса, кар өстендә банка утыра, ә теге ала карга аның тирәсен таптап тигезләп бетергән. Ача алмаган, бичара. Таш түгел Җәүдәт абыйның йөрәге, киресенчә, бик мәрхәмәтле иде, төшеп, ризыкны бушаткан да, буш банкасын гына алып менгән.

Җәүдәт абый баш редактор чагында без журналның 70 еллык юбилеен бәйрәм иттек. Ул вакытны әти-әниләрегез хәтерлидер әле. Сорашып карагыз, безнең бәйрәмнәрдә, Җәүдәт абый белән очрашуларда катнашырга туры килмәдеме икән аларга?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев