Логотип Идель
Ялкын

ИҖАТ ЮЛЫНДА ЯШЬ КАЛГАН ДРАМАТУРГ

 

Бүген татар драматургы, яшьләр өчен пьесалар иҗат иткән Рәйсә апа Ишморатованың туган көне. Исән булса, ул бүген 99 яшен тутырыр иде.


Рәйсә Гыйниятулла кызы Ишморатова (Чебдарова) 1917 елның 20 июлендә Татарстанның Чистай шәһәрендә туа. Җидееллык мәктәп һәм рабфакны тәмамлагач, Мәскәүдә азык-төлек институты каршындагы курсларда укый, 1937 елда Казан тегермәннәр трестында лаборант булып эшли.


Бөек Ватан сугышы башлангач, Рәисә Ишморатова Арчадагы госпитальгә урнаша, 1943 елда фронтка җибәрелә, 1945 елга кадәр Украинада Дәүләт куркынычсызлыгы комитетында оператив бүлектә хезмәт итә. Казанга кайткач, шушы системада эшләп ала, 1952 елдан әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.



Тормышның яңа пәрдәсе


[caption id="attachment_9053" align="aligncenter" width="1180"]иҗат Әлмәт театры коллективы, 1947 ел[/caption]

Беренче пьесасын ул 1952 елда яза. «Бай кияү» исемле бу әсәр Әлмәт профессиональ театрында сәхнәләштерелә. Бу уңыштан канатланып, тагын әсәрләр языла – «Омтылыш», «Директор хатыны», «Фирая», «Куркыныч авыру», «Өйрәнелгән гадәт буенча», «Туганнар» пьесалары Татарстан һәм Башкортстан һәвәскәр драма түгәрәкләрендә яратып уйналалар.


1955 елда Рәисә Ишморатова студент яшьләр тормышы турында «Тормыш юлында» дигән дүрт пәрдәлек драма яза. Бу әсәре дә Татарстан Республика Күчмә театрында, Башкортстан дәүләт академия театрында, Ауыргазы, Салават күчмә театрларында, Чуашия, Мари Иле театрлары сәхнәләрендә куела.




[caption id="attachment_9054" align="aligncenter" width="1180"]иҗат Әлмәт театры артистлары, 1960нчы еллар[/caption]

1960-1970 елларда инде Рәисә Ишморатова тамашачылар белән очрашып, тормышның төрле якларын өйрәнеп иҗат итә, әсәрләре дә татар драматургаиясендә лаеклы урын ала. «Әйтер идем йөрәк серемне» комедиясе, «Яшьлек канат җәйгәндә» пьесасы Республика театрларында куелган уңышлы спектакльләрдән саналалар, китап булып басылып чыгалар. Ул 1977 елда СССР Язучылар берлегенә алына. Рәисә Ишморатова 1997 елда вафат булды.


Ә бу көн синең өчен нинди мәгънәгә ия?


Чыганаклар: «Ялкын» архивы һәм ВикипедиЯ сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев