Логотип Идель
Ялкын

ИЮНЬ САНЫНДА НИЛӘР БАР?

"Ялкын"ның июнь санында:




Дөнья җылына – нишләргә? Җирне саклауга үз өлешен кертергә теләүчеләргә инструкция.

Җиңел юлдагылар җиңелми! Дзюдо белән шөгыльләнүчеләр бу спорт төренең өстенлекләре турында.

ITИН: Интернет-тормыш иминлеге нигезләре. Виртуаль дөньяда үзеңне ничек сакларга?

Походка барабызмы? «Ялкын» походка җыенырга ярдәм итә.

«Артист булам» диючеләр өчен: Россиянең танылган театр һәм кино артисты Александр Носиктан киңәшләр.

Сәяхәт көндәлеге төзибез: Тәтешкә ничек барырга, нәрсә күрергә һәм ничек язарга бу турыда?

Нинди һөнәр кирәкле? Аттестат алырга санаулы көннәр калганда «Ялкын» алардан башка яшәп булмый торган һөнәрләрне барлады.

Ура! Ураза! Иң изге айны ничек дөрес һәм нәтиҗәле уздырырга? + Рамазанга багышланган сканворд.

Атилланың тормыш кодексы: лидерлык сәләтен үстерергә теләсәң.

Бар җирдә кояш яса: күршеләребез чуваш халкы нәрсә кия, нәрсә ашый, ничек уйный һәм нинди кыйммәтләргә таянып яши?

Ялларны ничек уздырыйм? Җәеңә елмаюлар өстәячәк кушымталарга күзәтү.

Остаханә: дөрес итеп бизәнергә өйрәнәбез!

Син җәмгыятьне үзгәртергә әзерме? «Кәрәз-клуб» фотомәктәбенең ахыргы дәресе!

«ЯЛКЫН» КИЛӘЧӘКНЕ ЯКТЫРТА!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев