Логотип Идель
Ялкын

ИЮЛЬ САНЫ

Июль саны сезгә килеп җитәргә санаулы көннәр калды. Әлегә журналның эчтәлеге белән таныша торыгыз!

ИЮЛЬ САНЫ АЧЫШЛАРЫ


«Элек мин бик куркак идем!»
«Тышлык герое» Аделина Курманова куркуны җиңү серен белә.
«Ышаныч телефоны»на ышанып буламы?
«Ышаныч телефоны» консультантлары махсус «Ялкын» өчен эш «кухнясын» ачты.
Казанга динозаврлар кайтты!
Россиядәге иң зур динозаврлар паркы – Юркин Парктан фоторепортаж.
Робот кешене алыштыра алырмы?
Бүгенге фәлсәфәчеләр баш ваткан сорауларның берсе – нәкъ шушы. Аңа җавап табылу-табылмау синнән дә тора!

ИЮЛЬ САНЫ ШӘХЕСЛӘРЕ


«Мөмкин түгел» сүзтезмәсен белмәүчеләр:
Татарстанның иң үзенчәлекле видеоблог авторлары – кемнәр алар?
Аю булып эшләдем:
җәйге каникулын эшләп уздыручыларның хокуклары турында сөйләшәбез.
Кенәриләр, розарий һәм динозаврлар:
язучы, драматург Габделхәй Сабитов турында истәлекләр.
Җиде сорау – бер җавап:
Бадминтон турында «Б»дан «Н»га кадәр.
Хәрам икмәк буламы?
Хәләл һәм хәрам ризыкларны аерырга өйрәнәбез.
«Мин Таня өчен кайгырдым»:
Карелиядә булган фаҗигадән без нинди сабак алырга тиеш?

ИЮЛЬ САНЫ ТӘҖРИБӘСЕ


Булимия:
нәрсә ул, ник барлыкка килә һәм аннан ничек котылырга?
Смартфон балык тотарга булыша:
«иң җәйге» кушымталарга күзәтү.
Исәнме, ефәк ханым!
«Ялкын» битләрендә танылган төрек язучысы Орхан Памук әсәрләренә нигезләнеп төзелгән махсус маршрут буенча Төркияне гиз!
Ничек танырга соң аларны?
Янәшәбездә генә яшәүче халыкларның тагын берсе – мордва халкының «сандык»ларын ачабыз бу санда.

ИЮЛЬ ИҖАТЫ


«Яфрактагы нота»:
«Ялкын»ның күптәнге дусты – танылган шагыйрь Гәрәй абый Рәхим шигырьләре.
Тәүбә:
Саба районы Явлаштау мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Рәфидә Галимҗанова хикәясе.
Колаклы Керпе турында әкият:
Әгерҗе районы Тирсә мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Руфинә Галиева әкияте.
Очрашу ноктасы:
Кая барырга? Нәрсә карарга? Кайда катнашырга?
Иртәгәдән син – фотограф!
«КӘРӘЗ КЛУБ» фотомәктәбе йомгаклары.
«Ялкын» VIP
клубының беренче әгъзалары: танышабыз!
«Безнең фикер»ебез бар:
татарча дебат уеннары сине көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев