Логотип Идель
Ялкын

ИСЛАМ: ЕГЕТ ҺӘМ КЫЗ

Ислам дөньясын аркылыга һәм буйга гизүебезне дәвам итеп, әхлак һәм шәригать күзлегеннән караганда иң әһәмиятле темаларның берсенә килеп җиттек. Кыз һәм егет. Мөнәсәбәтләр нинди була ала?

Дин кешене һәртөрле явызлыктан һәм “яшьлектә грамматик булып, картлыкта драматикка әйләнә торган” хаталардан араларга тырыша. Күпләр исламның мондый роле турында уйланмыйлар да. Дин – иҗтимагый күренеш, Аллаһның әмерләре кешегә һәм аның җәмгыять тормышына турыдан-туры кагыла.

ЧИТ КЕШЕЛӘР


Егет һәм кыз мөнәсәбәтләрендә истә калдырырга кирәк булган беренче үзенчәлек менә нинди: никахта тормаган һәм туган булмаган кыз һәм егет бер-берсенә чит кеше дип санала. Димәк, егет кеше чит кызга кагылудан сакланырга, аны кочаклау, аның белән ялгызы гына калудан тыелырга тиеш.

“Аралашырга да ярамый әллә?” дип уйлаучылар булырга мөмкин. Һичшиксез, аралашу тыелмаган. Һәр эштә урталык сакларга, сабыр булырга һәм әхлакка буйсынырга кирәк. Хат алышасызмы, телефоннан сөйләшәсезме, һәрвакыт һәм һәр урында мөселман кешесе Аллаһының әмерләре турында истә тотсын.

ҺӘРТӨРЛЕ ӘДӘП


Диндә аралашуның үз әдәбе булуы билгеле. Кыз белән егет мөнәсәбәтләрендә бу әдәпләр аеруча актуальләшә. Бер-береңә чиксез хөрмәт белән карау, тупас һәм дорфа сүзләрдән баш тарту һәм чик саклый белү – боларны да истә тоту мөһим.

“Мин сезгә хатын-кызларга карата яхшы булырга, хөрмәт һәм түбәнчелек белән карарга кушам”, - дигән Мөхәммәд с.г.в.

МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА БЕР СҮЗ


Шундый хәдис бар: «Иманның ләззәтен өч сыйфатка ия булган кеше татыр: Аллаһны һәм Аның Илчесен барыннан да көчлерәк яраткан, Аллаһ хакына башка кешене сөйгән һәм Аллаһ бер тапкыр кәферлектән арындыргач, утка керергә теләмәгән кебек үк, яңадан гөнаһка кайтырга да теләмәгән кеше».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев