«ИСКЕ КАЗАНДА – МИЛЛИ МОҢНАР» ХӘЙРИЯ ФЕСТИВАЛЕ»

Бер төркем татар эстрадасы җырчылары ДЦП, рак белән авыручы балаларга ярдәм итү һәм тарихи әһәмияткә ия булган Иске Казан музей-тыюлыгын халыкка таныту проектында берләшә. Ул икенче тапкыр оештырыла, узган ел хәйрия концерты иде, быел хәйрия фестивале буларак үтә.

Кайчан: 23 август, 14:00

Кайда: «Иске Казан» тыюлыгы, Биектау районы, Камай авылы

23 августа көндезге икедә Биектау районы Камай авылындагы музей-тыюлыкта «Иске Казанда милли моңнар» хәйрия фестивале уза. Анда иң танылган 30га якын татар җырчылары катнаша:Илнар Ялалов, Илшат Вәлиев, Илназ Гарипов, Гөлнара Габидуллина, Нурзадә, Зәринә Хәсәншина, Эльмира Сөләйманова, Данир Сабиров, Марсель Вәгыйзов,  Энже Шәймурзина, Рәсим Низамов, Мөнир Рахмаев, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, ИлСаф, Резедә Шәрәфиева, «Сорнай» ансамбле, Чәчкә, Гүзәлия, Дилә Нигъмәтуллина һәм башкалар.

Хәйрия бәйрәмендә Иске Казан комплексы буенча экскурция, кызыклы уеннар, ярминкәләр дә каралган. Ярминкәдән кергә акча да хәйрия фондалыран тапшырылачак. Шулай ук «Татмедиа» оешмасының «Сабантуй», «Ялкын», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының вәкилләре татар матбугаты белән таныштырачак, уеннар уйнатып, бүләкләр бирәчәк.

Проектның төп максаты һәм шигаре – милли моңнар белән рухланып, «Ярдәм» һәм Анжела Вавилова хәйрия үзәкләрендәге авыру балаларны тернәкләндерүгә өлешебезне кертү!

«Иске Казанда милли моңнар» хәйрия фестивале оештыручылары «Ярдәм» һәм «Бәхетле дөнья» милли хәйрия фондлары. Проектның авторы – журналист, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Исхакый.

https://youtu.be/LeAXNNVlJDo

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2650
    0
    16
  • 6 сентябрь 2020 - 13:31
    МӘХӘББӘТ ТОЗАГЫ "Тавык төшенә тары керә” ди халык. Финанс-экономика институты студенты Рәсим төшендә үзен банк директоры итеп күреп ятканда гына ишек шакыдылар. “Их, нечкә билле чибәркәй – сәркатиб кабинетка килеп кергәч кенә уяттылар”, – дип сөйләнә-сөйләнә ишек ачырга юнәлде. Ә ишек артында… Әле генә төшендә күргән сәркатиб кыз басып тора иде.
    811
    0
    2
  • 13 сентябрь 2020 - 13:56
    КАЛАЙЧЫ КӘЛҮК Җиңел сөякле бабай, аягына эрҗинкә галушларын киеп алды да болдыр баскычыннан җәһәт кенә ишегалды чирәменә төште. Тагын бер кинәнеп арлы-бирле йөренгәләде. Алгысый иде аның күңеле, очына иде. Менә нидер эшлисе генә килеп тора бит. Ниндидер бер гайре табигый эш. Әмма дә ләкин файдалы эш булсын иде ул. Тиктомалдан чуарланып йөрергә яшь-җилкенчәк түгел лә ул! Хәкимәсе: «Вәт маладис, картым! Вәт булдыргансың, атасы!» – дип әйтерлек булсын. Мактаганны ярата ул. 
    699
    0
    5

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019