Логотип Идель
Ялкын

«ИСКЕ КАЗАНДА – МИЛЛИ МОҢНАР» ХӘЙРИЯ ФЕСТИВАЛЕ

Бер төркем татар эстрадасы җырчылары ДЦП, рак белән авыручы балаларга ярдәм итү һәм тарихи әһәмияткә ия булган Иске Казан музей-тыюлыгын халыкка таныту проектында берләшә. Ул икенче тапкыр оештырыла, узган ел хәйрия концерты иде, быел хәйрия фестивале буларак үтә.

Кайчан: 23 август, 14:00

Кайда: «Иске Казан» тыюлыгы, Биектау районы, Камай авылы

23 августа көндезге икедә Биектау районы Камай авылындагы музей-тыюлыкта «Иске Казанда милли моңнар» хәйрия фестивале уза. Анда иң танылган 30га якын татар җырчылары катнаша: Илнар Ялалов, Илшат Вәлиев, Илназ Гарипов, Гөлнара Габидуллина, Нурзадә, Зәринә Хәсәншина, Эльмира Сөләйманова, Данир Сабиров, Марсель Вәгыйзов,  Энже Шәймурзина, Рәсим Низамов, Мөнир Рахмаев, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, ИлСаф, Резедә Шәрәфиева, «Сорнай» ансамбле, Чәчкә, Гүзәлия, Дилә Нигъмәтуллина һәм башкалар.

Хәйрия бәйрәмендә Иске Казан комплексы буенча экскурция, кызыклы уеннар, ярминкәләр дә каралган. Ярминкәдән кергә акча да хәйрия фондалыран тапшырылачак. Шулай ук «Татмедиа» оешмасының «Сабантуй», «Ялкын», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының вәкилләре татар матбугаты белән таныштырачак, уеннар уйнатып, бүләкләр бирәчәк.

Проектның төп максаты һәм шигаре – милли моңнар белән рухланып, «Ярдәм» һәм Анжела Вавилова хәйрия үзәкләрендәге авыру балаларны тернәкләндерүгә өлешебезне кертү!

«Иске Казанда милли моңнар» хәйрия фестивале оештыручылары «Ярдәм» һәм «Бәхетле дөнья» милли хәйрия фондлары. Проектның авторы – журналист, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Исхакый.AfishaISKE-KAZAN(new)230815

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев