«ИСКЕ КАЗАНДА – МИЛЛИ МОҢНАР» ХӘЙРИЯ ФЕСТИВАЛЕ

Бер төркем татар эстрадасы җырчылары ДЦП, рак белән авыручы балаларга ярдәм итү һәм тарихи әһәмияткә ия булган Иске Казан музей-тыюлыгын халыкка таныту проектында берләшә. Ул икенче тапкыр оештырыла, узган ел хәйрия концерты иде, быел хәйрия фестивале буларак үтә.

Кайчан: 20 август, 14:00

Кайда: «Иске Казан» тыюлыгы, Биектау районы, Камай авылы

20 августа көндезге икедә Биектау районы Камай авылындагы музей-тыюлыкта «Иске Казанда милли моңнар» хәйрия фестивале уза. Анда иң танылган 30га якын татар җырчылары катнаша: Илнар Ялалов, Илшат Вәлиев, Илназ Гарипов, Гөлнара Габидуллина, Нурзадә, Зәринә Хәсәншина, Эльмира Сөләйманова, Данир Сабиров, Марсель Вәгыйзов,  Энже Шәймурзина, Рәсим Низамов, Мөнир Рахмаев, Азат һәм Алсу Фазлыевлар, ИлСаф, Резедә Шәрәфиева, «Сорнай» ансамбле, Чәчкә, Гүзәлия, Дилә Нигъмәтуллина һәм башкалар.

Хәйрия бәйрәмендә Иске Казан комплексы буенча экскурция, кызыклы уеннар, ярминкәләр дә каралган. Ярминкәдән кергә акча да хәйрия фондалыран тапшырылачак. Шулай ук «Татмедиа» оешмасының «Сабантуй», «Ялкын», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының вәкилләре татар матбугаты белән таныштырачак, уеннар уйнатып, бүләкләр бирәчәк.

Проектның төп максаты һәм шигаре – милли моңнар белән рухланып, «Ярдәм» һәм Анжела Вавилова хәйрия үзәкләрендәге авыру балаларны тернәкләндерүгә өлешебезне кертү!

«Иске Казанда милли моңнар» хәйрия фестивале оештыручылары «Ярдәм» һәм «Бәхетле дөнья» милли хәйрия фондлары. Проектның авторы – журналист, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Исхакый.

1нчеАфиша

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1252
    0
    6
  • 26 гыйнвар 2021 - 12:03
    КУРЧАК Эшкә урнашып, тәүге хезмәт хакын кулга алгач та, Фидәния кибеткә керде дә  беренче әйбере итеп үзенә кием дә, аяк киеме дә, бизәнгеч тә түгел, ә... курчак сатып алды.
    1100
    0
    1
  • 5 февраль 2021 - 13:01
    ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
    426
    0
    0

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019