Ялкын
ТАВЫШ БИРӘМ СИҢА, КАНДИДАТЫМ ЖАК ФУРНЬЕ!
Беләсегез килсә, быел барлыгы 6 500 кандидат депутат урынына утырырга ниятли. Тавыш биргәндә, кемнең кем икәнен каян белеп бетерәсең инде??? Менә кем ничек, ә безнең редакциядә сайлау алды дебатлары уза. Башта үзәктән кандидатлар исемлеген белешәбез, аннары һәр кандидатның кем икәнен ачыклыйбыз, уртак әңгәмә, фикер алышу оештырабыз.
Беләсегез килсә, Римда Папа сайлау вакытында шундыйрак яшерен традиция булган: кандидатлар белән якыннан таныша алмаганга күрә, кардиналлар иң танылмаган кандидат өчен тавыш бирәләр дә, беренче тур сайлауларының нәтиҗәләренә карап, икенче турда иң көчле кандидатка тавыш биргәннәр. Шулай, беренче турдан соң күпчелек кемне яклап чыгуын ачыкларга җыенганнар, күрәсең. Система, бәлки, заманында эшләгәндер дә... ләкин 1334 елда уеннан уймак чыга. Бөтен кеше Жак Фурньега тавыш бирә... Жак – популяр кандидат түгел, әлбәттә, ләкин бер тавыштан җиңеп чыга. Икенче этапка кирәк тә калмый... Шулай Бенедикт XII идарә тарихы башланып китә. Менә шулай... Уеннан уймак чыкмасын өчен һәр адымыгызны уйлап кына атыгыз! Ә без сезне сайлау үзәкләрендә көтеп калабыз.
Барлык журналистларыбызның позициясен ачыклагач кына, сайлау үзәгенә юл тотабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев