Логотип Идель
Ялкын

"ИРЕК БАҺМАНОВ ВАФАТ"

2015 нче елның 23 нче ноябрь иртәсендә Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов үлгән.

Соңгы вакыт Ирек Баһманов авырган.


Мәрһүм белән хушлашу 24 ноябрь көнне 10:00дә Камал театры бинасында узачак.


Артистны иртәгә яңа татар бистәсе зиратында күмәчәкләр.


Якыннары, туганнары, иҗатташларының тирән кайгысын уртаклашабыз...


Белешмә:



Ирек Баһманов 1932 елның 6 гыйнварында Татарстанның Әлмәт шәһәрендә туа. 1951-1954 елларда — Төньяк флотта диңгезче, 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Республика күчмә театрында эшли башлый. 1964 елдан — Татар академия театрында эшләгән.

Рольләре:
Фәйзулла — «Яшь йөрәкләр» Ф.Бурнаш
Әлибәк, Җантай — «Гүзәлем Әсәл»
Гатбаев — «Ахырзаман» Ч.Айтматов
Каюм — «Шамил Усманов» А.Гыйләҗев, А.Яхин
Мишка — «Зәңгәр шәл» К.Тинчурин
Мөәзин — «Казан сөлгесе» К.Тинчурин
Новожилов — «Бер төн» Б.Горбатов
Инсаф — «Әни килде» Ш.Хөсәенов
Рисположенский — «Агай-эне ак мыек» А.Островский
Хименес — «Канлы күләгәләр» Г.Боровик
Мостаев — «Канкай углы Бәхтияр» Т.Миңнуллин
Искәндәр — «Әлдермештән Әлмәндәр» Т.Миңнуллин
Саттар — «Монда тудык, монда үстек» Т.Миңнуллин
Бариев — «Вөҗдан газабы» Т.Миңнуллин
Фәһим — «Дуслар җыелган җирдә» Т.Миңнуллин
Рафис — «Хушыгыз!» Т.Миңнуллин
Алексей — «Илгизәр + Вера» Т.Миңнуллин
Шәйхерази — «Өч аршын җир» А.Гыйләҗев
Марат — «Эңгер-меңгер» А.Гыйләҗев
Сәгыйть — «Бәхетсез егет» Г.Камал
Ахун — «Хуҗа Насретдин» Н.Исәнбәт
Валера — «Мирас» Г.Каюм
Василий Павлович — «Боз астында дулкын» Ә.-Т.Рахманкулов
Аксәет — «Идегәй» Ю.Сафиуллин
Кадерхөрмәтов Солтан Хәсибуллович, драматург -Суган чәчәге
Хәзрәт -Казан сөлгесе
1 кнәз -Ханума
Перчихин -Өзелгән өмет
Көрпә -Арбалы хатыннар
Җәүдәт -Бабайлар чуагы
Икенче карт -Зәңгәр шәл
1 доверенный -Банкрот
Лорд - Лондон мэры -Ричард III
Имам -Минем исемем Кызыл
Вәзирләр -Хуҗа Насретдин

Мәгълүмат Матбугат.ру үзәгеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев