«ҖИР ШАРЫ КЫЗУРАК ӘЙЛӘНГӘНДӘ... »

Сәяхәтче бакалар

Болай дигәнгә үпкәләмиләр инде алар. Чөнки дөресе шул.  Меңләгән яшьтәшләре шикелле гап-гади мәктәптә  (Сарман районы Җәлил бистәсе) укый башласалар да, соңрак әти-әниләре белән Төньяк Африкада, Ливиядә 3 ел яшәделәр. Триполи шәһәрендәге илчелек мәктәбендә дөньяның уннан артык иленнән килгән малайлар-кызлар белән бергә белем алдылар. Елына ике тапкыр туган якка кайтканда очкычлары Төркия, Австрия, Италиядә тукталышлар  ясады. Узган ел әти-әниләре белән Испаниядә ял итеп кайттылар. Тимурның Англиядә булуын да санасаң, алар күргән илләр шактыйга җыела.  Ә быел җәй аларга ‒ Әлмәттәге Риза Фәхреддин исемендәге гимназиядә укучы абыйлы-сеңелле Тимур һәм Алинә Сафиуллиналарга  Американы да ачарга туры килде.

Алинә: «Фейерверк белән озаттылар...»

Инглиз теле белән кечкенәдән кызыксынам. Аның кирәклеген үз «тире»мдә күп тапкыр татырга туры килде. 8нче сыйныфны яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, әти-әнием абыем белән мине  Америкага  җибәрергә  булдылар. Төгәлрәге, Калифорния штатының Санта-Кларита шәһәренә.  Без махсус  тел өйрәнү курслары буенча  Америка гаиләләрендә яшәячәкбез икән.  Булачак яңа “әти-әниләребез” безне аэропортта ук каршылап, өйләренә алып киттеләр.  Минеке – ике катлы зур йорт. Ишегалдында – бассейн, джакузи. Яшел чирәм өстендә  ике эт йөгерешә. Мондагы әти-әниемнең кызлары да икәү: Шэннон белән Клортни, миннән зуррак яшьтә булгач, апа дип йөрттем үзләрен.

Без Америкага ял итәргә генә түгел, укырга, инглиз телен тирәнтен өйрәнергә дип  бардык. Мәктәптә безне төрле төркемнәргә бүлделәр. Төркемебездә руслар белән бергә  испаннар, французлар, финнар да бар иде. Шундый кызык: һәр милләт үзенчәлекле. Әйтик,  испаннар ‒ безнеңчә итеп әйтсәк, «хисле хәсәннәр», французлар ‒ нишләптер, кытайлар шикелле кысык күзлеләр. (Бәлки, елмаерга  яратканга шулайдыр, елмайганда күз кысыла бит ул.)  Ә финнарның кызлары ак салам чәчле, шундый сөйкемлеләр.

Дәресләрдән соң безне мәктәп автобусы төрле сәяхәтләргә, паляжга,  күңелле чараларга алып китә иде. Сан-Франциско шәһәренә сәяхәтебез аеруча нык истә калды. Без анда 3 көн булдык,  Шәһәрне карап йөргәндә, Мәскәү егете Артём төркемебездән адашып калды.  Без башта  абайламадык, ә белгәч, тәмам кайгыга баттык.  Чит илдә, бер белмәгән шәһәрдә, берүзе бит, дип уфтандык. Ә ул югалып кала торганнардан түгел икән. Йөри торгач, Джек исемле бер йортсыз-җирсез кеше (бомж) белән танышкан. Алар безне эзләп йөргән арада дуслашканнар, фоторәсемгә төшкәннәр. Такси белән бөтен районны  әйләнеп, без җыелачак «Бургер Кинг» кафесын эзләгәннәр. Йөри торгач, тамаклары ачкач, Артём Джекны Макдональска алып кереп  сыйлаган. Шулай кәеф-сафа корып йөргәч, Мәскәү малаеның кесәсе бушап калган. Аның акчасы беткәнне белгәч, Джек таксига бер банк янында туктарга кушкан. Ә үзе, йөгереп банкка кереп, счётыннан соңгы  15 долларын алып, Артёмга биргән. Ярдәм итәсе килгәндер инде,  Нишләргә белмәгән Артем башын күтәреп караса, каршысында ул эзләгән кафе тора икән. Без аның табылуына чиксез шатландык, һәммәбез дә аны кочаклап чыктык.

Безнең күңелне күрергә теләптер инде, Дисней Лендка да алып бардылар. Дөресен әйтим, анда миңа бик ошамады, кызык тоелмады. Ул күбрәк кечкенәләр өчен. Ә без зурлар бит инде хәзер.

Әллә Җир шары тагын да кызурак әйләнде, Америкадагы  сәяхәтебез төш шикелле бик тиз үтеп китте. Әле кичә генә океан өстеннән 9 сәгать очып, моңарчы кинолардан гына күреп белгән илгә килгән идек, инде китәргә дә вакыт җиткән.

Мин биредә бик  күп дуслар таптым. Телләребез төрле булса да,  теләкләребез бер икән. Безнең илләрне бүлгән чикләргә исебез китмичә, дус яшисебез килә. Саубуллашканда беребез дә күз яшьләрен тыеп тора алмады, якын туганнарыбыздан аерылган шикелле авыр булды. Бигрәк тә, инде чынлап үз итәргә, яратырга  өлгергән “гаиләм”нән аерылу кыен булды.  Мин китәсе төнне гаиләм саубуллашу фейерверкы оештырды. Күккә чәчелгән аллы-гөлле йолдызчыкларга  карап мин: «Китүемә  шулай сөенәсезме әллә?» – дип шаярткан булдым. Алар колакларына кадәр елмайдылар да: «Юк, синең Америка турындагы хатирәләрең шулай җете, якты булсын өчен  тырыштык», – диделәр.

Тимур: «Голливудтагы Кызыл келәмне күрдем»

Узган ел  Англиядә мондый тел өйрәнү курсларында булган идем инде, кем әйтмешли, тәҗрибәм бар. Шуңа да миңа әти-әниләр быел сеңелемне дә ышанып тапшырдылар.  Дөрес, без икебез ике гаиләдә яшәдек. Бер гаиләдә  бер илдән бер бала гына яши ала, икенчесе башка  илдән булырга  тиеш икән.  Моның сәбәбе аңлашыла, әгәр бер илдән ике бала булса, алар һаман шул ук үз телләрендә аралашачаклар бит. Ә безнең курсларның максаты – инглиз телендә әйбәт сөйләшергә өйрәтү.

Американ «әтием»  комедия актёрлары шикелле бераз мәзәгрәк һәм оялчанрак кеше иде. Исеме Роджер. Мин аның кыюсызлыгын беренче очрашуда ук сиздем. Башка булачак «әти-әниләр» үз «балаларын» эзләп, тыз-быз чабып йөргәндә, ул тыныч кына бер почмакта басып, һәр баланы җентекләп күзәтеп тора иде. Ләкин ул мине бик тиз тапты, чөнки кулында минем фотосурәтем иде. Без елмаеп исәнләштек тә, Испания балаларын китерә торган автобусны көтеп тордык. Чөнки минем  күршем испан егет Алещ булачак икән.

Каталон милләтеннән булган  Алещ белән  уртак телне тиз таптык. Аның әтисе белән әнисе аерылышкан икән. Ләкин ул күңелсезләнми, бәлки, сер генә бирәсе килмәгәндер. Шунда мин үземнең әти-әниемә безне ятим итмәүләре өчен эчемнән  мең рәхмәтләр укыдым. Испан егете  футбол һәм шау-шулы кичәләр ярата икән. Кибеткә кергәч, без барлык әйберләрнең дә «натуральный» дигәнен сайларга тырыштык, чөнки икебез дә сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз. Алещ  фитнес тренеры булырга  да  хыяллана.

Өебез ике катлы, сигезләп зур бүлмәдән тора.  Ишегалдында зур бакча, бассейн, джакузи.

Без атнасына 4 көн укыдык, 2 көн яңа әти-әниләребез белән бергәләп ял иттек. Каникулда укып утырганнар дип, кызганырга ашыкмагыз, безнең дәресләр уен формасында, бик күңелле һәм кызык үтә иде.  Без шул кыска гына вакыт эчендә инглиз телен «су урынына эчсен» өчен укытучыбыз  Морган  бик тырышты. Яңа «әти»ем дә инглиз теле укытучысы булганга, миңа бәхет икеләтә елмайды, аңламаганнарны аңардан сорый идем.

Дәресләрдән соң безне кызыклы экскурсияләр көтә иде. Бигрәк тә Сан Франциско шәһәрендәге  «Алты флаг» аттракционнар паркы нык  ошады. Ул  бик биек һәм бик текә  «америка таулары»ннан тора. Аларда шуның кадәр куркыныч, төшкәнче йөрәгеңне учлап утырасың.

Барлык фильмнарның инкубаторы булган Голливудны күрү дә хәтеремдә озак сакланыр.  Анда гел нәрсәдер булып тора: ул таяк тыгып болгаткан кырмыска оясыдай гөж килә. Әнә, «Кариб пиратлары»ннан Джек Воробей басып тора. Аңардан ерак түгел трансформер урнашкан, урамның теге ягында Майкл Джексон һәм Дарт Вейдор  рәсемгә төшәргә чакыра...

Бәхет миңа монда да елмайды – мин атаклы Кызыл келәмне җәйгәннәрен күрдем. Кемнедер, мөгаен, берәр кино йолдызын каршы алырга әзерләнеп прожекторлар кабызганнар, операторлар аппаратларын әзерли, сакчылар йөгерешә. Ләкин, кызганыч, бу традицион келәмнән кем узганын көтеп торырга вакытыбыз җитмәде.

Америка миңа бик ошады. Ул төрле төсле кыйпылчыклардан торган калейдоскоп сыман. Караган саен яңача ачыла.  Мин анда яшәп калырга да риза булыр идем. Беренчедән, бүре кебек куркытып, дер калтыратып торган БДИ бирәсе булмый, икенчедән, рәхәт ирекле тормыш. Ләкин әти-әниемнән башка яши алмам шул, аларны  бик сагынырмын дип кенә «калмаска булдым». =)

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 3 гыйнвар 2020 - 13:07
    ҮГИ ӘНИ Чит авылга килен булып төшкәч, ут күршем дә, киңәшчем, таянычым да Әминә апа булды. Җор күңелле, шатланып, җырлап кына йөри торган апа иде ул. Өч улының өзелеп яраткан әнисе, Ядъкәр абыйның тугрылыклы хатыны иде.
    4399
    2
    64
  • 7 гыйнвар 2020 - 22:36
    ӨЧ ТУГАН − Кызым, йонны алай тарткалама, сузгалама, ярыймы? Менә болай көйләп кенә, аермый гына яз.  Алай өзгәләп бетергәч, ничек  аны җепкә оештырырга, ничек  эрләргә була? Оекбашсыз каласың бит! Нәни куллары белән йон язып утырган Лилия, әнисе күрсәткәнчә эшләргә тырышса да, онытылып китеп уйный башлый.
    4097
    3
    60
  • 13 гыйнвар 2020 - 17:12
    ГОМЕРЛЕ КОЕ “Авылыбызның бер чишмәсе миңа аеруча якын, – дип сөйләп китте, ике ел элек кенә бакча күршебез булып киткән Наилә апа. Дөресрәге, авылдан бераз читтәрәк ул, урман юлы буенда. Ата-бабаларның чишмәне “Гомерле кое” дип атаулары юктан гына булмагандыр – авылыбызның озын гомерле кешеләре байтак. Гадәттә коены – кое диләр, чишмәне – чишмә. Нишләп “Гомерле чишмә” түгел?
    3577
    2
    38

Блоглар
  • 28 ноябрь 2019 - 16:46
    СИН КАҺВӘНЕ ДӨРЕС ЭЧӘСЕҢМЕ?
    Юк, дустым, мин сине ничек дөрес итеп чокыр тотарга, матур итеп эчәргә өйрәтмим, анысын син миннән башка да яхшы беләсеңдер. Сүз бераз башка әйбер хакында.
    Гүзәл Закирова
    436
    0
    0
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019