Логотип Идель
Ялкын

IPHONE, IPAD ӘКИЯТЛӘРЕ

Синең айфон ,айпад ,планшет кебек гаджетларың ,йә булмаса сенсор экранлы телефоның бармы? Ә  берәр дустыңныкы ,танышыңныкы ? Әгәр бар икән, димәк син инде әкият герое.Бу әкияттә синең дә,дусларың ,танышларыңның да уз роле бар.Ләкин алдан ук кисәтеп куям: бу чирлеләр әкияте.

 

«Дусларымда ‒ айфон, ә миндә юк...»

Хәзер күпләр «чын» дусларны кесәдәге кәрәзле телефонга карап кына сайлыйлар, дөресрәге, аның бәясенә, янәсе кыйммәтле телефон ияләре − бик текә кешеләр. Элек исә дустың яхшы укучылар рәтеннән, яхшы гайләдә тәрбияләнгән булса иде дип, теләгәннәрең менә хәзер шушындый чиргә килеп тоташа. Ә бит дөреслектә, бу техникаларны безгә әти- әниләр алып бирә. Арагызда минем белән килешмичә, “мин җәйге ялда үзем акча эшләп алдым” диючеләр дә булыр, ләкин бу очракта да, очко синең хисапка түгел. Эшләгәнсең, алгансың, ә аннары уку елы башланыр алдыннан әти – әниеңнен кесә янтыкларын капшап әле моны, әле тегене алдырасың. Әгәр булганына “шөкер” итеп кенә, эшләгән акчаңа мәктәп өчен кирәк-яраклар алсаң, миңа калса, бик күпкә хәерлерәк булыр иде. Ләкин шулай да,“минем бөтен дусларымның айфон, ә минеке юк” дип, яманлап, әти – әнидән кыйммәтле телефон алырга акча таләп итүчеләр арасында син бер башка өстә торасың.

Кесәмдә айфон, букчамда айпад, ә “Ну, погоди”га вәс-сәлам!

Бу мәкалә ике сораудан башланган иде. Менә хәзер беренче сорауга уңай җавап кайтарганнарга түбәндәгене укырга киңәшитәр идем: син заманның иң актуаль кешесе, кесәңдә айфон бар, сумкаңда айпад ята, ләкин синең уйланып караганың булдымы, алар сиңа нәрсә бирә икәнен ? Өстәмә бер акылмы, йә булмаса укытучы өстәлендәге журналга бишле билгеләреме? Юк шул! Бары тик дусларыңарасында “дәрәҗә”, оныта күрмә биш көнлек дәрәҗә, чөнки ул бүген бар, ә иртәгә булуы, булмавы билгесез. Бу бит бик гади, бер әкият кебек. Хәтерлисеңме, без, кечерәк вакытта, үлеп бетеп “Ну, погоди!” мультфильмын карадык , ә хәзер нәниләр нәрсә белән мавыга? Аларга “Смешарики”, “Bratz”, “Маша и медведь” кебек мультфильмнар кызык. Алар куян артыннан куып йөргән бүре турында белмиләрдә. Әле өстәп шуны да әйтә алам: хәзер ул мультфильмны карау закон буенча тыела. Менә шулай, заманын да иң актуаль, иң яратып караган әкияттә үз дәрәҗәсен югалтты. Ә мин сине кисәтәм: үзеңнең популярлашкан “IPhone, Ipad” әкиятенең герое икәнен таны, бу турыда уйлан, мондый дәрәҗә сиңа кирәкме? Дусларыңны башка уңайлы сыйфатларың белән сөендер, китап укы, спорт белән шөгыллән. Кыскасы, үз өстеңдә эшләп, яңа үрләрач! Әлегә соң түгел!

 

Экран белән күзгә күз

Менә хәзер үзләрендә булмыйча, дусларыныкы белән генә кулланучылар хакында да сөйләшер вакыт җитте. Мондыйларга: “Сөенерлек бер әйбер дә юк, сез дә чирли башлагансыз бит инде, ” – дип, җавап бирер идем, ләкин шулай да сез үзегездә яңа сыйфатлар ачыр өчен көч – игътиярны күбрәк таба алачаксыз, чөнки кесәгездә берни дә кызыктырып тормый, игътибарыгызны нинди дә булса, башка әйбергә юнәлтергә күпкә җиңел булачак. Сезнең бары тик бер тискәре ягыгыз булачак, ул да булса – дустыгыз белән күрешкән очракта бергә вакыт үткәрергә түгел, ә экран белән күзгә күз карашып вакыт уздыру булачак.

Игътибар: “Бучирнеңуңайягы да бар!”

Бу техника ияләреүзара жаргон сүзләрбеләнсөйләшә. АларныңтелләрендәVk, Instagram, WhatsApp, Viber, Tango, Telegram кебек сүзләр бик еш яңгырый. Бер яктан,  боларның һәркайсысы безнең вакытны ала торган кулланмалар кебек тоела, ләкин икенче яктан, уңай ягыда бар кебек. Әйтик, мәсәлән, тизарада интренетка чыгып кирәкле мәгълүмәтне табып була. Санаулы минутлар эчендә  яңа туган сорауыңа википедия җавап бирә. Ә WhatsApp, Viber, Tango һәм Telegram аша аралашу үз чиратында бик уңайлы . Монда инде “Skype”та кебек бер – береңне күреп сөйләшә дә аласын, смс хатлар да алышып була. Кыскасы, бер ияләшкән кеше өчен уңайлы мөмкинлекләр. Шуны искә алырга кирәк: бу мөмкинлекләр белән кулланган очракта айга бер мәртәбә интернет өчен түләп куйгач, башка акча алынмый, ә менә гади телефоннан һәр смс хат, һәр шалтырату өчен акча алып барыла шул.

Бу әкияттән зыян күрүчеләр

Дәлия Хөснетдинова(19 яшь): мин айфон 5 һәм айпад мини иясе. Боларның һәркайсысын әтием бүләк итте. Әйтергә кирәк, бу техникалар миндә булганнан бирле, минем бер генә дә буш минутым юк, чөнки һәрдаим әлеге гэджитларым белән мәшгүльмен. Хәтта кайвакыт дәрес вакытында да дусларымның челтәрдәге яңалыклары белән танышып утырам.

Диана Хәкимова(16 яшь):мин айфон 4 һәм айпад мини иясе. Иң сөендергәне шул: бу техникаларны мин үзем акча эшләп алдым. Ләкин бу сөенечемнең начар ягы да бар: күпчелек очракта челтәрдә тоткарланам, бик күп вакытымны исраф итәм.  Кызганыч, бер зарарлы әйбер икенче уңай якны юк итә шул.

Зөһрә Нутфуллина(17 яшь): мин планшет иясе, аны миңа әти – әнием гарәб илләреннән алып кайттылар. Бүләк алырга һәрберебез яратабыз, мин дә бик сөендем. Беренче көннәрдән үк WhatsApp, Vk,

[gallery size="medium" link="file" ids="977,975,976"]

Instagram җайланмаларын керттем һәм алардан рәхәт күрәм. Планшет җиңел  булгач, аны һәр җиргә үзең белән йөртеп була, интернет ярдәмендә тиз генә кирәкле мәгълүмәтне табып була. Ә бит компьтерны сумкага салып йореп булмый. Дусларым да минем планшетны бик яраталар, кайбер иптәшләрем планшетымдагы уеннардан аерыла да алмыйлар. Мин аларга кайвакыт ачуланам да, чөнки берлектә вакыт үткәрәсе урынына алар бала-чага кебек уен уйнап утыралар.Дөрес, үзем дә кайвакыт бу чир белән авырып алам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев