Логотип Идель
Ялкын

ИННОПОЛИС ЯРЫММАРАФОНЫ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ - ТҮБӘТӘЙ!

Россиянең IT-башкаласындагы «айтишник»ларны компьютер артында гына утыра, дип уйласагыз нык ялгышасыз. Чөнки алар спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Компьютер тычканы гына тота ала торган түгелләр.

22 апрельдә Иннополис шәһәрендә беренче тапкыр “Инноярыммарафон” узды. Кар, яңгыр явуга карамастан, республиканың инновацион үзәгендә узган ярышка 600 теркәлгән кешедән 512 кеше чыкты. Бу спорт вакыйгасы – быелгы йөгерү сезонында беренчесе.

Традицион рәвештә, ярыммарафон 3 чакрымлы дистанциягә йөгерү белән башланып китте. «Мине һава торышы бер дә куркытмады. Стартта гына без бераз туңдык. Гомумән алганда, ярыш ошады – яхшы итеп оештырылган, йөгерүчеләр өчен дә уңайлы, бернинди проблема да юк. Әгәр мөмкинлек булса, киләсе ярышларда да катнашачакмын», – ди бу дистанция җиңүчесе Алексей Соловьев.

3 чакрымлы дистанция:
Ир-атлар арасында:
1. Алексей Соловьев - 00:10:17 сек;
2. Руслан Хуснуллин - 0:10:18 сек;
3. Сергей Алексеевич - 00:10:19 сек.

Хатын-кызлар арасында:
1. Надежда Эверскова- 00:13:15 сек;
2. Юлия Соколова - 00:13:19 сек;
3. Алёна Ашаева - 00:14:12 сек.



10 чакрымлы дистанциядә Иннополис мэры Руслан Шаһалиев та катнашты.

10 чакрымлы дистанция:
Ир-атлар арасында:
1. Сергей Семёнов - 00:31:28 сек;
2. Ирек Мөбәрәкшин - 00:32:59 сек;
3. Семён Абруков - 00:35:23 сек.
Хатын-кызлар арасында:
1. Регина Волкова - 00:43:43 сек;
2. Эльвира Фатыйхова - 00:45:35 сек;
3. Мәдинә Мифтахова - 00:46:56 сек.



Вакыйганың төп дистанциясе – “21 чакрым араны кем беренче йөгереп килер?» дигән сорау беркемне дә битараф калдырмады. Нәтиҗәдә, беренчелеккә Ренат Кашапов ия булды.
Ренат Кашапов, “Инноярыммарафон» җиңүчесе:

– Һава торышы бик шатландырмаса да, мин үз нәтиҗәләрем белән канәгать. Минем өчен бу – «Казан марафоны»на әзерлек старты. Анда мин 42,2 чакрымны чабачакмын.

Быел барлык катнашучылар да паззл өлешләре формасындагы медальләр тапшырылды. Татарстанда уза торган йөгерү ярышларында катнашып, алардан бердәм паззл төзергә мөмкин. Призерлар һәм җиңүчеләр түбәтәй формасында оригиналь кубоклар да тапшырылды.

21,1 чакрымлы дистанция:
Ир-атлар арасында:
1. Ренат Кашапов - 1:05:05 сек;
2. Евгений Гурьев - 1:09:22 сек;
3. Владимир Бурзак - 1:13:10 сек.
Хатын-кызлар арасында:
1. Галина Иванова - 1:15:27 сек;
2. Оксана Акименкова - 1:15:43 сек;
3. Марина Смирнова - 1:17:18 сек.

Ярышлар календарендь киләсе вакыйга – «Казан марафоны» Татарстан башкаласында 21 майда узачак. Анда 10 мең кеше катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев