Логотип Идель
Ялкын

"ИНГЛИЗ ЙӨРӘГЕНДӘ... ГАЗОН БАР!"

Уинстон Черчилль (1874-1965), Британиянең 1940-1945нче еллардагы премьер-министры, язучы, журналист:

Инглизләрнең һәрвакыт үз-үзләрен тотыш сызыгы бар, әмма ул туп-туры түгел.
Британнар – үз хәлләренең чиктән тыш яман булуын әйткә нне ярата торган бердәнбер милләт.
Британнарның девизы – бизнестан да мөһимрәк берни юк!

oscar_wilde


Оскар Уайльд (1854-1900), язучы:
Инглизләрнең аек акыллылыгы ул – ата-бабалардан мираска калган ахмаклык.
Мин Англиядә һава торышыннан кала бернәрсәне дә үзгәртмәс идем.


 

 

 

 

 

 

джонДжон Леннон (1940-1980), рок-музыкант, «The Beatles» төркеменә нигез салучы:
Без бу дөньяны үзгәртергә теләгән идек... тик ул барыбер шул ук булып калды. Көньяк Африкага һаман да корал саталар, кара тәнлеләрне урам уртасында үтереп китәләр. Кешеләр элеккечә фәкыйрьлектә иза чигә һәм аларның өсләреннән күселәр чабыша. Бай эшлексезләр генә Лондон урамыннан соңгы мода буенча тегелгән «чүпрәк»ләргә төренеп йөри тора.

 

 

 

 

 

 

ilaskih001p1Гарольд Джозеф Ласки (1893-1950), политолог, язучы:
Уенның тәртипләре җиңү китерерлек булмаса, инглиз джентельменнары тәртипләрне алыштыра.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Novalis-1Новалис (1772-1801), язучы:
Англия үзе генә түгел, ә анда яшәүче һәрбер инглиз дә – утрау.


 

 

 

 

 

 

 

 

 

Лев ЛандауЛев Ландау (1908-1968), физик:
Инглиз телен белергә кирәк! Иң ахмак инглизләр дә бу телне ярыйсы гына белә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Никос КазандзакисНикос Казандзакис (1883-1957), язучы, тәрҗемәче:
Әгәр сез берәр инглизнең йөрәген «ачып карасагыз», ул йөрәкнең иң түрендә чирәме тигез итеп кистерелгән газон табачаксыз. Инглизләрнең оҗмахын газоннар бизәп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев