Логотип Идель
Ялкын

"ҖИМЛЕГЕМӘ КЫЗЫЛТҮШ КИЛГӘН"

Соңгы вакытта планетабызда глобаль җылыну турында еш сөйлиләр. Шуңа да карамастан, безнең төньякта урнашкан илебездә кышлар карлы да, салкын да була. Ач организмга җылыну өчен энергия җитми! Ә кар-боз астыннан ризык табу җиңел түгел.


Сүзебезнең кошлар турында барганын аңлагансыздыр инде. Галим-орнитологлар әйтүенә караганда, кышын һәр 10 песнәкнең 9ы үлә. Ачлыктан, гадәттә. Күчмә кошлар җылы якка китеп беткән, ә монда калганнарына, әлбәттә, без, кешеләр, булышырга тиеш. Алар безне сайрап кына куандырмый, яз, җәй көннәрендә бакчаларыбызны, кырларыбызны корткыч бөҗәкләрдән арындырырга да булыша бит әле. Шуңа күрә безнең климат зонасында аларны ашату зарури. Кошлар без куйган җимлекләрдән ризык таба алса, аларның язга кадәр яшәячәкләренә өмет бар, дигән сүз.Manger 1  Foto Rustam Muhammadzian


Җимлекләрне үз кулыбыз белән теләсә нинди материалдан ясый алабыз. Фотолардагы агач җимлек кечкенә өйне хәтерләтә, тик стеналары гына юк. Андый «өйләр»не агач, куак тирәсенә элсәң, куркыныч янаганда, кошларга качу җиңел була.Manger 3  Foto Rustam Muhammadzian


Сөт пакетлары, катыргы, пыяла банка, пластик шешәләрдән дә менә дигән җимлек ясарга була. Аларны чыпчык, песнәк сыман нәни кошчыклар үз итәчәк. Җимлек капкынга әйләнмәсен өчен, анда керү юллары ачык һәм бер-берсенә якын булып, җимлекнең төбенә якынрак итеп уелырга тиеш.Manger 5  Foto Rustam Muhammadzian


Автомат җимлекләр тагын да уңайлырак. Муенын түбәнгә каратып урнаштырылган шешәләр һәм башка шундый конструкцияләр инде алар. Пластик шешә уемнарына агачтан кашык сыман әйберләр ясап куелган (чын агач кашыклар кулланырга да була). Кошчыкка керү өчен уем иркенрәк ясала, һәм ул җимне чүпләгән саен, аның аша яңа җим өстәлә бара.


Ә нинди җим салырга? Чыпчыкка – ипи валчыклары, төрле ярмалар. Кызылтүш, миләш һәм урман чыпчыгына – кипкән миләш, аю баланы, чаган орлыгы. Купшылга – көнбагыш, солы, бодай; песнәккә – тозланмаган туңмай, ит кисәге (анысын җепкә бәйләп элсәң дә ярый).


Шунысын да онытмагыз: кошларны ашатырга алынгансыз икән инде, бу эшне туктатмагыз. Алар бит билгеле бер урында үзләрен ышыкланыр оя һәм ризык көтеп торганына ияләшә һәм ышаныч белән очып килә башлыйлар. Ярдәмегезгә ияләшкән кошлар кинәт ризыктан мәхрүм калса, һәлак булырга да мөмкин бит. Буран чыккан, юеш кар яуган һәм нык салкынайтып җибәргән чакларда, аларга карата аеруча игътибарлы булыгыз.


Рөстәм Мөхәммәтҗанов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев