Логотип Идель
Ялкын

ИЛҮЗӘ 'PEN FRIEND'ЛАР ТАБАРГА ӨЙРӘТӘ

БЕЛЕШМӘ:


Тулы исеме: Илүзә Булат кызы Хәйруллина
Туган көне: 24.03.1998
Яраткан музыкаль төркеме: Imagine dragons, My chemical romance
Яраткан җырчысы: Taylor Swift
Укый: Әтнә районы, Күңгәр урта мәктәбенең 11 нче сыйныфында



ИЛҮЗӘ 'PEN FRIEND'ЛАР ТАБАРГА ӨЙРӘТӘ


DEAR, PEN FRIEND! HELLO! HOW ARE YOU? I AM FINE. THANK YOU FOR YOUR LETTER… БУ СҮЗЛӘР ҺӘММӘБЕЗГӘ ДӘ ТАНЫШ, ӘЙЕМЕ? ӘЛБӘТТӘ, ИНГЛИЗ ТЕЛЕ ДӘРЕСЕНДӘ УЙЛАП ТАБЫЛГАН ”ДУСТЫБЫЗ”ГА ХАТ ЯЗУ ГАДӘТЕ БАР БИТ. КАЙВАКЫТ: “ЭХ, ЧЫНЛАП ТА ШУНДЫЙ ИПТӘШЕМ БУЛСЫН ИДЕ.”- ДИП ТӘ УЙЛАГЫНЫЗ БАРДЫР. Ә МЕНӘ БЕР КЫЗНЫҢ ТЕЛӘГЕ ЧЫНГА АШКАН!


Ул серле кызыбыз  - Илүзә Хәйруллина.  Моңарчы аның белән таныш булсам да, якыннан белми идем. Әйе, ул безнең беребездән дә аерылмый, ләкин инглиз теленә шулкадәр чумганын белгәннән соң, мин чынлап әйткәндә шаккаттым.  Инглиз теленнән нинди генә олимпиада, нинди генә конкурс булмасын, ул барсында да җиңүче! Шаярмыйм ла, дөресен сөйлим! Ә иң кызыгы шунда: аның Татарстанда гына түгел, Чехия, Германия, Ирландия дә танышлары бар. Юк, юк, ул икенче җирдән күчеп килмәде, ә менә чып-чын татар авылы кызы. Я, кызыкмы? Алайса киттек!


- Илүзә, син ничек инглиз телен өйрәнә башладың?


- Ул сигезенче сыйныфта башланды. Ул вакытта кореялылар белән “шашкан” вакыт.  Интернеттагы төркемдә чит ил кешеләре яза иде. (Interpals penpal дигән сайт ул. Кызыкынучылар өчен бу сайт бик күңелле булачак, минемчә. Тик инглиз телен белү зарур.) Шулай мин алар белән скайп аша сөйләшеп карарга булдым. Дус  кыз белән бергә сөйләшкәндә инглиз телен белмәгәнгә оят булды, ә алар шундый тиз сөйлиләр. Инглиз теленә шуннан бирле ныклап кереп киттем. Корейларны оныттым да, инглизләргә күчтем.


- Инглиз теленнән БДИны авыр диләр. Ни өчен син бирергә булдың?


- Әйе, дөрестәндә, ул бик авыр. Киләчәк һөнәремне инглиз теле белән бәйләргә телим, шуңа күрә сайладым. Шуңа БДИны әйбәт кенә бирү минем хыялым инде ул.


- Димәк, Бөек Британиягә бару теләге бар инде?


- Әлбәттә! Телне өйрәнү генә җитми, аны шомартып торырга да, яңа материаллар да үзләштерерә дә кирәк.  Моның өчен инглиз теле илләрен күреп кайту иң яхшы вариант. Минем дә шул максаттан, Англиягә, Германиягә һәм Австралиягә барасым килә.


- Инглиз теле белән беррәттән, башка телләр белән дә кызыксынасыңмы?


- Дөрес әйтәләр икән, телләр өйрәнгән саен тагын да кубрәк өйрәнәсе килә дип. Инглиз теленнән тыш мин немец телен өйрәнергә тырышам, ләкин имтиханнар булу сәбәпле аңа вакыт житкереп булмый. Ләкин якты киләчәктә мин җиң сызганып аны да үзләштерермен дип улыйм. Шулай ук, "Сәләт Биләр" Форумында булганда мин ялгыш кына итальянча мастер-класска эләктем. Шуннан соң итальянча да өйрәнәсе килә башлады.


- Син скайп аша сөйләшәм дисең, авырлыклар килеп чыкмыймы?


- Әйе, андый хәлләр еш булгалый. Чит ил кешесе белән сөйләшеп ияләнмәгәч, каушап та каласың.  Шуның өчен мин паральлель рәвештә переводчик ачып куям, кайвакыт сүзләр дә онытыла бит, тиз генә сүзләрне һәм җөмләләрне тәрҗемә итеп алам. Аралаша башлаганчы мин үземнең инглиз телен бик үк белеп бетермәвем турында алдан ук әйтеп куям. Алар минем хаталарым чыкса, бик теләп төзәтәләр һәм булышалар.


- Инглиз телен өйрәнү укуыңа комачау итмиме?


- Күбесенчә мин индивидуаль рәвештә шөгыльләнәм, шуңа күрә ул миңа, киресенчә, укуымда бик булыша.


- Үзеңнең татар кызы икәнеңне әйтәсеңме соң?


- Аралаша башлаганчы мин үземнең кайсы яктан һәм милләтемне әйтеп куям.  Кайберләре минем татар икәнемне белгәч, аптырыйлар. Чөнки татарлар турында бик аз ишетеп беләләр яки бөтенләй белмиләр. Ләкин бу сәбәп түгел. Чехиядәге һәм Германиядәге дусларыма бу кызык булып китте, хәттә алар да татарча өйрәнә башлады.


ОЧ


- Кызык. Димәк, синеңчә, татарларның киләчәге бар?


- Әлбәттә! Әгәр дә без үзебезнең телебез белән горурланып яшәсәк, аның киләчәгенә ышансак, татар теле чәчәк атачак һәм башка илләргә дә  хуш исе таралыр!


- Чит илдәге дусларың белән уртак якларыгыз бармы?


- Барлык яктан да охшаш булган дустым юк диярлек, ләкин Германиядәге бер малай белән безнең музыкада охшаш ягыбыз шактый зур. Без икебез дә бер үк  төркемләр һәм җырчыларны тыңлыйбыз.


- Сиңа бит чит илдән хатлар килеп кенә тора...


- Миңа беренче посылка Германиядән килде. Дус егет  миңа журналлар, шоколадлар һәм башка тәмлүшкаләр җибәрде. Мин шок хәлендә калдым, чөнки көн саен андый хатлар килеп тормый.  Минем эчемдә күбәләкләр очты. Шатлыгым эчемә сыймагач, туганнарга, күршеләргә, дусларга - бөтенесенә сөйләп йөрдем. Мин бик шат идем инде.


ИКЕ


- Синең шикелле ингиз телен өйрәнүчеләргә киңәшең?


- Беренче киңәшем шул: әгәр дә максат куйгансыз икән, беркайчан да барган юлыгызны ташламагыз, үзегезгә ышанырга кирәк. Авырлыкларга очрасагыз да, бирешмичә алга атлагыз, чөнки уңыш  болай гына җирдә аунап ятмый, ул көч һәм  вакыт таләп итә. Ә инде икенче киңәшемә килгәндә шуны әйтәсем килә: телләр өйрәнү ул жиңел нәрсә түгел, шуңа күрә һәрвакыт шөгыльләнергә, мөмкинлек булганда инглиз телендә кинолар яки китаплар укырга кирәк.


Р.S.  Илүзәгә имтиханнарында уңышлар теләп калам! Инглиз теленнән имтихан бирү бермә-бер авыр. Ләкин алда максат бар икән, димәк  шул юлдан барырга гына кирәк! Авырлыклар күп булса да, бирешергә ярамый! Тукай да авырлыклар күрмәсә, Тукай була алмас иде!


Рәзилә Газизова,


Әтнә районы, Күңгәр мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев