Логотип Идель
Ялкын

ИЛНЕҢ БАШ ЖУРНАЛИСТЫ БЕЛӘН СОРАУ АЛМАШУ

Сәяхәтебез тимер юл вокзалының үзендә үк урнашкан бер брендлы кафесында телеңне йотарлык пончиклар белән кофе эчүдән башланды. Аннары "М" хәрефен, ягъни метроны эзләп урамга чыктык. Бик тиз таптык үзен, әмма бер көтү кеше артыннан эчкә узгач кына, "тиз" сүзен онытырга кирәк икәнен аңладык...

СОРАУ 1Мәскәү метрополитенында җыелган хәтле халыкны безнең Актаныш Сабантуенда да күреп булмый, валлахи!


Көннең иртәнге вакыты булганга шулай булгандыр инде ул. Әле җитмәсә, үзеңә кирәкле станцияне табып, башкасына килеп эләгүне дә җиңел генә башкарырмын димә. Бу сиңа Казанның туп-турыга йөри торган 10 станцияле метросы түгел шул...
Бик зур авырлыклар узып булса да, программабызда күрсәтелгән  урынга килеп җиттек. Россиянең Журналистлар Союзы бинасы иде ул. Биредә безне Россия Журналистлар Союзы секретаре Роман Серебряный каршы алды. Әйтергә кирәк, Роман абый "Алтын каләм" фестивале белән тыгыз элемтәдә тора. Ул инде берничә ел рәттән бәйгенең махсус кунагы.

СОРАУ 2Журналистлар Союзы бинасында кыска гына экскурсия узгач, без Россиянең Журналистлар Союзы җитәкчесе Всеволод Богданов янына кердек.


Кабинетына кергәч, ирексездән, аның Журналистлар Союзы җитәкчесе икәненә ышанасың. Андагы кәгазь, газета-журнал, китап... Әйтерсең, бөтен Россия матбугатының яңа саннарын китергәннәр аңа! Менә бу, ичмасам, журналистлар хуҗасы! Танышкач, Всеволод Леонидович безгә сорау бирде: “Сезнең өчен журналистика нәрсә ул?”. Без, әлбәттә, уйга калдык. Нәрсә соң ул журналистика? Без язабыз, эзләнәбез, журналистикага яңа гына атлап кергән чагыбыз, кыскасы... Ә журналистиканың нәрсә икәнен белмибез!
“Сезнең җавапларыгыз булмавы – нормаль күренеш”, - дип дәвам итә сүзен җитәкче. “Журналистиканың нәрсә икәнен яши-яши, әлеге һөнәрне үзләштерә-үзләштерә аңлыйлар. Тик һәрбер журналист өчен журналистика төрле нәрсә булса да, алар шуны белергә тиеш: журналистика ул – яшәү рәвеше. Бу өлкәгә бер тапкыр кереп киткәнсең икән, син аннан чыга алмыйсың. Шул минуттан син теләсә нинди ситуациядә дә журналист булып каласың”, - диде ул.

Всеволод Богданов әлеге вазифасын 24 ел башкара икән. Эшләү дәверендә төрле чаклар булды, ди ул. Соңгы елларда журналистика зур табулар һәм зур югалтулар кичергән икән. Тик конкрет бер мисал китерүне әңгәмәдәшебез кирәк санамады...

“Журналистларның төп бурычлары нәрсәдә?” дигән соравыма Всеволод Леонидович “Тормышны өйрәнүдә” дип җавап бирде.


СОРАУ 3Аның фикеренчә, бүгенге дүртенче хакимият күп кенә сорауларны җавапсыз калдыра. Ә бу җавапсызлык киләчәк буынның ышанычын һәм тәрбиялелеген төшерә.
Дусларча, җылы мөгамәләдә үткән кыска гына сөйләшүебез ахырында җитәкче республикабызның беренче президенты Минтимер Шәймиевка зур сәламнәрен җиткерде.

Минтимер Шәрипович һәм Всеволод Леонидович – күптәнге дуслар. Всеволод Леонидович дустының яхшы һәм акыллы әңгәмәдәш икәнен әйтте. Алар еш кына теге яки бу темага сүз көрәштерергә яраталар икән.


Шулай ук Всеволод абый Шәймиевларга кунакка да кайта, анда яланаяк саф һава суларга чыга, алар бергәләп атта йөриләр икән. Сүз уңаеннан, әңгәмәдәшебез Татарстанга киләсе кунакка кайтуында безне дә Шәймиевларга кунакка алып барырга вәгъдә бирде! Әйткән сүз – аткан ук, диләр. Шулай булгач, Всеволод абый, сездән шалтырату көтеп калабыз инде!
Кызыклы факт: Татарстан журналистлар берлеге Россиянең Журналистлар Союзына кермәгән. Республикабызның журналистлар белән эшли торган оешмасы – аерым, мөстәкыйль булып санала...

Илгиз Шәкүров, "Алтын каләм -2016" фестивале җиңүчесе






Тагын укыгыз:


ЖУРНАЛИСТ СҮЗЛЕГЕ

ЖУРНАЛИСТЛАР НИЧЕК КИЕНӘ?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев