Логотип Идель
Ялкын

ИЛНАЗ БЕЛӘЗЕКЛӘР ҮРЕРГӘ ӨЙРӘТӘ

Казандагы Роналд Макдоналд йортында Илназ кебек көчле авырудан дәваланучы тагын 20 дән артык бала яши. Бу йортта алар өчен барлык уңайлыклар бар, көн саен кызыклы чаралар, мастер-класслар уза һәм барысы да бушка.


Илназ - Түбән Кама егете. Ул Казанда Роналд Макдоналд йортында яши. Көчле авыру белән көрәшә, программист булырга хыяллана һәм браслетлар үрә.


илназ


Илназ 2 ел элек көтмәгәндә авырый башлый: коса һәм башы әйләнә. Табиблар аңа төгәл диагноз куйганчы 1 елдан артык вакыт уза. Соңрак аңа берничә катлаулы операция ясыйлар. Ярты елга якын ул бөтенләй сөйләшми, йөри алмый, дәвалана гына...


Хәзер хәлләре яхшырак. Өр-яңадан сөйләшергә, йөрергә, яшәргә өйрәнә. Шул арада браслетлар, брелоклар үрә.


илназ 2


Бу "һөнәр"гә аны классташлары өйрәткән. Кайбер брелокларны үрергә  youtubeтагы видеоларны карап өйрәнгән.


 - Бу бер дә авыр түгел, - ди ул.



Дуслар!


Казандагы Роналд Макдоналд йортында көчле авырудан дәваланучы тагын 20 дән артык бала яши. Бу йортта алар өчен барлык уңайлыклар бар, көн саен кызыклы чаралар, мастер-класслар уза һәм барысы да бушка.


Илназ һәм башка балалар шулай уңайлы яшәүләрен дәвам итүгә сез дә өлеш кертә аласыз. Мәсәлән, 4 октябрьдә La Primavera камера оркестры катнашында узачак концертка билетлар сатып алып. Концерттан кергән акча тулысынча Роналд Макдоналд йортына ярдәмгә тотылачак.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев