Логотип Идель
Ялкын

«ИЛГӘ «ҖИҢДЕК» СҮЗЕН АЛЫП КАЙТУЧЫЛАР»

Үткәнгә хат ник языла?


Бу хат күпләргә сәер булып тоелыр. Кем инде үткәнгә хат язсын? Ә мин язам. Башта үзем белән якыннанрак таныштырыйм әле сине, абый. Мин – Апас районының Биеш авылыннан, синең авылдашың. Исемем Булат. Биеш мәктәбенең 8нче сыйныфында белем алам. Авылыбыз искиткеч матур. Көннән-көн үсә, яңара. Син укыган мәктәп урынына яңа ике катлы мәктәп төзеделәр. «Бу мәктәптә Советлар Союзы герое Дмитрий Иванович Горбунов укыган» дигән истәлек тактасы куйдылар.
Синең турында бик күпне беләм мин. Дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә укытучылар балачагыңда – җитез, тапкыр, үсмер елларыңда – эшчән, тырыш, ә сугыш кырында батыр, кыю булуың турында гел сөйләп торалар. Кадерле Дмитрий абый, синең балачагың бик үк җиңел булмаган, сине бабаң белән әбиең тәрбияләгән. Әниең иртәдән кичкә кадәр – колхоз эшендә. Шулай булса да, син шат күңелле, җитез һәм тапкыр булып үскәнсең. Мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшләп, аннары почтальон хезмәтен башкаргансың.
1942 елның җәеннән хәрби хәрәкәтләрдә катнаша башлагансың. Өлкән сержант синең взводка әһәмиятле хәрби бурыч йөкләгән. Лучеса елгасын кичеп, дошман оборонасын өзәргә кирәк булган. Немецлар безнең сугышчыларны күреп алганнар. Пулялар сызгыра башлаган. Син исән калгансың...
Вильнюс шәһәре өчен барган сугышларда дан яулагансың. Батырларча һәлак булгансың. 1945 елның 24 мартында сиңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Без синең белән чиксез горурланабыз. Һәйкәлең гел тәртиптә, чәчәкләр белән уратып алынган. Авылыбызның син яшәгән урамы Горбунов исемен йөртә. Мәктәп музеенда сиңа багышланган бүлек бар. Дәресләрдә синең турыда рефератлар, сочинениеләр язабыз. Син безнең хәтердә мәңге сакланырсың, герой абый!
Булат Гыймадиев.
Апас районы Биеш урта мәктәбе, 8нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев