Логотип Идель
Ялкын

"ИЛ БАЙ БУЛСА, ЯРЛЫЛЫГЫҢ СИЗЕЛМӘС!"

Минем туган җирем бик бай һәм аның төп байлыгын күпмилләтле халкы тәшкил итә. Татарлар һәм руслар Татарстанның төп халкы саналса да, республикабызда марий, удмурт, чуаш, мордва, яһүд һәм башка бик күп милләтләр яши. Аларның саны 115тән артып китә. Әлеге халыклар арасында гасырлар буе оешкан дуслык аларга бер-берләрен аңларга, хөрмәт итәргә,  кирәк чакта терәк булырга ярдәм иткән. Туган җирләрен ташларга мәҗбүр булган милләтләр дә Татарстанда үзләренә сыеныр урын таба һәм алар биредә үзләрен чын-чынлап бәхетле хис итеп яши.


Туган илемнең халкы турында өйрәнгәндә, минем алдыма шундый сорау килеп баса: «Ни өчен кирәк соң бу халыкларның дуслыгы?» Хәзерге көндә кайберәүләрдән: «Аннан бернинди файда юк, һәр кешенең үз туган җире бар, шунда гына яшәсеннәр», – дигән аянычлы сүзләр ишетергә туры килә. Мин мондый кешеләргә кызганып карыйм. Чөнки алар милләтләр арасындагы дуслыкның кадерен һәм әһәмиятен белмиләр. Һәр милләт үз теле, мәдәнияте белән республикабызны бизи, баета һәм үзе дә башка халыклар белән аралашып  үсә. Ерак китәсе юк: Бөек Ватан сугышында Советлар Союзында яшәүче барлык милләтләр дә катнашкан. Әгәр алар үзара тату яшәмәсә, җиңү килер иде микән?


Яки, әйтик, футбол командасы: биредә нинди милләт вәкилләре генә уйнамый, алар – бердәм, көчле. Җиңү килгәндә алар  «син кара тәнле», «син кысык күзле» дип тормыйлар, бергәләп шатланалар. Бу бит чыннан да бик зур байлык. Әйдәгез әле, шул байлыкны бергәләшеп саклыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев