Логотип Идель
Ялкын

«ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ» НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ"

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге 2000 елның 1 сентябреннән татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен тәүге тапкыр «Иделем акчарлагы» бәйгесен оештырып җибәрә. Ул традицион рәвештә ел саен уздырылып килә.

Быел конкурсның йомгаклау этабы 13-16 ноябрь көннәрендә үтте.

Конкурсның максаты: каләм тибрәтүчеләр арасында сәләтле яшьләрне ачыклау, берләштерү, иҗади активлаштыру, яшь язучыларның иҗади мөмкинлекләрен чынга ашыру, үстерүгә шартлар булдыру.

Бәйгедә Татарстан Республикасында яшәүче яшь каләм ияләре катнашты Катнашучыларның яше 14тән алып З0га кадәр.

Бәйге өч этаптан торды:

I этап - әдәби әсәрләрне кабул итү.

II этап - сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү.

III этап - йомгаклау өлеше. Алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән, сайлап алу турын үткән конкурсантлар катнашында өч көнлек иҗат мәктәбе оештырылды.

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелде:

* поэзия;

* проза;

* драматургия;

* балалар әдәбияты;

* детектив


Жюри әгъзалары арасында танылган язучылар: Ләбиб Лерон, Марат Закиров, Илсөяр Иксанова, Газинур Морат, Әлфәт Закирҗанов.

Бәйгенең нәтиҗәләре буенча, иң яхшы әсәрләр «Иделем акчарлагы» әдәби җыентыгында урын алачак.

Иҗади мәктәп кысаларында төрле очрашулар, мастер-класслар, Г.Камал исемндәге татар дәүләт академия театрында Салават Юзеевның “Ут күршеләр” спектаклен карау һәм башка кызыклы чаралар каралган иде.

Җиңүчеләрне бүләкләү кичәсе 15 ноябрь көнне Габдулла Тукайның әдәби музеенда уздырылды.

XV «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләре:

Поэзия номинациясе

Кызыксындыру бүләге – Ләйсән Минабетдинова (Аксубай районы)

Кызыксындыру бүләге – Зөлфия Ибләминова (Буа районы)

Кызыксындыру бүләге – Энҗе Нурмиева (Казан шәһәре)

III урын – Гөлзилә Гафурова (Балтач районы)

III урын – Алия Әбрарова (Аксубай районы)

II урын – Рәфидә Вахитова (Кукмара районы)

I урын – Ләйлә Хәбибуллина (Буа районы)

Проза номинациясе

Кызыксындыру бүләге – Миләүшә Нигъмәтуллина (Казан шәһәре)

Кызыксындыру бүләге – Лилия Павлова (Түбән Кама шәһәре)

III урын – Сөмбел Вәлиева (Саба районы)

III урын – Зөһрә Вилданова (Кукмара районы)

II урын – Алинә Галиева (Актаныш районы)

I урын – Гөлүсә Шиһапова (Чүпрәле районы)

Драма номинациясе

Кызыксындыру бүләге – Алинә Галиева (Актаныш районы)

II урын – Эльза Гыйздәтова (Мөслим районы)

Балалар әдәбияты номинациясе

Кызыксындыру бүләге – Илназ Хәкимов (Яр Чаллы шәһәре)

III урын – Алинә Галиева (Актаныш районы)

II урын – Таңсылу Мөхлисова (Мамадыш районы)

I урын – Диләрә Сөләйманова (Аксубай районы)

Гран-прига Проза номинациясендә Алмаз Мансуров (Казан шәһәре) лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев