Логотип Идель
Ялкын

ИҢ ЯХШЫ СТУДЕНТ IPHONE ЛЫ БУЛДЫ

2016 елның иң яхшы студенты КФУда укый.

"Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узган "Ел студенты" конкурсында елның иң яхшы студенты дип Казан Федераль (Идел буе) университеты студенты Нәфис Сираҗетдинов табылды.


Гран-При иясен Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин игълан итте. Ул бу җиңү Нәфискә дөньяның теләсә кайсы вузында укырга мөмкинлек биргәнлеген билгеләп үтте.

"Мин Татарстанның иң уңышлы студентларын сәламләү хокукына ия булдым. Республикада 28 вуз, 23 вуз филиалы эшли. Аларда 150 мең студент укып. Республика хакимияте дә сезгә үз өлешен кертә, чөнки кеше капиталын үстерү файдага икәнлеген аңлый. Бары тик сезнең белән генә без зур чараларны тормышка ашыра алабыз", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Төп бүләктән кала, "Ел студенты" җиңүчесенә диплом, статуэтка, махсус жилет һәм IPhone 6S тапшырылды.


//"Татар - информ "//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев