"ИҢ ЯХШЫ ӘЙДАМАННАР КАЗАНДА ТӘРБИЯЛӘНӘ"

«Әйдаманнар мәктәбе 2016» ачык дип игълан дип ителде.

27-нче гыйнвар көнне, «Байтик» сәламәтләндерү үзәгендә XV Республикакүләм әйдаманнар осталыгы «Әйдаманнар мәктәбе 2016» бәйгесенең ачылу тантанасы узды.

«Әйдаманнар мәктәбе» «Сәләт»нең җәйге проектлары һәм форумнары өчен әйдаманнар командасы туплау өчен оештырыла. Мәктәптә бу юлы әйдаман булырга теләүче 160 кеше, 20-ләп куратор һәм аланнарның башҗитәкләре катнаша. Алар арасында үткән еллардагылар да, әле күптән түгел генә «Сәләт» йортында яшь әйдаманнар өчен махсус курс үткәннәре дә бар.

Иң беренче эш итеп яшь әйдаманнар башҗитәкләр белән танышып чыкты. Чөнки нәкъ менә аларга шушы 1 атна барышында җәйге аланнары өчен команда җыясы бар. Быелгы «Әйдаманнар мәктәбе»нең программа директоры Элина Степанова. Катнашырга теләк белдереп кабул ителгән гаризалар буенча бу юлы рекорд куелган. «Барлык катнашучыларга да уңышлар телим! Шушы бер атнадан илһам алыгыз, энергия туплагыз! Без сезгә ышанабыз!» - ди Элина.

Ачылу тантанасында «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур абый Сөләйманов та катнашты. «Мин мондый зур чараларда «Сәләт»не икенче гаилә дип атарга яратам. Бүген дә сезнең янга, якыннарым янына килгәндәй, ашкынып килдем. Әйдаман «Сәләт» принципларын белергә, хөрмәт итәргә, сакларга тиеш. Бу – беренчедән. Икенчедән, һәр «Сәләт»легә хас булганча, татар телен дә камил белсен. Өченчедән, төркемендәге, аланындагы һәр бала өчен зур җаваплылык хисе тоюы мөһим. Боларны һәрчак исегездә тотуыгызны һәм смена дәвамыннда бу турыда фикер алышуыгызны сорар идем. Һәммәгезгә дә уңышлар телим! Без бергә, без көчле! «Әйдаманнар мәктәбе»н рәсми рәвештә ачык дип белдерәм!» - дип игълан итте Тимур.

Мәктәпнең беренче киче «Сәләтле сәяхәт» исемле зур, күңелле, иҗади концерт белән тәмамланды. Биредә һәр төркем үз чыгышларын тәкъдим итте. Әлбәттә инде, һәр чыгыш үзенчәлекле, кабатланмас булуы белән аерылып торды.


[gallery columns="2" size="full" ids="6027,6025"]

Иртәгә Мәктәпнең уку-укыту программасы башланып китәчәк. Яшь әйдаманнарны остаханәләр, дәресләр һәм кызыклы очрашулар көтә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 ноябрь 2020 - 17:43
    БӘХЕТЛӘРЕҢ БУЛСЫН, КЫЗ БАЛА Бүген эштә Флүрәнең әллә нигә көне буена үтереп эче пошты. Бар тынычлыгын алып, билгесез бер сәбәптән күкрәк турысын күзгә күренмәгән мәче тырнагы тына белмичә тырный да тырный. Эше бүген ярыйсы гына барганы да хатынны шатландырмады.
    1308
    0
    8
  • 10 ноябрь 2020 - 15:12
    ЯШЕЛ КАР Әхмәт яшь чагында ук дуамаллыгы белән сукыр авыл мулласының да күзен ачкан егет. Юкны сөйләмә инде, дуамаллык белән генә ачыла торган булсамы, дөнья  йөзен бер күрер өчен тилмереп яшәүчеләр шулкадәр дә күп булмас иде. Никадәр егет асыллары үзләренең сөйгәннәрен күрер өчен нинди генә дуамаллыклар кылмас иде икән.
    1007
    0
    3
  • 16 ноябрь 2020 - 10:31
    КҮЗ КАРАШЫ Һы. Алтыдагы – алтмышкадыр да соң, тик миңа бит инде җитмеш кенә дә түгел. Хәзер бүгенге тәртибемә, дөресрәге, тәртипсезлегемә ниндирәк мәкаль туры килер иде икән? Сигездәге – сиксәнгәдер инде алай булгач.
    570
    0
    5

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019