Логотип Идель
Ялкын

"ИҖАТ НУРЫ"

Балкып яныйк!

Вагызова Гөлия Наил кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кемгә күпме гомер биреләдер,

Ә мин тиңлим аны утларга.

Кемдер гомер буе пыскып яна,

Сүлпән яши, җитә туксанга.

Ә кайсысы яшен тизлегедәй,

Аҗагандай балкып бер яна!..

Ә бит аңда пыскып янган түгел,

Көчле янган утлар саклана.

Апрель иртәсендә туган Тукай,

Халкы өчен юлын башларга.

Дөрләп янган, гом(е)ре булган кыска,

Тиңлим аны язгы балкышларга.

Чәчәкләрне сөйми торган кеше,

Гом(е)ре буе яши аһ-зарда.

Илнең, җирнең матурлыгын күрми

Ник яшидер шушы җиһанда!

Курыкма син, балкып бер янып ал,

Он(ы)тылырмын диеп уйлама!

Каләм- дустың, ут –коралың булсын,

Кирәк булса илең сакларга!

Яшә, көрәш, балкы, ут булып ян!

Гөлкәйләрне килеп бер назла!

Тукай әнә кояш булып балкый,

Чәчәкләргә күм(е)лә һәр язда!1

Яз

Камалов Рәдиф, 4б сыйныфы укучысы

Тәмам кыш буе яуган карлар,

Эреп беттеләр инде.

Елгалардан бозлар ага

Кая китәрләр инде.

Ә кышның әле хаман да

Китәсе килми.

Яңгыр яуса кар да ява

Бер дә бирешми.63a7215566c9c3ec1989f3e9e68b8bfa

Яз килә

Горшкова Алёна, 4б сыйныфы укучысы

Сагынып көткән яз килә,

Бар табигать шатлана.

Түбәләрдән тамчы тама,

Юлдан гөрләвек ага

Кошлар кайта туган якка,

Кояш җылы нур чәчә.

Агачлар да яфрак яра,

Табигать ямьгә күчә.12

Яз айларын яратам

Гобәйдуллина Даяна, 4 а сыйныфы укучысы

Яз айларын бик яратам,

Бәйрәмнәргә ул бит бай.

Әниләр көне, Бердәмлек,

Җиңү көне- тугызынчы май.

Күңелемне кояш назлый,

Әниемдәй ягымлы яз!

Йомшак җиле баштан сыйпый,

Йорәгемә тула моң, наз!123

Чәчәкле яз

Нургалиева Зәринә, 4 а сыйныфы укучысы

Йөгерә-көлә килә яз,

Кыздыра башлый кояш.

Көннәр озын һәм ямьле,

Булыр безгә күңелле!

Ләйсән яңгыры яуды,

Чыкты салават күпере.

Матур чәчәккә күмде

Минем нәни күңелне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев