Логотип Идель
Ялкын

"ИҖАТ БЕЗНЕҢ ЙӨРӘКЛӘРДӘ"

Аңлый алмыйм

 

Абый белән бүген иртән

Чиләк, кармак алдык та,

Икәүләшеп төшеп киттек

Су буена балыкка.

 

Абый һаман: «Тавышланма,» –

Дип кисәтеп тора гел.

Тып-тын утыру, белсәгез,

Бөтенләй кызык түгел!

 

Аңлый алмыйм, бу балыклар

Тынлыкны ник сөядер?

Сөйләшә дә белми әнә

Алар шуңа күрәдер.

 

Тузганак

 

Кояш кебек сары төстә

Тузганакның күлмәге.

Ул бит җәйге табигатьнең

Сөйкемле бер бизәге.

 

Үсә бөтен тирә-юньгә

Хуш исләрен таратып.

Күбәләк тә, бал корты да

Куна аңа яратып.

 

Ә бер көнне күргән идем,

Танымадым һич кенә:

Өр яңа ап-ак күлмәген

Киеп куйган өстенә.

 

Таралышып очып бетте,

Җилләр искәч, як-якка.

Кояшкай аны үзенә

Чакыргандыр кунакка!

 

Нәни попугай

 

Бик ялынып сорагач,

Туган көнемә шулай,

Әти кошлар базарыннан

Алып кайтты попугай.

 

Әй аны белмисез лә,

Шаккатасыз белсәгез.

Беркөн шулай көзге белән

«Сугышканын» күрсәгез!

 

Һич тик тормый, ботагында

Акробат күк әйләнә.

Кирәк булса, бер секундтан

Җырчыга да әйләнә.

 

Иптәшәләрем мактый үзен:

«Булдырасың, шәп артист! »

Күчтәнәчен тартып ала

Безнең нәни каратист.

 

Ашаганда боргаланып,

Бар читлеген туздыра.

Мин шуклыкта кимен куймыйм,

Бу миннән дә уздыра!

 

Яшенле яңгыр

 

Яшеннәрен уйнатып,

Каты җилләр дулатып,

Килеп чыкты бер болыт,

Кап-кара давыл булып.

 

Өч-дүрт минут үтүгә,

Безнең янга җитүгә,

Күк күкри, яшьни яшен,

Болытлар түгә яшен.

 

Бөтен дөнья коена –

Су баскандай тоела.

Бераздан, яңгыр тынгач,

Ялтырап чыга кояш.

 

Тирә-як җем-җем килә,

Әйтерсең, шулай көлә.

Иркенләп сулыш ала,

Бар җир сафланып кала.

 

Яшен болытлары

 

Әллә каян килеп чыкты

Олы бер төркем болыт.

Яши алмыйлар күрәсең

Үзара тату булып.

 

Этешәләр, төртешәләр,

Маңгайга маңгай килеп.

Бәрелешкән чакларында

Җир тетрәп куя кебек.

 

Ә аннары авыртудан

Үксеп елый башлыйлар.

Шыбыр-шыбыр тама җиргә

Күз яшьләре – тамчылар.

 

Безнең дә бит кайвакытта

Үпкәле чаклар була.

Ялгыш әйтелгән сүздән дә

Күзләргә яшьләр тула.

 

Дуслашсаң кабат әгәр дә,

Әй, рәхәт соң күңелгә,

Салават күпере кебек

Дөнья нурга күмелә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев