Логотип Идель
Ялкын

ХЫЯЛЫМА ЮЛЛАР - БОРМАЛЫ... /Динара Зиннәтова көндәлегеннән/

18 июнь, 2008

Берсекөнгә чыгарылыш кичәсе. Рус теленнән БДИны 79 баллык бирдем, бу “5”ле дигән сүз. Алгебрадан “4”ле булды. Димәк, аттестатымда ике генә дүртле булачак! Искиткеч! Казан дәүләт университетының татар журналистикасы бүлегенә керергә исәп. Бар нәрсәне белештем, документлар җыям... Әгәр Казанга “бюджетный”га үтә алмасам, Яр Чаллы филиалына, түләүлегә кереп карыйсы була. Ә минем Казанда, бары тик Казанда укыйсым килә. Ике ай элек, КДУның “Ачык ишекләр көне”нә барып, мин беренче мәртәбә башкаланы күрдем. Казан!!! Шагыйрь-язучылар, рәссамнарга илһам биргән бу шәһәрне унберенче сыйныфны тәмамлаучы гап-гади кыз нинди генә сүзләр белән сурәтли ала икән? Андагы Кояш, Һава, Җил – барысы башкача төсле! Эх, яшисе иде шунда... Ләкин әни: “Казанда түләп уку турында авызыңны да ачасы булма!” – дип кырт кисә. Киләсе атнага, Алла боерса, башта Чаллыга, аннары Казанга барабыз. Мин кабат мәһабәт Кремльне, ямьле Кабан буен, ничә тапкыр төшләремә татлы хыял булып кергән Университетны күрәчәкмен... Сөенеп туя алмыйм!

7 июль, 2008

Чыгарылыш кичәсе, аттестат алулар үтте дә китте. Шатлык һәм сагышны бергә сыештыралмаудан бәргәләнгән күңел кузгаткан күз яшьләре, ашкынулы хисләр, мәктәп һәм балачак белән саубуллашу мизгелләре – барысы артта, ә алда – яңа тормыш, яңа үрләр, яңа кешеләр, яңа хисләр... Соңгы көннәрдә татлы хыяллардан, зур өметләрдән башларым әйләнеп йөрим.

Узган атнада Чаллыга барып, документлар тапшырып кайттым. Әни белән Казанга да барып, анда да документлар белән эшне хәл иттек. Казан, мин сиңа үлеп гашыйк! Көт мине!

Имтиханга әзерләнәм. Шигырьләр ятлап куйдым, язучы-шагыйрьләрнең биографияләрен дә яхшы беләм бугай инде, тарихка бәйле төрле даталар, исемнәр башымда зур бер чылбыр булып үрелә... Эх, Казанда укырга насыйп булса иде... Дөньядагы иң бәхетле кеше булыр идем!

11 август, 2008

“Иң бәхетле кеше” була алмадым. Казан кабул итмәде. Чаллыга укырга кердем. Түләүлегә... КДУның филиалы, шул ук татар журналистикасы. Тик... хыяллар җимерелде.

Менә китаплар киштәсен җыештырып утырам. Казан картасы, имтихан алдыннан тупланган газеталар, аларда басылган язмаларым, чыгарылыш альбомы, аның эчендә классташлар язган теләкләр...

“...Динара, мин синең КДУга укырга керүеңне телим! Марат”.

“...Динара, әйдә, Казанда фатирны бергә снимать итәбез!
Ильмира”.

“...Динара, Казанга китсәң, мине онытма! Алия”.

Юк, борынны төшереп утырасы түгелдер... Казан, көт мине, мин барыбер синдә кайчан да булса бәхетле булачакмын!

23 март, 2009

Башка килгән уйларны теркәп бару өчен яңа дәфтәр башлап җибәрәм. Тышына “Тетрадка удачи” диелгән... “Уңышлар дәфтәре”... Күпме сакладым бу матур дәфтәрне, Казанга укырга кергәч башлармын дип тоттым...

Кичке сәгать ун тула. Тәрәзә артында Чаллы, ЗЯБ утлары. Җирдә төнлә яуган һәм инде бераз эреп өлгергән кар ята – язгы, пычрак кар! Язны бигрәк озак көттем быел. Әле беркайчан да салкыннарның болай озакка сузылганы юк иде бугай. Эшләр муеннан: курс эше, “Күңел” радиосы белән очрашу турында язасы, журналыбыз өчен Җиңү көненә багышланган материаллар әзерлисе, Айдар Галимовтан алган интервьюны тапшырасы, чит ил һәм рус әдәбиятыннан “укучы көндәлеге” тутырасы, тагын әллә ниләр... Минем янда хәзер яңа кешеләр, алар белән инде ярты ел таныш булсам да, холыкларын, яхшы-начар сыйфатларын һаман өйрәнеп бетә алмадым кебек. Элеккеге тормышым, туган Әлмәтем, иптәшләрем сагындыра... Кайчак шулай шәһәр буйлап барганда: “Мин чынлап та Чаллыда яшимме? Чыннан да бу җирләрне белеп, адашмыйча йөри аламмы? Әти-әнисез бер белмәгән шәһәрдә берүзем, нишлим мин монда?” – дигән ахмак уйлар белән тилерәм. Соңгы арада, уку белән шөгыльләнер урында төрле газеталар актарып утырам да, “Казан журналистлары”, “Бауман урамы”, “Яңа Савин районы” ише сүзләр күзгә ташланып, үткән язның хыялларын кире кайтарам, теге вакытта җанның әллә кайсы урынында өзелгән кыл, үз дәвамын эзләп кабат “баш калкыта”. Юк, алмадылар мине КДУга... Кулымда – үткән җәйдә сатып алынган ислемай савыты. Ул буш, тик мин аны ташламыйм, чөнки капкачын ачканда кабат Бауман урамындагы утыргычлар, Чәй йорты, Университет ишекләре төбендәге иксез-чиксез абитуриентлар чираты искә төшә.

Соңгы тапкыр мин Казанда үткән җәйнең августында булдым. Аттестатымны алырга бардым (әйе, укырга керүемә ышанып, мин кабул итү комиссиясенә аттестатның оригиналын тапшырган идем). Ул көнне мин, китәргә теләмичә, озак кына Университет тирәләрен урап йөрдем, журфак урнашкан бинага да кереп чыктым. Нигә икәнен үзем дә белмим. Шунда миңа деканыбыз(телгә шулай килеп тора!) Васил Заһитович очраган иде. Мин киләчәктә Чаллы филиалыннан бирегә күчү ихтималын сораштым.

- Әйдә, тиз генә гариза яз да, контракт төзеп, монда гына кер! – диде ул.
- Юк шул, әни кушмый, - дидем.

Әнә шул мизгелдә мин үз-үземне бу дөньяның бер көчсезе, берни хәл итә алмаучы кечкенә бер ноктасы итеп тойдым. Юк, мәктәп олимпиадаларында, төрле инша бәйгеләрендә бирелгән грамота-дипломнар белән генә әллә кая китә алмыйсың. Хәзер минем шушы филиалда укып, иптәшләрем арасында абруй яулап, акыллы йөз чыгарып, кабат нидер исбатларга тырышып йөрүемнән ни мәгънә! Икенче курсны, һичшиксез, Казанда башлап җибәрермен дигән уй көннән-көн таралып бара. Кулларымда кабат чыгарылыш кичәсеннән калган фотосурәтләр, хыялым исе килгән ислемайның буш савыты...Төнге 11 тула, плеерда Әлфинә Әзһәмова җырлый, алда төн. Кинәт үземдә яңа көч ташканын сизәм. Курс эше, язмалар, интервью... Барысын эшлим, бу сессияне мин үз вакытында һәм яхшы билгеләргә тапшырырга тиешмен!..

17 июнь, 2009

Иртәгә соңгы имтихан. Ун зачетымны һәм өч имтиханны бик яхшы тапшырдым. Ә кәеф шәп түгел...Әни мине Казанга җибәрмәячәге турында әйтте. Сәбәпләр гади: илдә - финанс кризисы, өйдә шулай ук...

Һич тә кәеф булмау сәбәпле, соңгы имтиханга әзерләнмичә тик утырам. Җитмәсә бүлмәдә чыдамаслык эссе...

Тиздән кабат Әлмәткә кайту, туганнар, авыл һәм бертуктаусыз үткән елның җәен сагыну... Казанга юл ябык. Шулай да ниндидер өмет яши. Вакыт-вакыт башка ниндидер хыялый уйлар килә. Имеш, бер матур көнне әнием яныма килер дә: “Шулкадәр барасың килсә, бар инде шул Казаныңа, ничек тә ерып чыгарбыз әле”, - дияр сыман. Идәндә утырып әйберләремне җыям. Радиодан Хәния Фәрхи җырлый:

Ничекләр өйдә ятарсың,
Зар белән дөнья тулы.
Чакыра тагын сәфәргә,
Әй, Уфа – Казан юлы...

Әни бу фатирдан җәй көне кирәк булачак нәрсәләрне генә алып кайтырга кушты - көзен яңадан бирегә киләсе, янәсе. Мин моны үзем дә беләм. Тик күзләр барыбер бөтен почмакны тикшерә, кул астына эләккән һәрбер нәрсә сумкага керә, бернәрсәне дә монда калдырасы килми, чөнки акылым белән хәзер тылсымлы “бәлки” сүзе идарә итә.

P.S. “тетрадка удачи” шул булдымы инде синең “удача” дигәнең?

15 октябрь, 2009

!!!!!!
“Бик каты теләсәң, теләсә нинди хыял тормышка аша” дигән сүзләрне күп ишетергә туры килгән иде. Бер ярты ел элек бу сүзләрне миңа кабатласалар, билгеле, мин көлеп кенә куяр идем. Ә хәзер... хәзер минем тирә-ягым алсу гына! Мин Казанда!!! Мәктәп елларыннан бирле хыялланганча, минем янымда хәзер милли җанлы егет-кызлар, кызыклы шәхесләр, берсеннән-берсе кызыграк төрле мәдәни чаралар... Тиздән мин академик аерманы тапшырып бетерәм һәм Казан Дәүләт Университеты студенты булачакмын! Үз бәхетемә әле дә ышанып бетә алмыйм!!! Коточкыч, тфү, искиткеч зур бәхетемә! Мин һәрвакыт зур хәрефтән язачак Университет, ниһаять, безне кавыштырдылар!

13 июнь, 2010

Казанда укуымның бер елы тәмам дияргә була. Сессия бетеп килә, бишлеләргә генә тәмамларга исәп. Казанда җәй башы. Тупыл мамыклары, кояш нурлары – Казанга беренче кабат килүемне искә төшерәләр. Мин бу шәһәрдә матурлыкның кечкенә бөртеген дә күрәм бугай. Монда озак вакыт яшәгән кешеләр өчен ул башкачадыр, ә миңа, Казанда яшәү мөмкинлегенә ирешү өчен бик тырышкан кыз өчен кичке Казан урамнарының һәрбер уты, Университет баскычларының һәрбер ташы, Бауман урамында гармун сузып утыручы ягымлы бабайның һәр елмаюы кадерле. Мин бу шәһәрдә чиксез бәхетле. Хәзер мин “Уңышлар дәфтәре”нә хәтта ни язарга да белмим, чөнки, гадәттә, кәгазь бите белән ниндидер борчуларны, авыр уйларны гына бүлешәсең. Ә якты хисләрне, чиксез позитивны тере кешеләр белән уртаклашырга кирәк! Шуңа күрә сине, кадерле дәфтәрем, ябып куярга вакыттыр.

Динара Зиннәтова

"Ялкын" архивыннан, июль, 2015 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев