Логотип Идель
Ялкын

ХЫЯЛЛАРНЫ НИЧЕК ЧЫНГА АШЫРЫРГА: БИИСЕ КИЛӘ

Биисе килә, эх дисәң, хыялларны ничек чынга ашырырга дип озак баш ватма, безнең мәкаләне укып кара бер! Мәктәп елларында сәхнә турында бер генә тапкыр булса да хыялланмаучылар бармы икән ул? Миңа калса, юк! Ә менә ул хыялны чынга ашыру өчен нишләргә кирәк икән? 9нчы сыйныфтан соң ничек бию училищесына барырга мөмкин булуы хакында сөйләштек...3

Күп кенә укучылар, 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, бию училищесына барырга хыяллана. Ләкин бу карар җиңел генә бирелми, кемнең әти-әнисе каршы төшә, кем кая барасын белми, кем исә ялкаулыкка салынып бармыйча кала. Әгәр дә син биюче булырга телисең икән, кечкенәдән үк моның нәрсә икәнен аңларга тиешсең, чөнки үсә төшкәч үзеңә күпкә җиңелрәк булачак.

БИЮ!


Биюче буллу, әлбәттә, җиңел эш түгел. Ләкин сәламәтлек өчен һәм матурлык өчен файдалы: тәүлекләр буе санак каршында утыруга караганда, күпкә әйбәтрәк, чын әйтәм. Әти-әниләр биюне җитдигә алмый, бу һөнәрне сайлагач, тормыш коруы да җиңел булмаячагы турында гел кисәтеп тора... Һичшиксез биюче булам дисәң, Казан хореография училищесына рәхим ит!

Бүгенге көндә күп кенә мәктәпләрдә бию түгәрәкләре оештырыла. Анда укучылар кече яшьтән үк йөри ала. Әгәр дә инде син укыган мәктәптә, мондый мөмкинлекләр юк икән, бер дә борчылырга кирәкми, чөнки моның өчен аерым бию мәктәпләре бар. Бер төрле генә биюгә тукталмаска кирәк. Универсаль булу ягын кара! Бию төрләре шактый бит: халык биюләре, хаус, модерн, балет. Дөрес, балет – анысы бөтенләй икенче тарих, монда кечкенәдән бик җитди шөгыльләнү таләп ителә.

9нчы сыйныфны тәмамлаганчы тәжрибә туплыйсың, диплом, грамоталар яулыйсың, шәп итеп биергә өйрәнәсең. Аннары, аттестатыңны алып, бию училищесына гариза язарга барасың. Аттестат билгеләренә, дипломыңа һәм иҗади имтиханда үз-үзеңне тотышыңа карап, бәя бирәләр. Әлегә сынау вакыты төгәл билгеле түгел. Казандагы хореография училищесының үз сайты бар, анда мәгълүматларны элеп баралар – күзәтеп тор. Сиңа уңайлырак булсын өчен, сайтка сылтаманы да бирәбез: http://khou.ru/

Сынаулар җиңел түгел. Керү-кермәвең август ае азагында ачыклана, әгәр керми калсаң, киләсе елга кадәр кабат әзерлән. Беләсеңдер инде, бу дөнья үҗәтләрне ярата!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев