«ДИНОЗАВРЛЫ КАЗАН»

Июнь башында Казан-Арена мәйданында динозаврлар паркы ачылачак. Ник нәкъ менә Казанда һәм сәбәбе нидә дисезме? Җавап бик гади: барысына да 11 яшьлек Степан Савельев сәбәпче! Әлеге малай динозаврлар белән бик кызыксына торган булган. ВК социаль челтәрендә гел динозаврлар сурәте, алар белән төрле уеннардан сылтамалар урнаштырган. Моны күргән яшүсмерләр, билгеле, малайдан көлгәннәр, янәсе син балаларча кыланасың. Степанның әнисе, малаеннан көлүләренә түзә алмыйча, үз диварында мондыйрак мәгънәле пост куя: «Минем 11 яшьлек улым бар. Ул бик нечкә күңелле. Бүген классташлары аннан диварында урнаштырган фотоларыннан «сиңа беркемдә лайк та куймый бит» дип көлгәннәр. Аңа лайк куйсагыз бик рәхмәтле булыр идем»
Һәм нәрсә дип уйлыйсыз? Моны Рөстәм Миңнеханов күреп, «Степан Савельевных кызыксынуы яхшы! Яхшы укырга онытма һәм бел: дөньяда яхшы кешеләр начарларына караганда күбрәк», дип комментарий калдырган. Әле бу гына да түгел, җитәкче үз диварында Степанны әлеге парк ачылуга чакырып, паркны чынлап та булдырылачагы хакында һәм бирегә сәламәтлеге чикләнгән балаларга керү ирекле булачагын искәртеп пост язган.
Шулай итеп, дустым, әгәр дә синең динозаврлар күрәсең, һәм алар белән фотога төшәсең килә икән әлеге паркның ачылуын көтик! Рәхмәт сиңа, Степан!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 гыйнвар 2021 - 17:17УРЛАНГАН БӘХЕТ Нишләптер бик кәефсез уянды бүген Ләйлә. Борчылырлык урын да юк кебек, тик күңеле тыныч түгел. Гәрчә, иртәнге кояш нурлары иркәләп, назлап уятса да.
-
6 гыйнвар 2021 - 14:13ПАНКЕЙК ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ Панкейк –Америка белене. Аны сөт белән ясыйлар, коры табада кыздыралар. Алар кабарып, йомшак булып пешә. Иртәнге аш өчен менә дигән ризык инде менә. Гадәттә, аны сироп, арахис мае, джем белән ашыйлар.
-
3 гыйнвар 2021 - 10:05«ДУСЛАРЫМ МИННӘН ЧИТЛӘШТЕ...» «Без сыйныфта 3 кенә кыз. Моңа кадәр гел дус булып, бер-беребезгә ярдәм итешеп укыдык. Быел алар икесе миннән читләште. Тәнәфестә дә гел бергә чыгып китәләр. Мин яннарына килеп утырсам, сөйләшми башлыйлар. Берәр нәрсә сорасам, теләмичә генә җавап бирәләр. Минем дә алар белән дус буласым, аралашасым килә. Нишләргә икән?» Аноним, 15 яшь
-
23 гыйнвар 2021 - 10:00
-
15 гыйнвар 2021 - 16:55
-
29 декабрь 2020 - 16:53