Логотип Идель
Ялкын

«ХОСПИС ӨМЕТ БИРӘ»

«Иске Казанда милли моңнар» хәйрия концерты алдыннан татар җыр сәхнәсе йолдызлары Казанда урнашкан Анжела Вавилова исемендәге балалар хосписында булып кайтты. Алар катнашындагы концерттан кергән акчалар нәкъ менә шушы хосписка ярдәм итүгә тотылачак.

Илнар Ялалов, Марсель Вагизов, Нурзадә, Салават Миңнеханов и Гүзәлем хоспис тормышы белән, балалар һәм аларның әти-әниләре белән таныштылар.

Хосписның баш табибы Галия Хисамова аның төзелү тарихын һәм бүгенге торышын сөйләде. Хәзер монда 35 кеше яши, шуларның 17 се – балалар. Хосписны тәэмин итеп тору өчен аена 2 млн акча кирәк. Шуның 1 миллионы республика бюджетыннан капланса, калганы - хәйрия акчалары. Шуңа да 23 август көнне Иске Казанда узачак концерт һәм аннан килгән матди ярдәм хоспис өчен бик зур әһәмияткә ия, дип билгеләп үтте табиб.

«Безнең өчен һәр тиен кадерле! 5 сум, 10 сум, 200 – безгә болар барысы да кыйммәтле», - дип ассызыклый ул. Балаларны көнгә алты тапкыр ашаталар, дәвалау һәм процедура бүлмәләре иң яңа җиһазлар белән эшләнгән, сенсор бүлмәләре, массаж, махсус җиһазланган ванна бүлмәләре һәм башкалар бар.

«Балаларга монда идеаль шартлар тудырылган, - дип сойли Галия Хисамова. – Мисал өчен, узган елны безгә бер баланы китерделәр, нибары бер ай гомере калган, диделәр. Чынлыкта, безнең тәрбия аркасында ул инде ел буе яши! Хәзер аның күзләре дә күрми инде, һәрвакыт авыртуны баса торган дарулар эчәргә мәҗбүр. Тик ул барысын да ишетә, аңлый – ул яши!»

«Башка үзәкләр, хастаханәләр белән чагыштырганда бездә – курорт», - ди әниләрнең берсе.

Хоспис, терелүләренә өмет булмаган балалар өчен шартлар тудырудан кала, социаль тернәкләндерү функцияләрен дә үти – монда торучыларга психо-эмоциональ ярдәм күрсәтә. Мисал өчен, алар церебраль паралич белән авырган балаларның әти-әниләренә бераз мәшәкатьләрдән арынып тору мөмкинлеге бирәләр. «Андый ата-аналар физик яктан да, мораль яктан да бик арыган булалар. Ә без аларга ике атна булса да үз эшләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәбез – документлар белән йөрергә, яки бераз ял итеп алырга. Хәтта алар балаларын үзләрен генә калдырырга теләмәсәләр дә, хосписта ял итеп алырга мөмкинлек бар. Ашарга пешерү, җыештыру, кер юу кебек эшләрне персонал үз өстенә ала.»

Хосписта мөселманнар һәм христиан дине вәкилләре өчен намаз кылу бүлмәләре дә бар.

Хосписта торып, соңгы юлга шушыннан киткән 21 баланың исеме аерым бүлмәдә урнашкан “зәңгәр күк гөмбәзе” - хәтер тактасында йолдызчыкларга язылган. Бала үлгәннән соң, ата-аналар аның исеме язылган йолдызчыкны шушы “зәңгәр күк”кә кадап куялар, дип аңлата баш табиб. Бу үзенә күрә психологик алым – ата-аналар шундый ук йолдызчыкларны күреп, үзләренең ялгыз түгеллеген аңлыйлар. Кайчакта шундый ата-аналар бергә җыелалалар, елап, кайгыларын уртаклашалар.

Кызганычка каршы, бу ел башыннан гына да “күк”тә тагын биш йолдыз кабынган. Ике бала неврологик авыруны җиңә алмыйча дөньядан киткән, тагын өчесе - яман шештән.

«Мондый хоспислар Русиядә нибары икәү – Казанда һәм Санкт-Петербургта. Зур ил өчен бу – диңгездә бер тамчы кебек кенә. Кайбер Ауропа шәһәрләрендә хоспислар саны йөзләгән», - дип борчылып сөйли фонд директоры Владимир Вавилов.

Хосписка татар сәхнәсе йолдызлары буш кул белән килмәде – үз музыкаль дискларын бүләк иттеләр. Ә очрашу ахырында балалар һәм артистлар, бергә ишегалдында җыелып, күккә төрле төстәге һава шарлары очырдылар, моны эшләгәндә иң яхшы һәм ихлас теләкләрен теләделәр.

«Безгә һәрвакыт игътибар җитми, - дип сөйләп алды әниләрнең берсе артистлар белән хушлашканда. – Хәзер инде сез беләсез: без бар һәм күп. Исән-таза балалар белән янәшәдә безнең кебекләр дә бар – шуны белсеннәр иде. Аларның да тулы канлы тормыш белән яшиселәре килә. Зинһар, моны онытмагыз!», - диде ул.

Кунакларның берсе, җырчы Марсель Вәгыйзов, “Монда күргәннәрдән соң үз тормышыңның оҗмахтан да ким түгеллеген аңлый башлыйсың”, - дип билгеләп үтте.

[gallery size="medium" ids="2206,2205,2204,2208,2207"]

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев