Логотип Идель
Ялкын

"ХЕТ 18ДӘ ӨЙЛӘН!"

«Сәләт»нең «әтисе» – Җәүдәт абый Сөләйманов үзенең мәхәббәт тарихын: «Башка тема юкмы? чөнки мәхәббәт ул гаиләгә тоташа, ә гаилә белән тәмамланмаган мәхәббәт – аяныч мәхәббәт. Сүз ярату турында барамы, мәхәббәт турындамы – моны аерып карарга кирәк», – дип башлады.

 

Җәүдәт абый Сөләйманов:

– Ярату ул гаилә белән бәйле булмаска да мөмкин. Мәхәббәт ул – яну, ул эмоция, хис, акылга түгел, минемчә, иң элек, организмдагы химик, физик, физиологик күренешләргә бәйле. Аек акыл белән фикер йөрткәндә мәхәббәт ул куркыныч халәт, кулыңда кынсыз кылыч тоткан кебек. Мәхәббәт бер яклы гына да булырга мөмкин, күп очракта ул шулай була да. Я егет өзелеп сөя, эчтән дөрләп, янып яши, я – кыз бала. Ә инде ике мәхәббәт бергә килгәндә аралашу чын вулканга (янартауга) әверелә. Мәхәббәт утында янып, матур гына башланган мөнәсәбәтләр күмер-кисәүгә дә әйләнергә мөмкин. Ә инде ташып торган мәхәббәт хисләре, бер-береңә чиксез көчле тартылу гаилә коруга китерә икән, ул чын мәхәббәтле гаилә булачак, анда туган балалар да бит мәхәббәттән туачак. Мәхәббәт ул өермә кебек кинәт килә, зур югалтуларга дучар итеп, кинәт китеп тә барырга мөмкин. Мәхәббәттән тотрыклы гаилә тусын өчен егеттән дә, кыздан да акыл көчен, йөрәк сиземләвен башта мәхәббәткә йөгән итеп, ә инде тора-бара дилбегә итеп куллана белү кирәк.

Мин күбрәк мәхәббәт турында түгел, яшьләр белән сөю, ярату дигән тойгылар хакында сөйләшер идем. Кеше бит ул физиологик яктан бик анык яратылган, хатын-кыз бигрәк тә! Кыз бала ир-егетне сайлаганда, һичшиксез, аны үзенең булачак балаларының әтисе итеп күрә. Күп кенә егетләрне танышуның башында менә шул куркыта да инде J Ир-егет, минемчә, бәлки үзе дә сизмәстән, хатын-кызны әнисенә охшатып сайлый, андагы сыйфатларны тоеп-тоемлап. Гаилә төзегәндә, аларны берсен-берсе сөю хисе бәйләсә, тора-бара ул җаваплылык, кайгыртучанлык хисе белән бергә кушылып китеп, хөрмәт, ихтирам белән өретелеп, халыкта мәхәббәтле гаилә дигән матур күренеш хасил була. Мәхәббәттән башланган гаилә дә шулай ук.  Ә ярату ул төрле була... Соклану, ошату, охшату, кызыксыну... Ул һәрвакыт нәрсәдер алу, киемне дә бит үзеңә, гәүдәңә яратып аласың. Яратуның тамырында ук шул мәгънә ята бит – “ярый торган”.  Ә мәхәббәт ул – бирү. Чиксез кайгырту. Мәхәббәт хисендә кеше алу турында уйламый – ул бөтен дөньясын, ярсыган йөрәген, хәтта гомерен дә мәхәббәте төшкән кешесенә корбан итәргә әзер.

Миннән үз гаиләм турында еш сорыйлар, аның эченә кереп карарга тырышалар. «Адәм белән Һава» тапшыруына да чакырганнары булды. Дөресен әйткәндә, мин ул темага кагылырга, башкаларга ул хакта ачылып сөйләргә куркам. Чөнки, гаилә ул шундый нечкә, серле нәрсә, әгәр аның эченә кемгәдер «борын тыгып», артык кызыксынып карарга рөхсәт итсәң, гаиләнең күренмәс җепләрдән үрелгән мәхәббәтле халәтенә күз дә тияргә мөмкин.

Әйе, мин мәхәббәтнең нәрсә икәнен беләм дип уйлыйм, аны мин чын-чынлап кичердем, һәм кичерәм дә, әмма аны читкә чыгарырга кирәк, чәчеп йөрергә кирәк дип санамыйм. Әгәр вакытында, әйткәнемчә, хисләр булганда, гаилә корып калсаң, барысы да була. Өлгермисең икән – ул хис инде оча да югала. Аның куәте, көче бетә. Я үзеңне юкка чыгара.

Мәхәббәт ул – мич кебек, гаилә коргач, балалар үстереп, дөнья көтә башлагач кына ул ут тыныч кына янып торучы учакка әверелә. Сөюең никадәр көчле, балаларың да шулкадәр күп булырга тиеш. Шулвакыт синең учагың очкыннарын тарата, ягъни синең сөю хисең аларда яшәвен дәвам итә.

Мәхәббәттә сине яраталармы, юкмы – анысы әллә ни мөһим дә түгел. Яратуда исә – мөһим, чөнки, анда син ярату объектыңнан нәрсәдер алырга омтыласың, ә мәхәббәттә – син башка объект кабызган хисне тәрбиялисең, тагын да көчәйтәсең һәм балаларың аша, иҗатың аша дөньяга таратасың. Минемчә, яратырга өйрәтеп була, ә мәхәббәткә өйрәтеп булмый, мәхәббәтне тоеп, кичереп кенә була, һәм аны үзе мәхәббәт кичергән кеше генә аңлый ала.

 

Чын мәхәббәт... тапкыр була!

 

Сезнең беренче яратуыгыз ничә яшьтә булды?

‒ Мәктәптә укыганда. 4нче класста. Аннары ул минем өчтуган сеңлем булып чыкты. Элек бер класста икенче елга утыртып калдыралар иде бит. Минем белән бер партага 3 ел утырып калган малай эләкте. Мин аңа өй эшләрен эшләп бирәм, кем-кемнән күчерүен белеп булмый бит, укытучы икебезгә дә «ике»ле куйган чаклар истә. Ул, көчле, елгыр егет, мин яраткан кыз янына башкаларны китерми иде, шулай итеп, ул кызны, башкаларның көченә таянып, башка малайлардан саклау хәйләсенә ирештем.

10нчы класста укыганда чуаш кызына гашыйк булдым. Аның белән безне класс җитәкчесе гел дәресләрдән соң калдыра иде. Берәр бирем бирә дә, әзерләнегез, дип чыгып китә. Үземнән берничә яшькә олырак егет белән шул чуаш авылына йөри идек. Ул мин яраткан кызның апасы янына, ә мин – сеңлесенә. Миңа бабай әйтә иде: «Улым, кемне яратсаң, шуңа өйлән, син чуаш кызына өйләнсәң дә, аны мөселман ясыйсың», ‒ дип.

Университетта курс саен гашыйк булып, мәхәббәт шигырьләре бик күп язылды. Бер китаплык шигырь, икенче курста – тагын бер китапчык. Андый шигырьләрне язмаган егет безнең вакытта булмагандыр инде ул. Әйтәләр иде, 19 яшенә кадәр мәхәббәт шигыре язмаган малай рәтле малай түгел дип.

Сезгә гашыйк булган кызлар күп идеме?

‒ Аны кем белә инде. Мин активист идем, үземә булган игътибарны, әлбәттә, тоя идем. Әмма ул партия заманы, без идеяләр белән яши идек. Актив иҗтимагый тормышта кайнап яши башладым мин дә. Икенче курстан соң, яратып, сөям дип, китаплар язу булмады. Мин студентлар арасында актив позицияле, әйдәп баручы бер вәкил идем. Әмма – актив тормыш белән яшәсәм, тирәлегем, әйләнә-тирә мохитем шактый киң булса да – актив кызлардан читләшә идем. Артык якын торучылардан ниндидер куркыныч янавын тоя башладыммы шунда...

Минемчә, әгәр мәхәббәтең төшкән икән, син ул кешедән беркая да китмисең, китә дә алмыйсың - ул сине куса да, ни дип әйтсә дә... Син аның янәшәсендә булырга тырышасың, аңа якынрак... Ул әле сине соңыннан ошатырга да мөмкин, ул сине, һичьюгы, запаста булса да тотсын. Аның тирә-юнендәгеләр арасыннан, бәлки, бер көн ул нәкъ менә сине сайлап алыр.

Чын мәхәббәт бер генә тапкыр була дип уйлыйм – ул бит яну, шуның өчен мәхәббәтең килгәндә аны югалтмаска тырышырга кирәк. Монда төгәл киңәшләр бирү урынсыздыр да. Шуны әйтә алам, мәхәббәт берьяклы булганда, кызларның һәм егетләрнең мәхәббәтен яулау тактикасы, минемчә, капма-каршы. Аеруча кызлар өчен: мәхәббәт объектыңа артык бәйләнмәскә, аның энергиясен таламаска кирәк, ул синең яратуыңны белгәч тә, сабыр була бел, нинди уңган, әдәпле, сәләтле булуыңны күрсәтү юлларын кара.  Син аңа бәйләнеп йөрергә тиеш түгел, үзеңне хәйлә белән, басым ясамыйча гына, сайлаттыра белү хәерле. Кызларның иң көчле коралы – тыйнаклык. Әмма тыйнаклыкны пассивлык, үз-үзеңә йомылу белән бутамаска кирәк. Шундый мәхәббәтең аша башта ошатуга ирешәсең, аннары яратуга, аннары сөюгә, шуннан инде җавап итеп мәхәббәт чаткылары кабынуга да күп калмый...

Әйе, ошатудан да башлана мәхәббәт. Кеше сине төрле ситуацияләрдә күрергә, сынап карарга тиеш. Мәхәббәт исә бер кабынса, тузга капкан ут кебек, яңгырда да сүнми. Бәхәсләшүләр, аңлашмаулар була инде, хәтта «минем сине күрәсем дә килми!» дип аерылышкан кешеләр дә, мәхәббәтләре чын булса, бер-берсенә магнит кебек тартыла, барыбер бергә була.

 

Кызлар егетләрне үз Буратиносы итәргә тиеш!

Сезнең кызлар эталоны?

‒ Һәркемнең үз эталоныдыр инде ул. Менә шуңа күрә дә монда утырган һәрберегез үзенчә матур. Һәрберегез мәхәббәткә лаек һәм сез каш булыр йөзек һәрберегезне көтеп тора. Аны таба гына белергә кирәк.

Егетләр алар тупасрак, оешмаганрак була, алар эшкәртелмәгән агач бүкәне кебек, бигрәк тә яшь чакта, менә шул бүкәннәрдән үз Буратиноңны әмәлләү – анысы инде сезнең эш, кызлар! Егетләргә, гадәттә, тыйнак кызлар ошый. Ни генә дисәләр дә! Ике кыз арасыннан сайлый икән, тыйнаграк кызның сайлану мөмкинчелеге зуррак. Бу аңлашыла да: чөнки ул сайлаган кыз – аның булачак балаларының әнисе бит.

Кызларга багышлап язган шигырьләрегез күпме?

‒ Багышлаулардан торган бер-ике блокнотны инде архивка да тапшырдым. Алар минем яратуларым булган, ә мәхәббәт ул – Венера апагыз. Минем бу яратуларым турында ул да белә, яшьлегемдә яраткан ул кызларның ирләре дә белә...

Ә Венераны очратуның тамырларын мәктәп елларыннан да эзләп була.  Тугызынчы класста мин математика белән кызыксынып киттем. Безгә математиканы бик таләпчән укытучы укыта башлады. Ул класска авыр-авыр биремнәр бирә, мин дәрестә рәсемнәр ясап утырам. Күбрәк шул яшь укытучы портретын. Ул мине такта янына чыгара да, «икеле» куеп кертә. Шуннан миндә үҗәтлек кузгалды: тукта, ә ник әле мин моны булдыра алмыйм?! Кайтам да, 3-4 сәгать математика эшлим өйдә. Үзем дә сизми калам вакытның узганын... Шулай итеп, очучы булам дип хыялланып йөргән малайга математика җене кагылды. Бу язмыш булган икән. Мин мехматка укырга кердем, шунда булачак хатыным, мехмат студенткасы Венерага гашыйк булдым.

Венера апаны кем күбрәк ярата – Әдип Әлмирме, шагыйрь Сөләйманмы, әллә Җәүдәт Сөләймановмы?

‒ Сөләйман. Әдип Әлмир Венера апагызны да, туганнарын да, якын кешеләрен дә – барысын да «Сәләт» учагына сала. Җәүдәт Сөләйманов – биографиясе, туган җире, укыган урыны булган бер зат, галим. Сөләйман ул – шагыйрь, башка калыпта яшәүче кеше, аның аша дөнья фәлсәфәсе, җиһан фәлсәфәсе үтә. Мәхәббәт утында да Сөләйман яна инде J

Өйләнү өчен иң яхшы вакыт ничә яшьтә?‒ Әгәр егет кеше гаиләсен тәэмин итә ала икән, ничә яшьтә булса да ярый. Хет 18дә! Әйткәнемчә, бер-береңә мәхәббәт булырга тиеш, анысы иң мөһиме. Авторитет, хөрмәт хисе дә кирәк. Мәхәббәт белән бер-береңә карата ихтирам хисе булса, бернинди авырлыклар да сизелми. 18дә тормышның кагу-сугулары, кыенлыклары тагын да җиңелрәк уза. Балагыз да булып куйгач, син үзең дә шул бала белән үсәсең. Ә 30да инде башкача. Олыгайган саен кеше тормышка җитдирәк карый башлый, авырлыкларны тулаем күреп акыл белән кабул итә, бу инде өйләнгәнче, кызга тәкъдим ясаганчы олы яшьтәге егетләр “җиде кат үлчәп, бер кат кисә” башлый дип әйтеп була. Дөрес, бу әле тагын менталитет белән бәйле. Бездә, мәсәлән, кызлар 20гә җитсә, егетләргә 25-27 тулса, гаиләсез кала дип борчылып, «сазаган» дип карый башлыйлар. Менә Италиядә 30-35тә әле өйләнү турында уйламыйлар да. Дөрес, аларда яшәү дә башкачарак. Әмма әти-әниләрнең дә бит оныклар күрәсе килә, бу – табигый процесс.

Ир белән хатын арасында яшь аермасы күпме булырга тиеш?

‒ Биш яшь – идеаль, минемчә, чөнки, үземнеке дә шулай. Махсус рецепты, махсус куелган яше юк. Бары физиологик үзенчәлекләр белән бәйле булырга мөмкин бу бүленеш. Олыгайган саен кешенең физиологик яклары үзен сиздерә башлый. Мин ире 10 яшькә олы, ире 5 яшькә яшьрәк булган бәхетле гаиләләрне дә беләм...

 

[gallery columns="2" size="medium" link="file" ids="1048,1044"]

Венера апа Сөләйманова:

‒ Мин, беренче курс студенты, факультетта укулар башланыр алдыннан үткәрелә торган әңгәмәгә килдем, ә Җәүдәт абыегыз, комсомол комитеты секретаре буларак, комиссиядә иде. Ул шундый җитди иде! Ә мин, 17 яшьлек комсомол, кая җибәрәләр, шунда барам инде. Икенче апрель көнне, өмә үткәреп, Казанның Черек күл янындагы «Мәхәббәт аркасы» янында боз ватып йөрдек. Җәүдәт абыегыз белән ныклап шунда таныштык. Ул миңа шул вакытта ук күз аткан. Шул ук көнне мине театрга чакырды. Мин, тәрбияле кыз икәнемне күрсәтергә теләп, 15 минутка алдан килеп бастым һәм Җәүдәт абыегызны көтеп торырга туры килде. Без аның белән дүрт ел йөрдек, һәм ул дүрт ел мәхәббәтемне яуларга омтылды. Ләкин аның хисләренә шактый озак җавап бирмичә йөрдем.

Ул ниндидер батырлык эшләде, дип әйтә алмыйм. Әмма дүрт ел эчендә мин аңа шулкадәр ияләндем! Ул минем белән очрашу өчен сәбәпне табып кына торды. Походка, «Карлы десант»ка… кая гына барсам да, Җәүдәт минем янда. Шулай итеп, ул тормышымның аерылгысыз өлешенә әйләнде. Без инде 32 ел бергә! Баштагы мәлдә без бер-беребезгә ияләндек. Чөнки без – икебез ике төрле дөнья, хәер, менә әхлак кыйммәтләребез уртак иде. Хәзер мин аннан башка тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм. Ә теге вакытта, 21 яшьтә кияүгә чыкканда, гамәлләремә аңлатма бирерлек хәлдә булмаганмын: дөрес эшләдемме, бердәнбер дөрес юлдан киттемме икән?

Иптәш кыз белән тулай торакта яшәгәндә, Җәүдәт абыегыз бер катка түбәнрәк яши иде. Һәм без, батареягә сугып, «хәбәрләшә» идек. Иртән торуга, ишек астында шигъри хатлар пәйда була торган иде.

Әти-әнием минем мөнәсәбәтләремә беркайчан да кысылмады. Мин инде зур кыз, шуңа күрә «ничек әйтәм, шулай булачак та!». Балаларым белән дә шулай ук – үзләре хәл итсен, дим.

[gallery link="file" size="medium" columns="2" ids="1055,1057"]

– Балаларыгызга исемне кем сайлады?

– Билгеле бер исем кушабыз дигән ният булмады бездә. Кызыбыз тугач, нинди исем кушарга икән дип, ай буе уйладык. Соңыннан Җәүдәткә: «ЗАГСка барып, үзең теләгән исем куш та кайт», – дидем.

– Җәүдәт абый «Сәләт»кә бик күп вакытын багышлый. Аны эшенә көнләгән чакларыгыз буламы?

– Юк, чөнки «Сәләт» – гаиләбезнең аерылгысыз өлеше. Ул безнең гомеребезгә кереп, шунда мәңгегә калачак та!

 

[gallery link="file" columns="2" size="medium" ids="1047,1049"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев