«ХАТ ЯЗГАН ӨЧЕН БУШЛАЙ ПУТЕВКА»

Игътибар! Игътибар! Бәйге!!!

«Артек» Халыкара балалар үзәге һәм Россия Почтасы «Я хочу Артек»дип исемләнгән бәйге игълан итә.

Бәйгедә катнашу өчен нибары хат яза белергә кирәк. Чын әйтәм, дустым! Катнашырга телисеңме? Алайса, сиңа ни өчен Артекка барасың килгәнлекне аңлатып, кулдан хат язып, шуны "заказной хат" тамгасы белән җибәрергә кирәк булачак.

Бәйгедә 10 яшьтән 16 яшькәчә булган егет-кызлар катнаша ала.

Хатларны 18 нче апрельгә кадәр җибәрергә мөмкин.

Бәйге җиңүчеләре «Артек» лагерена бушлай путевка белән бүләкләнәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 май 2021 - 15:56
    «БЕЗГӘ КҮРЕШЕРГӘ КИРӘК!» Хатлар буенча әзерләнгән котлау тапшыруларын электән дә үз иткән Рәбисә апа аягын сындырып, урын-җир өстенә калгач, бөтенләе белән калдырмый торган булып китте. Берсеннән-берсе матур итеп язылган эчтәлекле хатларны тыңлаганда, кәефнең юк чагы булса да, күңелләре күтәрелеп китә. Бер дә юкка, татлы тел тимер капканы ачар, димәгәннәр. 
    740
    0
    0
  • 22 май 2021 - 11:35
    ЗАМАНЧА СУ АНАСЫ ЯКИ КВАДРОКОПТЕР МАҖАРАСЫ Кәримне Өчиледә барсы да белә иде. Ул алай начар малай түгел. Кайчан карама – теге яки бу эш белән мәшгуль. Укудан кайткач, өйне җыештыра, савыт-сабаны юа. Соңыннан тышка чыгып, малларны карый. Тыштагы эшләрен бетереп керүгә, әнисе дә кайтып җитә.
    665
    0
    1
  • 26 май 2021 - 17:40
    САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле.
    499
    0
    0

Блоглар