Логотип Идель
Ялкын

ХАТ АТ МИҢА!

Күптән түгел  дустым белән хушлашырга туры килде. Туп җитмәгән борын, нинди аерылу инде ул, дисезме? Шулай булды... Китте, бетте. Җитмәсә, тиз арада гына күрешеп тә булмаячак икән, менә монысы инде һич тә күңелле түгел. Мелодрама шушы җирдә башлана да инде! Җылыйбызмы?

Шулай күңелне бозып ташлады да, аннары үзе үк мине тынычландырырга тырышып: «Йә инде, ник күңелеңне төшерәсең,  сагынгач, сөйләшер өчен телефон бар, интернетта да аралашу мөмкин эш бит!» Мин аның сүзләренә җитди карый алмадым. Күзгә күз карашып сөйләшүгә ни җитә соң?

Шулвакыт, үзем дә сизмәстән: «Алай булгач, адресыңны бирерсең, кәгазь хатлар язармын!» – дидем. Шушы шаярып кына әйткән сүзләрем дускаемның йөзендә елмаю тудырды: «Минем беркайчан да кәгазь хатлар  алганым булмаган иде әле, шулай булгач,  көтеп калам...» – диде бу.

Вакыт узды, мин язмадым. Юри генә әйткән булган идем, ә ул чынлап та минән хат көтә икән. Үземә дә әйтеп куйды бер тапкыр шалтыратканда. Сүз биргәч, эшләмичә булдыра алмадым, ихтыяр көчемне җыеп, кәгазь бите белән каләм алдым да хат язырга утырдым. Әйе... Бик күп яза алдым инде...

«Сәлам, дустым!» - дидем дә тукталдым да калдым! Мин хат яза белмим икән ләбаса! Әле аны язып карамыйча, чын хат язуның нинди авыр эш икәнен уйлап та караганым булмады... Көчем җитмәде, ташладым ул эшне. Тик... көннәр үтте, ә телефонда  SMS: «Ай-һай, озаклый хатың!» Шушы сүз җитә калды, кабаттан яза башлаган хатымны кулыма алдым.  Һич кенә дә булдырып булмый бит. Ни язарга соң? Ничек язарга? Телефон белән интернетта SMS язышу шикелле җиңел генә түгел икән бит бу! Матур да булсын, эчтәлекле дә, иң мөһиме: күңелгә ятышлы!

Хат язу кагыйдәләре бар икән!

Ә бит, эзләнә торгач, дөрес итеп хат язуның бер-ике кагыйдәсен таптым! Ягез әле

– Язачак язмаңны матур, пөхтә биткә яз! (Математика дәфтәренең битен ертып алырга кирәкми!)

– Иң беренче итеп  исәнләш!

– Үзең турында сөйли башлаганчы, хат алучының хәлләрен белеш!

– Ямьсез, тупас сүзләр кулланмавың яхшырак булыр.

– Язмада бозып, кире сызулар, төзәтүләр укучының кәефен төшерәчәк! (Шуңа күрә башта караламада яз.)

– Язуда хәрефләрең аңлаешлы булсын.  Хат бөтен килеш бер үк төстәге ручка пастасы белән язылса, тагы да шәбрәк.

– Хатны тәмамлагач, иң аста  исемеңне куярга онытма! P.S. Үз исемеңне!

Әйе, болай караганда бер дә авыр нәрсә түгел түгелен! Тик, иң мөһиме: хатны яхшы, күтәренке кәефтә язырга кирәк! Синең бөтен эмоцияләрең шушы кәгазь битендә чагылачак. Начар кәеф белән хат язып, якын кешеңнең дә аяз көнен караңгылата күрмә!

Йә, дустым! Үзеңнең дә, кадерле кешеңнең дә кәефен күтәреп җибәр әле. Кулыңа чын хат алып уку – зур сөенеч бит ул! Язудагы хәрефләр читтән генә гади булып күренәләр, ә чынлыкта бер дә алай түгел! Бу хәрефләрнең  һәрберсендә кешенең күңел хисе, йөрәк җылысы һәм мәхәббәте сыйган. Кыскасы, «антиквар» хәрефләрне сиңа да укып карарга насыйп булсын, дустым!

Катлаулы тоелдымы, шулай ул: хат бит смс түгел. Ләкин аны алгач, сөенече дә мең тапкырга күбрәк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев