Логотип Идель
Ялкын

"ХАЛЫКАРА ТЫНЫЧЛЫК ҺӘМ РИЗАЛЫК КӨНЕ"

20 нче сентябрь нинди көн икәнен беләсезме? Күпләрегез "Якшәмбе," - дип җавап бирергә ашыгыр. Әйе, сез хаклы. Тик гади ял көне булудан тыш, 20 нче сентябрь - Халыкара тынычлык һәм ризалык көне дә әле. Бу хакта беренче генә ишетүегезме? Алайса, тыңлагыз.

Халыкара тынычлык һәм ризалык көненә 1981нче елда Генераль Ассамблея тарафыннан нигез салына һәм ел саен уздырыла башлый. Татарстан да бу чарадан читтә кала алмый. Нәкъ менә шуңа күрә, икенче ел рәттән Казаныбызда 20нче сентябрь зур бәйрәм рәвешендә уздырыла.

2015нче елда Халыкара тынычлык һәм ризалык көне кысаларында берничә чара уздырырга планлаштырыла. Шуларның берсе Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында көндезге өчтә (15.00) зур концерт булачак. Яшьләр һәм олы буын өчен кызыклы булган әлеге концертта яшь татар җырчысы, биш "Алтын барс" премиясе иясе Мөнир Рахмаев, "Зинаида Шнипельсон" кавер-төркеме һәм яшь, ләкин зур уңышларга ирешеп өлгергән "Волга-Волга" төркемнәре чыгыш ясаячак. Өч сәгать ярым дәвам итәчәк әлеге концерт барышында тамашачылар берничә үзенчәлекле мәйданга барып, үзләрен һәм балаларын куандыра алачаклар. Шундый мәйданнарның берсе - открыткалар үзәге. Бирегә килгән һәркем  милли рухта ясалган открыткаларны бушка алып, тутырып, Россиянең теләсә кайсы ноктасына яки чит илгә җибәрә алачак. Моннан тыш көн дәвамында һава шарлары үзәге эшләп торачак. Әлеге үзәккә килеп, сез шарларга үзегезнең исемнәрегезне яза аласыз. Ә концерт азагында, ягъни 18.30 барлык шарлар да ачык һавага очырылачак.

Халыкара тынычлык һәм ризалык көне уңаеннан уздырыла торган барлык чаралар да Яшьләр эшләр, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәме белән һәм "FUN-24», "Планета Фитнес" үзәкләре спонсорлык ярдәме белән оештырыла. "FUN-24», "Планета Фитнес"ның үз мәйданчыклары да булачак. Бирегә килгән кунаклар уеннарда катнашып, махсус сертификатлар ота алачак.

Халыкара тынычлык һәм ризалык көне уңаеннан, 18-21 нче сентябрь көннәрендә активистлар тарафыннан "Волга" яшьләр үзәгендә "Мы - одна страна, мы - один народ" дип исемләнгән форум узачак. Әлеге форум яшьләр арасында экстремизм һәм терроризмны булдырмауга һәм кисәтүгә юнәлдерелгән. Форумда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 80 кеше катнашыр дип көтелә. Берничә көн дәвамында алар өчен махсус тренинг, остаханәләр эшләп киләчәк, форум катнашучылары белән дөнья күләмендә танылу алган шәхесләр, психолог һәм тренерлар эшлиячәк.

Әгәр дә сез форумга гариза бирергә өлгермәгәнсез, ләкин Халыкара тынычлык һзм ризалык көненә үз өлешегезне кертергә телисез икән, фотокросста катнашырга мөмкин. 19нчы сентябрь көнне иртәнге 11.00да Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм минитсрлыгы каршында фотокросста катнашырга теләгән һәм кечкенә генә булса фотокамерасы булган һәркем килеп, биремнәр ала ала. Катнашучыларга җиде теманы яктырта, проблема ачып бирә ала торган фотолар төшерергә тәкъдим итәчәкләр. Катнашучылар иртәнге унбердән кичке алтыга кадәр шәһәрнең төрле урыннарында биремнәр үти алачаклар. Көн дәвамында төшерелгән фотосурәтләрне 18.00га кадәр оештыру комитетына тапшыру таләп ителә, эшләр почта аша электрон вариантта, яки флешкаларда кабул ителә. 20 нче сентябрь көнне әлеге бәйгегә нәтиҗә ясалачак һәм барлык эшләр арасыннан иң-иңнәре билгеләнәчәк. "Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә," - дип тә өстәде оештыручылар.

Дустым, әгәр дә ял көнең күңелле һәм файдалы узуын теләсәң, сиңа, һичшиксез, Халыкара тынычлык һәм ризалык көненә килергә кирәк!

[gallery columns="1" size="full" ids="3389,3387"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев