Логотип Идель
Ялкын

«ХАЛЫК КҮҢЕЛЕ «МОЗАИКА КУЛЬТУР»ДА ЧАГЫЛА»

2015 нче елның 29нчы августында Казанда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында «Мозаика культур» дип исемләнгән беренче Республикакүләм этноконфессиональ фестиваль узачак. Әлеге чара Татарстан Республикасы көненә багышланып уздырыла. Фестиваль 12.00да башлана.

Фестивальның максаты катнашучыларны һәм Казаныбыз кунакларын Татарстанның күпмилләтле халкы, аларның мәдәни байлыклары һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру. Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты, Татарстан халыклары ассамблеясы, Татарстан митрополиясе, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзәрәте белән берлектә оештырыла.

«Мозаика культур» фестивале «Кремль» яр буе урамында узачак. Чара вакытында интерактив мәйданчыклар, каллиграфия, алтын белән чигү буенча остаханәләр, милли мәдәният экспозицияләре һәм һөнәрчелек күргәзмәләре булачак. «Религия, как часть культуры» экспозициясендә фотокүргәзмә,  рәсем сәнгате осталары эшләре, дини китаплар сату булачак.

Фестивальгә килгән кунаклар өчен профессиональ җырчылар һәм үзешчән коллективлар концерт куячак.

«Мозаика культур» фестивале Татарстан халкы өчен бик мөһим чараларның берсе булыр дип көтелә. Фестиваль  12.00 сәгатьтә башланачак. Программа кичке 6га кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев