Логотип Идель
Ялкын

ХӘЛӘЛ ЧӘЙ БУЛАМЫ?

«Хәләл ризык» дигәч, мин, беренче чиратта, өчпочмакны күз алдына китерәм. Белмим, бәлки, мин «татар исламы» тарафдарыдыр, ләкин әнием үз куллары белән пешергән ризыклар минем өчен һәрвакыт хәләл эталоны кебек. Ләкин бүгенге базар шартларында «Хәләл» сүзе билгеле бер брендка әйләнде. Кемдер ихластан мөселман кардәшләре өчен ислам дине рөхсәт иткән продукция эшләп чыгарырга тырышса, кемнәрдер, брендны кулланып, баерга гына омтыла...


Иң башта: Әссәламүгәләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһү!


Беркөнне, «Ялкын»га кунакка килгәч, Йолдыз мине «хәләл» чәй белән сыйлады. Әйе-әйе, кабына саф татар хәрефләре белән «хәләл» дип язылган иде. Сорау килеп туа: Ислам нәрсәне хәләл дип атый соң?


Гомумән алганда, хәләл продукция – ул Ислам дине таләпләренә туры китереп эшләнгән продукция. Хәрәм исә, бу очракта  – шәригать таләпләренә туры килмәгән ризык. Беренче чиратта, сүз ит турында бара. Без беләбез: мөселманнар дуңгыз итен ашамыйлар. Аллаһы Тәгалә Коръәндә моны тыя. Сәбәпләрен ачыклап тормыйбыз, шунысын гына әйтеп үтик: дуңгыз итенең кеше сәламәтлегенә зыяны бик зур икәне галимнәр тарафыннан инде күптән ачыкланган.


Хәрәм категориясенә шулай ук үз үлеме белән үлгән хайваннарның ите һәм билгеле бер тәртиптә чалынмаган хайван ите керә. Мәсәлән, тавык ите тыелмаган. Ләкин ит комбинатында аны тиз-тиз, электр тогы белән генә үтерәләр дә – вәссәлам. Мондый ризык хәләл булмый, чөнки Ислам дине кануннары нигезендә хәләл ит – ул кан агызып чалынган хайванның ите. Бу таләп үтәлмәсә, ит хәләл дип саналмый. Балык ите, нинди генә төрдә булса да – хәләл. Ат ите хәләл дип санала. Әләзән якларында эшләнүче казылык та, димәк, хәләл.


КӘНФИТКӘ КИЛСӘК...


 

[caption id="attachment_29764" align="alignright" width="300"] Фото: pixabay.com[/caption]

Хуш, канлы эпопеяны тәмамлыйбыз. Татлы ризыкларга килсәк, шуны истә тотарга кирәк: кәнфитләрдә, тортларда кушылмалар бик күп. Мәсәлән, тортка күпмедер күләм спирт кушмасаң, ул бик коры булып чыга. Хәләл индустриядә тортны төрле ысуллар белән юешлиләр. Шул ук кәнфиткә дә бихисап төр консервантлар өстиләр, аларның күпчелеге, теге яки бу нәрсә кушылу сәбәпле, хәрәм категориясенә керә. Димәк, сак булырга кирәк. Түбәндәге консервантлар хәрәм:




  • - Е-120 (Cochineal, Carminic Acid, Carmines, кошениль; кармин кислотасы; кармин)

  • - E-441 (Gelatine, желатин)

  • - Е-904 (Shellac, шеллак)

  • - E-920 (Cysteine, L-, anditshydrochlorides – sodiumandpotassiumsalts, цистеин)

  • - E-1000 (Cholic Acid, холевая кислота)

  • - E-1001 (Choline salts and esters)

  • - E-1100 (Amylase, амилазлар)

  • - E-1101 (Proteases, протеазлар)

  • - E-1102 (Glucose Oxidase, глюкозооксидаза)

  • - E-1103 (Invertases, инвертазлар)

  • - E-1104 (Lipasess, липазлар)

  • - E-1105 (Lysozyme, лизоцим)

  • - Е-1200 (Polydextroses A and N, полидекстрозы A и N)


ЧИПСЫ ДА ХӘЛӘЛ ТҮГЕЛ?!


Чипсылар да хәләл булмаска мөмкин, чөнки: а) консервантлар һәм ароматизаторларның күбесе югарыдагы исемлеккә керә; б) чипсыдагы бәрәңге дин хупламаган майларда кыздырыла (мәсәлән, дуңгыз мае).


Майонезларга да терлек мае кушыла, ә йомыркасы модификацияләнгән булып чыга. Модификацияләнгән, димәк, яки бактерияләр ярдәме белән, яки дуңгызның ашказаны асты бизе белән ясалган. Нәтиҗә: хәләл түгел. Терлек  маена нигезләнгән кремнар да, билгеле, тыела.


ХӘЛӘЛ РИЗЫК БАРМЫ СОҢ УЛ?!




[caption id="attachment_29765" align="alignleft" width="300"] Фото: pixabay.com[/caption]

Әлбәттә, Татарстанда хәләл ризык ясала. Гомумән, бездә хәләл индустрия нык үсеш алган һәм кибетләребездә сайлау мөмкинлеге дә зур. Шунысы да бар, ислам дине кануннары нигезендә эшләнгән продукциянең бәясе гадәттәгедән 5-6%ка зуррак. Моның үз объектив сәбәпләре дә бар, гадәттә, «хәләлчеләр»нең башка чарасы да булмый.


Хәләл индустрия өлкәсендә контрольне Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты башкара. Махсус стандарт бар һәм бу комитет хәләл ризык җитештерү белән шөгыльләнергә теләгән оешмаларны тикшереп, аларга махсус сертификат бирә һәм бөтен эш процессын күзәтеп тора. Әгәр игътибар итсәгез, хәзер хәләл дип сатылучы ризыкларда махсус яшел тамга бар. Ул бары тик «Хәләл» стандарты комитеты тарафыннан гына бирелә. Әгәр тамга бар икән, продукция ышанычлы, аны шикләнмичә кулланырга мөмкин. Комитет тарихында, белүемчә, хәләл сертификатының кире алынган очраклары да бар.  Чыннан да, контроль көчле һәм бу оешмада үз эшен төгәл белүчеләр хезмәт куя.  Ә хәләл чәй... мөгаен, бу бары тик бренд исеме белән хәрәмләшү яки, чыннан да, билгеле бер шартларда җыелган чәй хәләл яки хәрәм буладыр. Ә Аллаһ белүчерәк! (Аллаһу әгъләм!)


Әгәр сезнең Ислам диненең четерекле мәсьәләләре буенча сорауларыгыз бар икән, рәхим итеп, «Ялкын»га яки миңа, фәкыйрегез Айдар Шәйхигә мөрәҗәгать итә аласыз. Үәссәламүгәләйкүм!


"Ялкын" архивы, 2015 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев