"ХӘЙРИЯ КОНЦЕРТЫНА БАРМЫЙ КАЛМА"

Дөнья көннән-көн зуррак тизлек белән үсә, алга бара. Кызыклы вакыйгалар, җәмгыять өчен мөһим чаралар да бик еш булып тора. Шәхси уңышлар, омтылыш-хыяллар турында гына түгел, әйләнә-тирәдәгеләр, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр турында да уйларга кирәк. Ягымлы, итагатьле, ихлас күңелле булырга онытмыйк, дуслар.

Шул темага сөйләшүне дәвам итеп, сезне зур яңалык белән таныштырасыбыз килә.

18 нче февраль көнне 19:00да «Без бергә! Мы вместе!» дип исемләнгән хәйрия концерты узачак. Концерт Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясендә узачак.

Шул көнне, ягъни 18 нче февральдә «Без бергә! Мы вместе!» хәйрия ярминкәсе дә узачак. Ярминә 16:00да башлана.

Концерт һәм ярминкә вакытында җыелган акчалар №61 Коррекция мәктәбенә биреләчәк.

Билетларны №2 Лицей-интернаттан алырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 май 2021 - 15:56
    «БЕЗГӘ КҮРЕШЕРГӘ КИРӘК!» Хатлар буенча әзерләнгән котлау тапшыруларын электән дә үз иткән Рәбисә апа аягын сындырып, урын-җир өстенә калгач, бөтенләе белән калдырмый торган булып китте. Берсеннән-берсе матур итеп язылган эчтәлекле хатларны тыңлаганда, кәефнең юк чагы булса да, күңелләре күтәрелеп китә. Бер дә юкка, татлы тел тимер капканы ачар, димәгәннәр. 
    754
    0
    0
  • 22 май 2021 - 11:35
    ЗАМАНЧА СУ АНАСЫ ЯКИ КВАДРОКОПТЕР МАҖАРАСЫ Кәримне Өчиледә барсы да белә иде. Ул алай начар малай түгел. Кайчан карама – теге яки бу эш белән мәшгуль. Укудан кайткач, өйне җыештыра, савыт-сабаны юа. Соңыннан тышка чыгып, малларны карый. Тыштагы эшләрен бетереп керүгә, әнисе дә кайтып җитә.
    698
    0
    1
  • 26 май 2021 - 17:40
    САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле.
    514
    0
    0

Блоглар