Логотип Идель
Ялкын

ГРАВИТАЦИЯ ДӘ АҢА БУЙСЫНА

 Акбур кисәкләре бер-бер артлы түшәмгә таба оча, кире аның кулына кунып кына ала да янә өскә күтәрелә. Без, тын алырга да куркып, Ильясны күзәтәбез. Тәнәфесләр менә шулай күнелле үтә иде безнең класста.


Бүген Ильясны дөньяның иң танылган циркларының берсендә (әлеге цирк чатырларын узган ел Казанда да күрергә мөмкин иде) дулкынланып меңләгән тамашачы күзәтә. Ул инде күптән Япониядә, шуңа да аның белән Интернет аша гына аралашырга туры килә (сүз уңаеннан, Интернетның «атасы» Тим Бернерс-Лига мең рәхмәт!).


17 апрель – Халыкара цирк көне уңаеннан Ильяс турында материал әзерләргә булдым, сорауларны «дөнья пәрәвезе» аша җибәрдем. Түземсезлек белән көткән «бүген җавапларны алам» дигән көнне Интернет Токиода көчле җир тетрәү турында хәбәр итте. Фикерләр чуалды, каушатты. Инде Ильясның хәлен каян белергә дип аптырап утырганда, үзеннән хәбәр килеп төште: «Гафу ит, бездә форс-мажор, җавапларны җибәрә алмыйм әлегә». «Беләм, беләм! Нинди җаваплар?! Син исән-саумы?» «Әйе, минем белән бар да әйбәт...» – дигән сүзләрдән соң гына җиңел сулап куйдым. Материалым кирәкле вакытка әзер булмады, әлбәттә, ләкин монысы хәзер бик вак мәсьәлә булып тоелды. Алга таба Ильястан килгән хәбәрләр буенча география өйрәнергә мөмкин иде: «Мин Кытайда / Лондонда / Мәскәүдә /, иртәгә Казанда булам!». КАЗАНДА!..


Охаё годзаймасу! («Исәнме»не сүзлектән карап, махсус өйрәнеп килдем – А.Б.)


Коничива, Альбина!)))


(Монысын көтмәгән идем, тиз генә татар теленә күчәргә кирәк – А.Б.) Синең белән нинди телләрдә сөйләшергә мөмкин хәзер?


Татар һәм рус телләре – болары табигый. Инглиз телендә аралашырга мөмкин, япон телендә – әзрәк. Европада, Италиядә эшләргә туры килде, шуңа бераз итальян, испан телләрен дә беләм.





  • Димәк, син – полиглот?




  • Юк, телләрне камил белергә кирәк. Ә болай әз-мәз белү полиглотлык түгел, башка халыкларны хөрмәт итү дип атала, минемчә. Мин әлегә Япониядә яшим һәм эшлим, димәк, монда яшәүче халыкның телен өйрәнергә кирәк.




  • Ни өчен Токиога киттең?




  • Мәскәүнең «Большой цирк»ында эшләгәндә, Япониягә гастрольләргә йөри идек. Алар бу циркны ел саен көтеп алалар, бик яраталар. Шунда безнең номерны күреп алдылар һәм Токиода урнашкан циркта калырга тәкъдим ясадылар.




  • Театр гардеробтан башлана, диләр, ә цирк?




  • Минемчә, цирк трюктан башлана. Бу аны театрдан аерып тора да инде.




  • Үзеңнең башкарган трюклар, номерың турында бераз сөйләп кит әле.




  • Мин үзем акробат – жонглёр. Әтиемнең юлын дәвам итәм, ул бергә эшләгән артистлар белән эшлим. Номерны без бишәү башкарабыз. Бер-беребезгә төрлечә басып, утырып, ятып, хәтта сикереп тә булавалар ыргытабыз.




  • Тамашачы аеруча ут белән эшләвегезне ярата бугай. Бу трюк өчен махсус әзерлек кирәкме?




  • Ут белән без озак эшләмибез, якынча 2 минут чамасы. Махсус әзерлексез булмый. Башта кешегә утка күнегергә кирәк, курыкмаска өйрәнергә. Аннары инде утлы булавалар белән жонглёрлык итеп була.




  • Син экстремалмы? Канда адреналин уйнаганын яратасыңмы?




  • Киләчәктә үземне экстремал дип атый алуыма өметләнәм. Быел беренче тапкыр тау чаңгысына бастым. Татып карыйсы килгән спорт төрләре күп әле. Бу үзеңне формада тотарга да ярдәм итә. Адреналинны барлык цирк артистлары да яратадыр. Канда һәрвакыт адреналин янып торырга тиеш, минемчә.




  • Япониядәге җир тетрәү сиңа ничек тәэсир итте?




  • Япон халкы бу җир тетрәүне 100 елдан артык көтә иде инде. Һәлакәт озак булмый торса, алар аны фаразлый, төгәл датасын гына белмиләр. Җир тетрәү вакытында мин метрода бара идем. Кинәт «дөнья» селкенә башлады, транспорт туктады, утлар, телефоннар сүнде. Сәгать ярым җир астында утыргач, чыгу бәхетенә ирештем. Карта алып, өйгә ике сәгать буе җәяү кайттым.




  • Кайтканда нинди уйлар иде?




  • Башка тетрәмәсен иде дигән уйлар. Дөресен әйтергә кирәк, курку хисе биләп алды.




  • Иң яраткан ризыгың хәзер дөгеме?




  • Мин Япониядә булгач, кешеләр бу дөге генә ашап тора икән дип уйлый. Алай түгел, японнарның милли ризыклары күп төрле. Шулай да үзебезнең өчпочмак, гөбәдия, чәк-чәк сагындыра. Тагын... эремчек сагындыра, Япониядә ул бөтенләй юк бит.




  • Син Япониядә инде ничә ел? Киләчәккә планнарың нинди?




  • Өч елга якын. Яңа контрактлар булса, тагын бер 5-7 ел чит илдә эшләргә иде. Аннары Казанга кайтып гаилә корасы килә.




  • Үз максатыңа ирешүнең рецепты нинди?




  • Иң мөһим ингридиент – теләк, аңа тырышлык һәм барлык көчеңне кушарга кирәк.








Справка


Исеме – Ильяс Мингалиев


Туган көне – 29.12.1985


Һөнәре – цирк артисты


Яраткан спорт төрләре – акробатика, чаңгы шуу, футбол.


Яраткан дәресе – физкультура.


Тормышта иң кирәк булган дәресе – җәмгыять белеме.


Әлегә вакыты җитмәгән хыялы – татар кызына өйләнү.



[gallery size="medium" ids="726,730,732,724,734,736,738,740,742"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев