Логотип Идель
Ялкын

ГРАНТ ОТ – ЧИТ ИЛГӘ ЮЛ ТОТ!

ӘГӘР ЧИТ ИЛДӘ УКЫРГА ТЕЛИСЕҢ, ӘММА УКУ ҺӘМ ЯШӘҮ ӨЧЕН АКЧАҢ ҖИТМИ ИКӘН, СИҢА ГРАНТ ОТАРГА КИРӘК! ГРАНТНЫҢ ТӨП ӨСТЕНЛЕГЕ – ЧЫГЫМНАРЫҢНЫҢ ӨЛЕШЧӘ, Ә КАЙЧАК ТУЛЫСЫНЧА КАПЛАНУЫ. ДӨНЬЯДА ЙӨЗЛӘГӘН ГРАНТ ПРОГРАММАЛАРЫ БАР. КАЙСЫ ИЛДӘ ҺӘМ НИНДИ ЮНӘЛЕШТӘ УКЫРГА ТЕЛӘВЕҢӘ КАРАП, ТЕЛӘСӘ КАЙСЫНА ГАРИЗА БИРӘ АЛАСЫҢ.
АЛГА КИТКӘН ҺӘМ КИЛӘЧӘКНЕ УЙЛАП ЭШ ЙӨРТҮЧЕ ТАТАРСТАННЫҢ ҮЗ ГРАНТ ПРОГРАММАСЫ ДА БАР. ШУҢА ИСЕМЕ ДӘ – “АЛГАРЫШ”! АНДА БАРЫ ҮЗЕБЕЗНЕҢ СТУДЕНТЛАР ГЫНА КАТНАША. ӘГӘР РЕСПУБЛИКАНЫҢ ИҢ BRIGHT ЯШЬЛӘРЕ РӘТЕНДӘ БУЛСАҢ, ТЫРЫШЫП КАРА! СИҢА ӘЛЕ ТАГЫН БЕР ШАРТ КУЕЛА – ПАТРИОТ БУЛУ.



“АЛГАРЫШ” НИ ӨЧЕН КИРӘК?


алгарыш

Адресы: Казан, Дзержинский ур., 3 йорт
Телефон: (843) 294-95-64, 294-95-65
Сайты: http://alga.tatarstan.ru/

“Алгарыш” гранты яшь белгечләргә укуларын алга таба чит илнең иң яхшы вузларында дәвам итәргә булыша. Грант ота калсаң, Татарстан Хөкүмәте уку, яшәү, туклану, уку әсбаплары, юл бәясенең 80-90 процентын үз өстенә ала. 10-20 процентын студентны чит илгә юллаучы оешма түли. Бу оешма синең уку йорты яки киләчәктә эшләргә җыенган оешма була ала. Аны үзеңә табасы!


“Алгарыш” грантлар программасы 2006 елдан тормышка ашырыла. Аның инициаторы ул вакытта Татарстанның Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Рөстәм Миңнеханов. Программа берюлы ике мөһим мәсьәләне хәл итү өчен булдырылган. Беренчече – Татарстанда интеллектуаль элита үстерү. Икенчесе – республика икътисадын алга җибәрү өчен югары квалификацияле кадрлар тәрбияләү.



КЕМНӘРГӘ БИРЕЛӘ?


Алия_фотосы

35 яше тулмаган яшь һәм талантлы белгечләргә. Барлыгы грантка дәгъва кылучылар 5 төркемгә бүленә. Алдан ук белеп торсаң яхшы: программа бюджетының 70 проценты беренче төркемгә керүчеләргә сарыф ителә.
1. яшь белгечләр, аспирантлар, яшь галимнәр (яңа гына университет тәмамлап әле беркайда эшләргә өлгермәүчеләр дә, берничә ел эш тәҗрибәсе булучылар да бу категориягә эләгә);
2. вуз укытучылары;
3. мәгариф оешмларында эшләүчеләр;
4. инглиз теле укытучылары;
5. физкультура, спорт өлкәсе белгечләре.



КАЙСЫ ИЛЛӘРДӘ УКУ МӨМКИНЛЕГЕ БАР?


Дөньяның теләсә кайсы илендәге уку йортын сайлый аласың. Уку юнәлешләре буенча чикләүләр юк. Бу – зур плюс! Кайбер программаларда уку юнәлешләре чикләнгән. Мәсәлән, Россия күләмендә гамәлгә аша торган “Глобальное образование” программасы грантлары иҗади белгечлек буенча укырга керүчеләргә бирелми. “Алгарыш”та катнашучылар аеруча еш АКШ, Канада, Австралия, Бөекбритания, Ирландия, Германия, Франция, Швейцария, Швеция, Италия һәм Кытайны сайлый. Кайсы илгә генә укырга китсәң дә, сиңа бер мөһим бурыч йөкләнә – анда Татарстанның һәм уңай имиджын формалаштыруга үз өлешеңне кертү зарур!



УКУЫҢНЫ ГЕРМАНИЯДӘ ДӘВАМ ИТӘРГӘ ТЕЛӘСӘҢ?


daad

Адресы: Казан, Татарстан урамы, 2, 252, 253 каб.
Телефон: +7 (843) 221-33-72
Сайты: http://www.daad.ru/

2008 елдан бирле “Алгарыш” программасы Германиянең академик алмашулар хезмәте (DAAD) белән бергә магистрантлар өчен “Николай Лобачевский” программасын гамәлгә ашыра. Бу синең Германиядә укыганың өчен чыгымнарның бер өлешен Татарстан, бер өлешен Алмания хакимияте күтәрә дигән сүз.



НИНДИ ДОКУМЕНТЛАР КИРӘК?


“Яшь белгеч” категориясендә гариза тапшыручыга 11 төрле документ тапшыру сорала. Алар арасында диплом, зачет кенәгәсе, грамота һәм дипломнар, паспорт күчермәләре, аклы-каралы фотолар, гариза һәм анкета да бар.
Иң мөһим дүртесе:
- Инглиз яки алман (кайсы илгә җыенуыңа бәйле) телен яхшы белүең турында таныклык - күп очракта TOEFL, IELTS, GRE, GMAT халыкара имтиханнары сертификатлары. Шуңа игътибар ит: имтихан балы син керегә теләгән вузда таләп ителгән балдан ким булмасын! Грант программасы комиссиясе әгъзалары өчен дә тест балының югары булуы мөһим күрсәткеч. Алдан әзерләнә башларга кирәк, димәк.
- Укырга керергә җыенган оешманың сине укырга инде алуы яки алырга җыенуы турында хат. Бу - иң мөһим документ! Аны кулга төшерү өчен бик алдан әзерлән шуңа күрә! Авырлыгы шунда: чит ил уку йортларында гаризалар март-июньгә кадәр кабул ителә. Ә сиңа документларны 1 февральдә тапшырасы!
- Укырга юллаучы оешманың тәкъдиме. Анда ул грант отучыны укып бетергәч эшкә алырга теләвен һәм чыгымнарның тиешле өлешен үзе капларга җыенуын яза һәм моны җитәкченең имзасы һзм оешманың мөхере белән раслый;
- Мотивацион хат: анда үзеңнең ни өчен бу илдә, бу вузда укырга теләвеңне, гомумән ни өчен укрыга теләвеңне, укып бетергәч бу белемне ничек кулланачагыңны кыска, әмма ышандыргыч һәм нигезле итеп язып бирергә кирәк. “Алгарыш” өчен мотивацион хат 500 символдан ким булмаска тиеш.
Әйе, документлар исемлеге озын. Әмма аларны туплау тормышка ашарлык хәл. Быел грантка документлар әзерләүче буларак ышандырып әйтә алам.



КАЙЧАН, КАЯ, ТАПШЫРЫРГА?


студенты

2 төп датаны истә калдыр: 20 декабрь һәм 1 февраль. 20 декабрь - Германиядә укырга теләүчеләр һәм DAAD белән берлектә уздырылучы программаларда катнашучылар өчен. Аларга шул көнгә кадәр документларны DAAD оешмасының Казандагы бүлегенә тапшырырга тиеш. 1 февраль – барлык катнашучылар өчен мөһим дата. Бу көнгә кадәр Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша программада катнашу өчен онлайн гариза бирергә һәм гаризаның, шулай ук башка тиешле документларның кәгазь нөсхәләрен Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына яки Казан федераль университетына тапшырырга.



САЙЛАУ НИЧЕК УЗА?


Оештыручылар сайлау гадел һәм ачык уза дип ышандыра. Кандидатлар белән төрле тармаклардан атаклы белгечләре телдән (әлбәттә чит телдә) әңгәмә уәдыра. Ә Германиягә җыенучыларга алман абый-апалар белән (инглиз яки немец телендә) гәпләшәсе була. Әңгәмә уздыручылар алдан һәр кандидатның документларын яхшылап өйрәнеп, күп сораулар бирә, диләр. Энә күзеннән узарга әзер була, кыскасы.



УКУНЫ ТӘМАМЛАГАЧ...


Татарстанга кайтып кимендә 3 ел эшләү мәҗбүри! Әгәр бу шартны үтәмәсәң, грантка тотылган барлык чыгымнарны Татарстан хөкүмәтенә үз кесәңнән түләргә туры киләчәк. Беренче елларда чит илгә укырга китүчеләрнең барысының да Татарстанга кайтмавы грант бирүчләрне шундый катгый карарга килергә мәҗбүр иткән. Патриот булмасаң, башка грант эзләргә туры килер сиңа.


Шуны да онытма: грнатка гариза язу грант оту дигән сүз түгел. Чит илдә укучы Россия студентларының 30 проценты шгына грантларга лаек булып бушка укый. Шуңа күрә һәр доекментны тиешенчә әзерләп, имтихан-әңгәмәләргә тиешенчә әзерләнеп килү бик-бик мөһим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев