Логотип Идель
Ялкын

ГОМЕРЛЕК МӘХӘББӘТ СУГЫШНЫ ҖИҢӘ АЛА УЛ!

Дәhшәтле сугыш еллары: кеше яратмаганмы, яраткан, чөнки гомерлек мәхәббәт сугышны җиңә ул! 1942 елның кыш айлары бара.   Авыл урамнары буш, караңгы, ямьсез. Авылда хатын-кызлар, балалар гына яши. Ирләр – яшь егетләр фронтка киттеләр. Көне-төне авылда эш гөрли. Кайный. Фронnка алып китер өчен, яшәр өчен эшлиләр алар.


Авылның бишенче өендә Флүрә апалар яши. Алар гаиләдә җиде кеше иделәр. Әти-әнисе hәм  биш бала.Флүрә апа өченче бала булып туды. Аңа, аның өстенә күпме эшләр төште. Әтисе фронтка киткәч, ул өйдә өлкәннәрнең берсе булып калды. Мәктәптә ике класска өлкән бер егет укый иде. Галимҗан исемле баhадир егет Флүрәнең күз явын алды. Флүрә гашыйк булды. Шулай бер-ике көн үтте, мәктәптә кешеләр азая башлады. Егетләр азая.


Шулай бер көнне Флүрә кесәсендә записка тапты. Анда: “Син миңа ошыйсың. Бүген кич клуб кырына кил, көтәм,” – дип язылган иде. Ул язган, әлбәттә, ул. Ул да бит мине күзәтеп йөрде, ничә тапкыр күз карашларыбыз очрашты. Ә кичә карт имән артында ул качып басып торды. Дус кызы белән киңәшләшкәч, барырга  булды. Матур киенеп китте. Менә чыгып барганда, ниндидер тавышлар ишетелде. Бу митинг, сугышка чакыру иде. Шушы ук минутта ир-атларны, егетләрне җыеп, алып китә башлаганнар. Ул да андадыр, минем Галимҗаным. Атка утырган егет Флүрә янына якынлаша башлады. Флүрә клуб кырына чакырган егет Галимҗан икәнен аңлады. Ул Флүрәгә кулъяулык сузды. Ә кулъяулыкта “Флүрә” дип hәм кызыл йөрәк чигелгән иде. Менә ничек килеп чыкты бит. Пар йөрәкләр бер-берсе өчен тибәләр икән...



Почтальонгалиев 1


Яз җитте. Почтальон Заhир абый атка атланып хатлар өләшеп йөри башлады. Авыл халкы капкалары янына чыгып хатлар көтәләр. Хат ташучы  үтеп киткәч, тагын  тирән уйларына чумып өйләренә кереп китәләр. Ә без бары тик бер хат көткән идек, әмма ике хат килде. Безнең өйгә ике хат! Әнкәй бик борчылды. Әтинең үлеме турында булырга мөмкин бит. Шулай итеп ике хатны алып, ап-ак битле булып әнием әкрен генә өйгә килеп керде. Елый-елый беренче хатны ачып укыды. Хат әтидән иде. Әти борчылмаска, балаларын карарга, алга таба яшәргә, авырлыкларга бирешмәскә кушты.


“Без дошманнар белән көрәшәбез, җиңү көне ерак түгел, без сезнең өчен көрәшәбез, тиздән очрашырбыз..”, - дигән сүзләре белән хатны  язып бетергән иде. Әни кайнар яшьләргә күмелеп хатын мендәр астына куйды. Бераз тынычлангач, икенче хатка сузылды. Иң беренче итеп кайдан hәм кемнән килгәнен карады әни. Галимҗан Ибраhимов? Әни аның исемен әйткәч, минем йөрәгем  җу итте. Әни миңа озак карап торды да, берни сорамыйча хатны миңа бирде. Хатны алдым да, тиз генә алма бакчасына йөгердем, эскәмиягә утырдым.


“Флүрә. Флүрәм. Шулай дисәм буламы? Мин бу хатны озак яздым. Менә шулай айлар  үткәч, мин сиңа язарга булдым. Үз хисләремне сиңа җиткерәсем килә. Мин бит сиңа күптән карап йөрдем. Син миңа ошыйсың. Чынлап әйткәндә, ошау гына түгел, бу олырак хисләр. Сугышта, атакага  барганда, синең күзләреңне искә төшерәм, синең өчен көрәшәм, синең өчен яшәргә тырышам. Сугыш беткәч, синең белән күрешүгә өметләнеп  яшим. Синең уйларыңны, мина карата мөнәсәбәтеңне беләсем килә!” Бу хат мине сөендерде, чөнки минем йөрәгемдә  дә шул ук хисләр  яна. Барысы да йокыга киткәч, мин хат язарга утырдым. Үз хисләремне, күңелдән сүзләремне иртән иртүк Заhир абыйга илтеп бирдем.


Хатлар бик озак йөри икән. Бер хатка җавап ике-өч ай йөрергә мөмкин иде.  Шулай да без, гашыйклар, сугыш барышында языштык. Мин аңа авылдагы хәлләр турында, мин аны көткәнемне, ул минем өчен көрәшкәне турында  языштык.



Язга керсәң...


1945 нче елның  язы. Бөтен дөнья чәчәккә күмелгән. Безнең ап-ак алма бакчабыз, шомыртларыбыз урамыбызны бизәп тора. Чәчәкләрнең  хуш исләре бөтен якка тарала. Май беренче чиратта табигатьнең яшәрүе, көзге муллыкка нигез салыну, күңелләрнең дә өмет белән тулган чагы ул.


Сугыш беткәнен радиодан  җиткергәч, безнең сөенүләр эчкә сыймады. Әкренләп авылларга солдатлар кайта башлады. Без әтине зарыгып көттек. Кадерле әтием дә кайтты. Өебездә олы бәйрәм,  күршеләр, бала-чагалар – барысы да бездә. Әмма Галимҗан юк. Моңсу күзләремне беркемгә дә күрсәтмәскә тырыштым. Әтием белгән шикелле: “Кызым, сугыш бит әле бетмәгән, ерак почмакларда да көрәш бара, солдатлар әле кайтачаклар. Ышанырга, көтәргә генә кирәк, балам”, - дип мине тынычландырды.


Тормыш  бара, бөтен халык  чәчү эшләрендә. Икмәк үстерү, ачлыктан интеккән халыкны тукландыру - иң беренче планда.  Бүген правлениедән хәбәр килде: авылыбызга тракторлар җибәрәләр. Мине аксак Галим бабай белән каршы алырга  җибәрделәр.


Юлның тузанын күтәреп тракторлар колоннасы  безгә таба борыла. Беренче тракторда кызыл флаг җилферди... Йә, Хода! Галимҗан бит! Беренче тракторда! Галимҗанымны күргәч, үкереп елый башлаганымны сизмәдем дә. Галимҗан тракторыннан сикереп төште дә, миңа таба йөгерде. Кочакланышып тузанлы юлда без бик озак басып тордык. Ниhаять, Галимҗан  да туган якларына кайтты.


Айлар, еллар үтте. Матур гаилә барлыкка килде. Хәзер инде алар авылда үрнәк, матур  гаилә. Флүрә апа hәм Галимҗан абый балалары, оныклары белән гөр килеп яшиләр. Сугыш, ачлык, күп юллар үткән мәхәббәт тагын да көчәеп, тагын да яшәрәп бара. Гаилә җимешләре, гаилә чәчәкләре булып туган балалары зур үрнәк алып үз гаиләләрен коралар.


Мәктәпләрдәге укучылар  бу өйгә бик күп тапкыр килделәр инде. 8 майда укучылар килү ачыш түгел инде. Флүрә апа аны алдан белеп тора. Ул өчпочмаклар, коймак исләре белән өйдәгеләрне уята. Мәктәп балалары килә бит.


Укучылар көндезге беренче яртыда чәчәкләр тотып ишек төбендә торалар иде инде. Алар күп сораулар әзерләгәннәр иде. Флүрә апа белән Галимҗан абый сорауларга җавап бирергә өлгермиләр. Сугыш турында, разведкага бару турында, hәлак булган дуслары турында, еллар буе сакланган мәхәббәт сөйләүләре күңел түрендәге иң матур, иң изге хисләр  күз яшьләре китерә.


Матур гаилә бер бөтен булып яши. Әмма сугыш елларындагы яралары Галимҗан абыйны борчый башлады. Йөрәгендә калган тимер кисәге селкенә башлады, суларга бирми, бөтен тәнен көзән җыера. Флүрә апа  яраткан ире яныннан бер минутка да китми, кулларыннан тотып утыра.  Елаганын күрсәтмәскә тырыша.


29 август көне Флүрә апа өчен иң кайгылы көн булгандыр. Иртәнге биштә Галимҗан абыйның йөрәге туктады. Мәңгелеккә китте Галимҗан абый. Күз яшьләре белән бергә, йөрәгенең яртысы киткәнен бик яхшы аңлады Флүрә апа.


Күпме вакыт үткәндер, Флүрә апабыз  авырый башлады. Зур мәхәббәт сүнмәде, бары алар  аерылдылар гына. Озакка түгел. Озакка түгелдер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев