Логотип Идель
Ялкын

«ГЛЕБ ГАЛЬПЕРИН: «БУ ЧЕМПИОНАТНЫ ОЛИМПИЯ УЕННАРЫНА ТИҢЛӘР ИДЕМ»

ФИНА паркы башкала халкы һәм аның кунакларында гына кызыксыну уятып калмый. Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында катнашучыларга көч бирү өчен Казанга килгән дәүләт хакимияте вәкилләренең, төрле мәшһүр кешеләрнең көндәлек программасында Паркны сәяхәт кылу гадәти пунктка әйләнде. Паркта көн саен иң яхшы волонтерларны бүләклиләр һәм мәшһүр шәхесләр белән автограф-сессияләр уздыралар. Бүген ярышлардагы җанатарлар белән аралашу өчен ФИНА паркына Россия спортчысы, суга сикерү буенча ике тапкыр дөнья чемпионы һәм Чемпионат илчесе — Глеб Гальперин килде.

Спортчы Глеб Гальперин Чемпионаттагы миссиясе хакында, чын чемпион булуның серле бер җае бармы-юкмы икәнлеге, спорт белән ни өчен шулай шөгыльләнергә кирәклеге турында сөйләргә бик теләп ризалашты.

— Глеб, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты илчесе буларак миссиягез нидән гыйбарәт?

— Мондый бәйрәмдә булу шундый рәхәт! Хәзер Казанда — глобаль вакыйга, мин күп Дөнья чемпионатларында булдым, тик мондый киң колачлыкны һичкайда күрмәдем. Минем миссиям һәм бурычым — бу, әлбәттә, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатына көчемнән килгәнчә, булдыра алганча булышлык күрсәтү, аны үз исемемнән тәкъдим итү.

 — Кайсы ярышларга бара алдыгыз?

— Мин әлегә Су спорт төрләре сараенда суга сикерү ярышларында гына булдым. Казанда әле тагын биш көнгә калып, су полосына барырга планлаштырам, синхрон йөзүгә эләгергә ниятләп йөрим.

— Суга сикерү осталары – Илья Захаров белән Евгений Кузнецовка алтын медаль яуларга нәрсә комачаулады дип уйлыйсыз?

— Суга сикерү ярышларында алтын алу, гомумән, җиңел түгел. Әлбәттә, һәркемгә билгеле лидерлар бар — Кытай җыелма командасы ул. Егетләрнең мөмкинлеге бар иде, ләкин барып чыкмады, тик бу бик мөһим түгел. Әлбәттә, теләгәнчә килеп чыкмаса да, һәркемнең алтын медаль яулыйсы килә, тик без Олимпия уеннарына бару лицензиясен алдык. Бер елдан Рио-де-Жанейрода Олимпиада булачак һәм анда көрәш тагын да кискенрәк рәвеш алачак, ләкин барысы да уңышлы булыр дип уйлыйм.

— Суга сикерү ярышлары дәвам итә бит әле, нинди дә булса фаразларыгыз бары— үзегезне күрәзәче ролендә сынап карарга теләмисезме?

— Суга сикерү буенча ярышларга фараз кылу уңышлы нәрсә түгел, чөнки һәркем ялгышырга мөмкин. Россия җыелма командасы хисабында алтын медальләр дә булыр дип өметләнәм, бездә моңа дәгъва кылырдай ярыш төрләре бар: ир-атлар арасында 3 метрлы трамплиннан һәм 10 метрлы каланчадан сикерүләр. Командабызның лидерлары — Кузнецов, Захаров, Миңнебаевка өметләрем бик зур.

— Глеб, сез спортчылар гаиләсендә тугансыз. Сезнең дә спортчы булачагыгыз шундук хәл ителдеме?

— Әйе.

— Киреләнмәдегезме?

— Сиңа 5 яшь булганда, киреләнеп була әле. Гомумән алганда, әйе, әнием — гимнаст, әтием атаклы суга сикерү остасы. Сүз уңаеннан, әнием — татар, миндә татар каны да ага һәм минем Казандагы тормышка бәйләнешем бар, миңа бу шәһәр бик ошый. Темадан бераз читкә киттем — сайлау мөмкинлегем дә юк иде, мин туганда, алар тренерлык эше белән шөгыльләнәләр иде инде, укучылары бар иде. Бәлки, мин алардан иң яхшы физик һәм рухи сыйфатларны үземә алганмындыр, шуңа күрә дә зур уңышларга ирешкәнмендер. Минем китәргә җыенган чорым булды, ләкин әти-әнием калырга күндерделәр һәм мин аларга моның өчен хәзер бик рәхмәтле.

— Бөтен ирешкән уңышларыгызны әниегезгә багышлавыгыз хакмы ул?

— Әлбәттә! 10 метрлы каланчада басып торасың, ди, ә аста — әти-әниең... Нигездә, әни гел минем белән булды, чөнки аның холкы кырысрак, ә мин үзем болай бик шук (көлә). Тренировкаларны күбрәк әнием белән уздырдым һәм аңа карап шөгыльләнгәндә бар көчемне ахырына кадәр сарыф итә идем.

— Глеб, ике тапкыр Дөнья чемпионы буларак, сез чын чемпион өчен көндәлек менюга нинди ризыклар кергәнен беләсездер, мөгаен?

— Мин бервакытта да диета тотмадым. Бөтен нәрсәне диярлек ашадым. Суга сикерүдә, әйтик, бокстагы кебек, төрле авырлык үлчәмнәре юк. Ярышлар караганда шактый таза гәүдәле, тик катлаулы программа башкара торган спортчы кызларны күрү мине гаҗәпкә калдыра, димәк, суга сикерүләрдә авырлык иң мөһим нәрсә түгел. Ләкин үзеңне контрольдә тоту кирәк. Туклану дөрес булырга тиеш.

— Ниндидер серле ингредиент юк булып чыктымыни?

— Миндә юк. Шуны гына әйтә алам, мин беркайчан да ач карынга шөгыльләнә алмадым. Көч җитешмәгәндә бернәрсә дә эшләп булмый.

— Глеб, сез әле Мәскәүнең Суга сикерүләр буенча федерация президенты да булып торасыз, ике эшне бергә алып барырга ничек өлгерәсез?

— Лондондагы Олимпия уеннарыннан соң спорт карьерасын тәмамлагач, миңа Федерацияне җитәкләргә тәкъдим иттеләр — мондый тәкъдимнән баш тартырга ярамый. Миңа булышлык күрсәткән һәркемгә рәхмәтлемен. Гомер буе башкарган яраткан эшемә, бераз башка төрлерәк сыйфатта — җитәкче вазыйфасында булса да, үземне багышлый алуым белән мин бик уңдым.

 — Федерация суга сикерү спортын популярлаштыру өчен Чемпионатта нинди чаралар оештыра?

— Мин Федерациягә килгәндә, бу иң төп мәсьәлә иде. Суга сикерүләр спортның бик популяр төре түгел һәм аңа ничектер игътибар җәлеп итәргә кирәк иде. Без монда, ФИНА паркында күргән төп проект —автомобиль-аттракцион, ул паркка килгән һәркемгә Олимпия медальләре яулана торган трамплиннан сикереп карау, үзеңне суга сикерүче итеп тою, бу спортның буй җитмәслек космос түгеллеген, аның белән һәркем шөгыльләнә алуын аңлау мөмкинлеге бирә. Шуннан соң балалар спорт мәктәпләренә язылалар, 2014 елда спорт мәктәпләренә килүчеләр санында арту 40 % тәшкил итте — бу бик мөһим. Гомумән алганда, суга сикерү спортының бөтен дөньяда, Россиядә дә үсештә булуы куандыра, аерым алганда, Казанда да бик яхшы мәктәп.

— Димәк, сез әти-әниләргә балаларын нәкъ менә шушы спортка бирергә киңәш итәсез?

— Әлбәттә! Бу бик күп спорт төрләренең бергә катнашмасы бит: батутта сикерү, акробатика, гимнастика һәм башкалар. Ул координацияне үстерә, бөтен мускулларны эшкә җигә. Профессиональ спортчы булып үсмәсә дә, спортның бу төре һәр очракта да кирәк нәрсәгә - курыкмаска өйрәтә, 5 метрдан, ул гына да түгел, 10 метр югарылыктан сикерүне һәркем булдыра алмый бит.

— Димәк, үз балаларыгызны шушы спортка бирәчәксез?

— Ни генә булса да, шушы спорт төренә. Ә аннары күз күрер

 — Чемпионатның оештырылуын ничегрәк бәялисез?

— Гаҗәеп киң колачлылык! Шәһәр һәм бөтен ил әлеге Чемпионат белән генә яши һәм мин аны Олимпия уеннарына тиңләр идем. Хәзер без булган ФИНА паркында мин бик күп кешеләрне күрәм һәм аларның йөзләрендә бәйрәм рухы чагыла! Миңа монда — илебез өчен глобаль вакыйганың үзәгендә булу бик күңелле.

— Паркның мәдәни программасы белән танышырга өлгердегезме әле? Берәр концертка барырга җыенасызмы?

— Бүген минем көн тәртибендә волонтерларны бүләкләү планлаштырылган — бу минем өчен бик хөрмәтле һәм күңелле эш! Мин, нигездә, барлык күргәзмәләр белән дә танышып чыктым. Кызганычка, концертлар карап булмый, чөнки кичләрен мин Су спорт төрләре сараенда ярышларда булам, безнең егетләр һәм кызлар өчен ут йотып торам!

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев